|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2022 Дин
Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау. Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (“Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!
Тәүбә кылуның ике шарты бар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш.
Тәүбә кылуның махсус намазы да бар.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|