|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2010 Җәмгыять
Бала табу күпме тора?Ана белән бала мәхәббәтеннән дә изге, кадерле һәм бөек хис юктыр ул. Әни буласы кеше, йөрәк астында нарасыен йөртүен белгән минутлардан алып, аны өзелеп ярата, баласы турында хыяллана, борчыла. “Я, Раббым, дүрт санын төгәл ит, зиһен, акыл бир сабыема”, – дип тели ул карынындагы нарасые белән икәүдән-икәү генә калган мәлләрдә. Ә инде баласын табар көннәр җиткәч, хафага төшә. Төшәрсең дә шул. Хәзер бала табу йортлары турында ниләр генә сөйләмиләр. Ак халатлыларның намус аклыгына ышаныч көннән-көн кими бара. Бәби тапкан хатыннар авызыннан күңелне шөбһәгә сала, төнге йокыларны качыра торган “яңалык”ларны ишетеп торабыз. Күптән түгел бер танышым болай дип сөйләде:
– Авырга узу белән, сабыемны түләүле шифаханәдә табарга киңәш иттеләр. Әгәр шулай эшләмәсәң, анда беркемгә дә кирәкмисең. Кая анда сиңа киңәшләр бирү, хәлеңә керү, борылып караучы да юк, янәсе. Үзең таба алсаң да, операциягә җибәрәләр. Анысын түләүле итү өчен. Ирем белән киңәшләшкәч, без дә тәңкә “төртергә” булдык. Якыннарым ГЭС бистәсендәге 1 нче бала тудыру йортына барырга киңәш бирделәр. Медицина шәһәрчегендәге Перинаталь үзәк шәп итеп заманча җиһазландырылса да, ГЭСтагысында табиблар һәм акушерлар тәҗрибәлерәк, имеш.
Ниһаять, ноябрь аеның салкын бер көнендә тулгагым башланды. Ирем бала тудыру йортына алып килде. Табиблар, кунак көйләгән кебек, гел янда гына бөтереләләр. Акушер хатын билгә массаж ясый, су алып килә. Бераз аңга килгәч, игътибар иттем: бала тудыру бүлмәсендә миннән кала тагын ике кеше ята икән. Миңа һәм тагын бер палатадашым янына табиблар кереп, хәл белеп кенә торалар, ә өченчебезне күрүче дә юк. Ул кичәдән бирле кычкырып ята икән инде. “Хәзер дежур табиб килер”, – дип, кул гына селтиләр тегеңә. Мескенне, шулай шактый интегеп яткач, операциягә алып киттеләр.
Алдан чарасын күрмичә, тиешле кесәләргә ришвәт салмый гына, сәламәт бала табып булмау турында сүзләр халык арасында күптәннән йөри. Акча бирми генә бәби табарга уйлаган икенче бер яшь ана сөйләгәннәрен ишеткәч, хәйраннар калдым. Күрәчәгенә каршы, мескенкәйнең тулгагы 13 гыйнвар кичендә башланган. Табиблар, гомумән, яшь ананы бәбиләтергә тиешле шәфкать ияләре, Иске Яңа елны каршыларга дип, тыз-быз әзерләнеп йөриләр икән. Тулгакан интегүчегә булышучы, хәленә керүче, киңәш бирүче дә юк. Комачауламасын диптер инде, яшь анага бәбиен үз көче белән табарга да ирек бирмәгәннәр. Эшләре ашыгыч бит.
Борынгылар авырлы хатын-кызга изеләштереп караган. Карынында нәсел-ыруның, милләтнең, кешелекнең киләчәген йөртүчене хөрмәтләгәннәр, саклаганнар. Бәби табучы хатын-кызга сак һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булу ак халатлыларның һөнәри бурычы гына түгел, намус эше дә. Акча колы булмасыннар иде алар.
P.S. Мондый күренешләр яшәүнең мәгънәсен, ямен җибәрә. Илдә демографик хәл дип ах оралар. Соң шулай булмый ни?! Сабыйны табу, үстерү проблемалары бала йортыннан ук башлана бит. Дөрес, табибларның да хезмәт хакы югары түгел. Ләкин, акча дип, шул дәрәҗәдә җавапсыз, ваемсыз булырга ярамый.
Бу хәләргә ышанасы килмәде. Сөйләнгәннәрнең киресен раслау өчен, Перинаталь үзәктәге бер табибка шалтыраттык. Эш өчен ялган адымга да барырга туры килде: бер хезмәткәребез үзен алты айлык авырлы хатын итеп таныштырды. Сөйләшү шактый озакка сузылды. Табиб барысын да җентекләп сорады, тору урынын, гаилә хәлен белеште. Дөрес, ришвәт биреп түгел, ә рәсми рәвештә, килешү нигезендә бала табу мөмкинлеге турында да әйтте ул. Бәясе аз да түгел, күп тә түгел – 12 мең сум икән. Башка вариант та бар. Акчаны табибның үзенә генә түли торганы. “8 мең тәңкәгез булса, туры үземә килегез”, – дип сөйләшүне тәмамлады ул. Менә сиңа! Ышанмасаң ышан...
Зәйнәп ЯРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|