поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2010 Мәгариф

Гаилә балалар бакчасы: беренче адымнар

Илебездә демография күрсәткечләре өскә үрмәләгән саен балалар бакчалары җитмәү проблемасы кискенләшә бара. Кызын яисә улын балалар бакчасына урнаштыру өчен ата-аналар нинди генә хәйләләр уйлап чыгармыйлар икән! Яшь әниләргә, бала табу йортыннан чыккач ук, район мәгариф бүлегенә чиратка басарга туры килә. Чират баласы мәктәпкә йөри башлаганда җитәсен чамалаган ата-ана башта таныш-белешләре аша балалар бакчасына эләгергә өметләнеп, анда-монда төртелеп карый да, барып чыкмагач, директорга ришвәт вәгъдә итә, кайбер шәһәрләрдә пикетлар оештыралар, аптырагач, няня яллыйлар...

Тик күп очракта бу ысуллар нәтиҗә бирми, чөнки директорлар хәзер ришвәт алырга курка, пикетлар оештырырга хакимият органнары кушмый, ә нянялар еш кына намуссыз җан кыйнаучылар булып чыга, җитмәсә акчаны да каерып ала әле. Хәзерге компьютер заманында чиратны да алдап булмый икән – исемлек интернетка ук эленеп куела, һәм ата-аналар да, мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дә чиратның дөрес баруын тикшереп кенә торалар. Борын тыгып карарга да бирмиләр! Менә шуңа күрә әниләр үсеп беткән балаларын кочаклап өйдә утырырга, ә әтиләре икешәр-өчәр урында эшләргә мәҗбүр. Ә тулы булмаган гаиләләргә нишләргә?

 

Хөкүмәт бу проблеманы белсә дә, аны әлегә чишү юлын таба алмый. Элеккеге балалар бакчалары күптән хосусыйлаштырылып, юк бәягә әллә кемнәргә сатылып беткән, ә яңаларны кору өчен миллионнар түгел, миллиардлар белән исәпләнгән акча кирәк. Бичарага ни чара - хөкүмәттән өметен өзгән халык бу хәлдән чыгу юлларын үзе эзли башлады, һәм күп урыннарда яхшы ук нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар икән инде. Шуларның берсе – Башкортостанның Эстәрлетамак шәһәрендә яшәүче якташыбыз Фәридә Шәрипова (Зиннәтуллина).

 

Газетабызның даими укучылары Фәридә Зиннәтуллина исемле ягымлы гына кызны хәтерлиләрдер әле. Ул Самара педагогия институтының рус һәм татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң, “Яктылык” мәктәбендә укытучы, аннары “Азан” газетасында корреспондент булып эшләде. Тирән мәгънәле, көн кадагына язылган мәкаләләр авторы Фәридә оста иттереп гитарада уйный, “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлый да иде әле.

 

Аннары Фәридә Эстәрлетамакка бик дини кешегә кияүгә чыккан һәм ике бала табып, матур гына мөселман рәвешле гаилә корып җибәргән дип ишеттек. Ә беркөнне кулыбызга “Стерлитамакский рабочий” исемле газета килеп эләкте. Абау, бер төркем балалар арасында Фәридә басып тора ич!...

 

– Балалар бакчаларында барлыкка килгән урыннар дефициты Башкортостанда альтернатив балалар бакчалары ачуга стимул булды, – дип башлый мәкаләне автор Марина Воронова. – Мондый бакчалар Уфада һәм Дәүлекановода уңышлы гына эшләп киләләр. Фәридә Шәрипова һәм Эльвира Хәмидуллина шәһәр мәгариф бүлегенә эш эзләп килгәч, аларга Эстәрлетамакта да шундый гаилә группасы ачарга тәкъдим итәләр. 69нчы санлы балалар бакчасы җитәкчесе Галина Михайловна Чаплыгина Дәүлеканово шәһәренә барып, гаиләдәге балалар бакчасы тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнан соң, Шәриповларның дүрт бүлмәле фатирларының ике бүлмәсендә группа ачарга рөхсәт итә.

 

Бу идея буш урында тумаган, әлбәттә. Фәридә Нәгыймовна да, Эльвира Илгизәровна да –югары белемле педагоглар, ә Фәридә әле профессиональ кулинар да, читтән торып Казан ислам университетында да укый. Алар икесе дә балаларны яраталар, мөселманча тормыш рәвеше алып баруларына карамастан, үзләренең профессияләре буенча эшләргә, җәмгыятькә файда китерергә телиләр.

 

– Без 69 санлы балалар бакчасының 12нче группасы булып саналабыз. Балалар бакчасы безгә раскладушкалар һәм матрацлар, ашамлыклар белән ярдәм итә, группадагы җиде баланы шушы балалар бакчасы территориясенә прогулкаларга йөртәбез, музыка залы, бассейныннан файдаланабыз. Олы тәрбияче Ирина Леонидовна занятиеләрнең ничек уздырылуын күзәтеп, төзәтмәләр кертеп тора.

 

Дүрт бүлмәле фатирыбызның ике бүлмәсе тулысынча балалар карамагында. Уен бүлмәсендә алар уйныйлар, рәсем ясыйлар, укыйлар, язалар, ә йокы өчен аерым бүлмәләре бар. Ашханәдә аерым савыт-саба, продуктлар өчен контейнерлар, чиста сөлгеләр өчен шкафлар куелган, - дип сөйли Фәридә.

 

Фәридә Нәгыймовна һәм аның тормыш иптәше, фатирларын балалар бакчасы итеп үзгәртеп корганда, янгын сүндерүчеләр һәм санитария бүлеге куйган таләпләргә туры китерергә бик тырышсалар да, комиссия берникадәр җитешсезлекләр тапкан, һәм әлеге вакытта барган ремонт эшләре шул җитешсезлекләрне бетерергә тиеш икән.

 

– Киләчәктә койма белән уратып алынган аерым торучы бина табып булса, мөстәкыйль эш башларга ниятлибез, администрациядә безгә ташламалар да вәгъдә иттеләр, – дип уртаклаша хыяллары белән Фәридә ханым. – Ә хәзерге группабызның үзенчәлеге бар – бирегә йөрүче балалар барысы да мөселман гаиләләреннән. Бирегә йөрүче балалар өчен түләү хөкүмәт стандартлары белән, хезмәт хакыбыз да шулай ук...

 

Менә шулай без Самарада татар балалары бакчасы ачарга хыялланып йөргән арада якташыбыз Эстәрлетамакта мөселман балалары өчен группа ачкан да куйган. Гаилә бакчалары оештыру турындагы карар Татарстан Министрлар кабинеты тарафыннан да кабул ителгән. Эксперимент рәвешендә проект Казан, Чаллы һәм Арчада тормышка ашырыла башлаган инде. Күп балалы әниләрдә мондый башлангыч зур кызыксыну уяткан һәм беренче «батыр» әниләр дә бик тиз табылган. Бүген Казанда гына 5 гаилә бакчасы эшләп килә. Бакча ачарга теләк белдерүчеләр саны көннән-көн арта гына бара.

 

Гаилә бакчасы оештыру өчен әниләр шәһәр мәгариф идарәсе белән социаль контракт төзиләр. Аңа кул куелгач, әниләр кыска вакытлы курслар үтә һәм штатка тәрбиячеләр булып алына. Моннан соң инде алар дәүләт нормативларына буйсынып эш итәргә – балаларны билгеләнгән вакытта ашатырга, урамга алып чыгарга, йоклатырга тиеш. Тәрбия эшләре дә эш сәгатьләрендә кабул ителгән программа, планнар нигезендә алып барыла.

 

Бу тәҗрибә безнең өчен дә бик кыйммәтле булыр дип уйлыйм. Россиядә дә 2 яшьтән алып 7 яшькәчә балалары булган күп балалы гаиләләрдә гаилә балалар бакчалары оештырырга рөхсәт ителә. Читтән берничә бала ал да, үз балаларың белән бергә аларны да карап утыр, ә хөкүмәт һәр балага аена 50 мең сум акча да бүлеп бирәчәк икән әле. Шәһәрдә бердәнбер татар балалары өчен балалар бакчасы төзү урынына булган бакчалар каршында берәр татар группасы ачу уңайрак та, чыгымнары да азрак булмасмы икән? Ә педагог белемле, эшкә интегеп йөрүче татар хатыннарыбыз белән Самарада буа буарлык. Башлап җибәрүче генә кирәк...

 

РЕДАКЦИЯДӘН. Бу язманы газетабызда басарга әзерләгәндә Самара шәһәренең яңа башлыгы Дмитрий Азаровның балалар бакчалары мөдирләре белән очрашып, мәктәпкәчә учреждениеләр каршында балалар өчен гаилә төркемнәре оештыру турында сөйләшү алып баруы турында хәбәр килеп иреште. Мондый төркемнәр Эстәрлетамакта якташыбыз Фәридә ханым оештырганча булачак икән. Һәр гаилә төркемендә 3тән алып 5кә кадәр бала тәрбияләү күздә тотыла.

 

Самара администрациясенең белем бирү департаменты җитәкчесе Надежда Колесникованың әйтүенчә, киләсе елда өлкә үзәгендә шушындый 40 гаилә төркеме оештырылып, анда 200ләп бала тәрбияләнәчәк. Январь аенда ук үз өйләрендә гаилә төркемнәрен ачарга теләүчеләрнең исемлеген булдырып, гаризалар кабул итү башланачак. Шуңа күрә безнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә бу кирәкле һәм файдалы эшкә кушылып китсәләр, начар булмас иде, чөнки гаилә төркемнәрендә балаларга милли тәрбия бирү мөмкинлеге дә бар бит.

 

Фотода Фәридә ШӘРИПОВА балалары белән.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 51 | 18.12.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»