|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Гөлназ Батталова Россиягә кайта алмыйАмерикага киткән җырчы Гөлназ Батталова Россиягә, төгәлрәге Казанга кайта алмый. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. “Минем белән бар да яхшы, зинһар, минем өчен борчылып тормагыз. Әлегә мин Америкада калачакмын. Вәзгыятькә аек акыл белән карап, Россиягә кайтыргамы, юкмы икәнен уйларга кирәк. Ашыгыч карар кабул итәргә теләмим. Чит илдәге россиялеләргә киңәшем: Россия картасы белән түләмәгез. Алайса бер доллар өчен 170-180 сум алачаклар. Әгәр бик кирәк икән, башта долларны сатып алыгыз”, - ди Гөлназ.
Ул бер сәгать дәвамында Америка аэрофлоты белән элемтәгә керергә тырышкан. Нәтиҗәдә билет өчен түләгән акчасын кире кайтара алган.
--- |
Иң күп укылган
|