|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2022 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов: Кибетләргә йөрергә яратмыйм, кием-салымны хатыным ала
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кибетләргә йөрергә яратмавын, киемнәрне хатыны алуын әйтте. Ул сәүдәнең киләчәген онлайн-маркетплейсларда дип саный. «Маркетплейс хезмәте белән кулланып карадым, чөнки кибетләрдә йөрергә яратмыйм. Кием-салымны хатыным ала, ул үлчәмемне белә», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.
Президент фикеренчә, сәүдәнең киләчәге — онлайн-маркетплейсларда, дип яза Татар-информ. «Кайбер кибетләр ябыла, онлайн эшли башлый, чөнки маркетплейслар, офлайн кибетләр белән чагыштырганда, уңайлырак. Анда хезмәт күрсәтү сыйфаты күпкә югары», — дип өстәде ул.
--- |
Иң күп укылган
|