|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2022 Медицина
![]() Коронавирус кичерүчеләрдә “кара күгәрек” тапканнарТөмән табиблары COVID-19дан соң җитди өзлегүләргә дучар пациентларны уңышлы дәвалаган. Бу хакта киң мәгълүмат чаралары, 2 санлы өлкә клиник дәваханәсе матбугат хезмәтенә сылтанып, хәбәр итә. Сүз “кара күгәрек” буларак билгеле мукормикоз авыруы турында бара. Бу гөмбә инфекциясен 8 авыруда ачыклаганнар.
Медиклар аңлатуынча, ”кара күгәрек”сирәк, шул исәптә коронавирус кичерүдән соң очрый торган, өзлегүләрдән санала. Мукормикоз билгеләре – борын тыгылу һәм борын куышлыгыннан сасы ис. Ул лайлалы тышчаны зарарлый, сөякләргә һәм баш сөяге кимерчәкләренә күчәргә мөмкин. Инфекция, гадәттә, тиз тарала һәм яңадан-яңа органнарга күчә.
Чыганак: lenta.ru
Фото:asia-times.org
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|