|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстан юлында автобус белән фура бәрелешкәнКазан - Яшел Үзән пассажир автобусы Сафоново авылы янындагы оля юлда фура белән бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, дүрт кеше зыян күргән (шул исәптән машина йөртүче) . Йөк машинасы йөртүчесе Казаннан Яшел Үзән юнәлешендә, хәрәкәт итәргә турыга таба рөхсәт ителгән юлда, сулга борыла. Бу вакытта янәшә юнәлештә хәрәкәт итүче рейс автобусы зур йөк машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт вакытында автобус салонында 10 кеше булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 пассажир һәм җәмәгать транспортын йөртүче хастаханәгә китерелгән.
Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, һәлакәт шартлары ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|