|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2022 Фаҗига
Украинада махсус операция барышында тагын бер татарстанлы һәлак булганКайгылы хәбәр. Украинада хәрби махсус операция барышында тагын бер татарстанлының һәлак булуы турында мәгълүм булды. «Баулы-информ» язуынча, Баулы районында туып-үскән Станислав Герасимовның гомере өзелгән. Бу хакта һәлак булган солдатның туганнары хәбәр иткән. 27 яшьлек Станислав Герасимов Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә алына, аннары Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә күченеп китә.
Станислав Герасимовның хатыны һәм 4 яшьлек улы калган. Җирләү урыны әлегә билгеле түгел.
Элегрәк "Матбугат.ру"да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тумышы белән Түбән Камадан булган Илнур Сибгатуллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|