|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2022 Шоу-бизнес
"Бәхетем эчемә сыймый": Миләүшә Сафина сөенече белән уртаклашаМиләүшә Сафинаның яңа туган улы Диасны бәбиләр табу йортыннан өйләренә чыгарганнар. Бу хакта җырчы үзе уртаклаша. «Без Диасны алырга барабыз. Бәхетем эчемә сыймый. Хис-кичерешләремне аңлатып бирә торган түгел. Аллаһка мең шөкер», — ди ул.
Хәтерләсәгез, өченчегә әни булган Миләүшәнең сабыен, ковид йоктырып, үпкәләре авырып киткәч, реанимациягә керткәннәр иде. Ул аны кулына да алмый калуы турында бүлеште. Аллага шөкер, инде барысы да үткәндә калган. Алга таба сау-сәламәт үсәргә язсын!
Фото: https://www.instagram.com/milya__safina/
--- |
Иң күп укылган
|