поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.03.2022 Язмыш

Гөлназ Гыйльметдинова: «Бер исән җирем дә юк иде бит минем»

56 яшьлек Гөлназ Гыйльметдинова 2004 елда коточкыч юл һәлакәтенә эләгә. Автомобильдә аның белән бергә тормыш иптәше, апасы белән җизнәсе, танышы да була. Алар барысы да һәлак булалар.

– Казанга апаларыма кунакка бардык. Аларның бергә яшәүләренең 25 еллыгын бәйрәм итеп кайта идек. Алабуга районына кергәч, юл-транспорт һәлакәтенә очрадык. Ничек һәм нәрсә булганын төгәл генә әйтә алмыйм хәзер. Бәрелешү нәтиҗәсендә мин машинадан 28 метр ераклыкка чыгып очканмын. Шунда озак кына ятканымны, туңганымны хәтерлим. Апрель ае иде бу, – дип искә ала Гөлназ. 
 
Яшәү белән үлем арасында
 
Аны Алабуга хастаханәсенә алып китәләр. Ул аңсыз хәлдә була. Табиблар Гөлназны озак яшәмәс дип уйлыйлар. Хастаханә коридорында аның гырылдап җибәрүен ишеткәч, реанимациягә алып китәләр. Шунда Гөлназ 16 көн буена аңсыз, үлем белән көрәшеп ята. Аңына килгәч, ул үзенең бер исән җире дә калмаганын белә: уң кулы юк, икенчесе берничә урыннан сынган, башы ярылган, аяклары хәрәкәтләнмәс хәлгә килгән. Өстәвенә сөйләшә дә алмый, тешләре, авыз сөякләре сынган, күзләренә пыяла тулган. 
 
Гөлназ хастаханәдә ике ай дәваланганнан соң, аны апасы үз янына Казанга алып китә. «Син аягыңа баса алмассың инде», - диделәр миңа Алабуга табиблары. Йә урын өстендә ятасың, йә коляскада каласың. Аларның мондый карарын аңларга да була: бер исән җирем юк иде бит минем», – ди Гөлназ.
Казандагы апасы 9 ай буе аны карый, тәрбияли. Өенә табиблар, невропатологлар, хирурглар киләләр. Ә 11 яшьлек улын Лаеш районында яшәүче икенче апасы вакытлыча тәрбиягә ала.
 
«Әни мин дип яшәсә, мин улым өчен яшәдем»
 
Гөлназны карашырга Казанга әнисе дә килә.
 
– Без бергә зал бүлмәсендә тордык. Әни минем аяк очында ята иде. Ул мин дип яшәсә, мин улым өчен яшәдем. Бөтен дөньям авырта, сызлый, елыйсы килә, тик мин әнигә күрсәтмәс өчен еламадым, авыртуларга түздем. Әнием 93 яшендә гүр иясе булды, – ди шәһәрдәшебез.
 
Гөлназ үзе бер елга якын Илизаров аппараты астында ята. Аннан соң өенә кайта. 
-Улым 4нче сыйныфта укый. Ул вакытта карта заманы түгел, акчаны алырга дип банкка киттем. Ләкин сул кулым белән паспорттагыча кул куя алмагач, акчаны бирмәделәр. Улыма мәктәптә ашарга бирергә бер тиен акчам калмады. Сыйныф җитәкчесе Нәсимә Гыйлмуллинага шалтыратып, мине сул кул белән язарга өйрәтүне сорадым, - дип искә төшерә Гөлназ. – Форсаттан файдаланып, авыр вакытта ярдәм күрсәткәннәре өчен 22нче мәктәп директоры Николай Осиповка, сыйныф җитәкчесе Нәсимә Зәкиевнага,  укытучыларга, әти-әниләренә, балаларга Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләремне житкерәм!

Яңадан язарга һәм йөрергә өйрәнде
 
Язарга өйрәнү белән беррәттән Гөлназ догалар да ятлый башлый.
 
– Алар миңа хәтерне яхшыртырга нык ярдәм иттеләр. Көненә бер дога ятлый идем. Күп нәрсәне оныта идем, догалар бик булышты, – дип искә ала ул.
 
Илизаров аппаратын (кул-аяклар сынгач куела) салдырткач, табиблар аңа аякларын әкренләп ныгытырга киңәш итәләр. 
– Алар бик каты авыртты, бөгелмәде. Нәрсә эшләргә дә белмәдем. Улымны мәктәпкә озатырга, каршы алырга, алга таба яшәргә кирәк бит. Яшисе килмәгән чакларым да күп булды, тик улым хакына бирешмәдем, – ди ул. 
 
Гөлназ иртүк торып, кешеләр күргәнче дип, һәр көн 30нчы комплекстагы күпер баскычларыннан төшеп, яңадан менә башлый. 
– Елый-елый, таяк белән көчкә төшәм. Баскычны бер тапкыр төшеп-менү өчен 2-3 сәгать вакыт китә иде. Өйдә дә тренажерларда төрле физик күнегүләр ясадым, массажга йөрдем. Шулай итеп, әкренләп йөри, кеше арасына чыга башладым. Бөтенесе дә үзеңнән тора, шуңа ныклап инандым, –  ди ул. 
 
30 елдан кабат чаңгыга
 
Бу вакыйгалар 2005 елда була. Ә 2006 елда инде Гөлназны чаңгы ярышларына чакыра башлыйлар. 
– Мәктәптә укыганда ук мин, гел чаңгы ярышларында катнашып, Татарстан чемпионатында беренче урыннарны яулый идем. Укуны тәмалаганнан соң Казанның физкультура институтына керергә җыенган идем, тик олы җизнәм фикеремне үзгәртте. Аның сүзе белән Чаллыдагы сәүдә-техник училищесын тәмамладым. Шулай да күңелемдә һәрвакыт спортка мәхәббәт яшәде, – ди Гөлназ.   
2008 елда ул инвалидлар декадасында чаңгы ярышларында катнаша. 
 
– Бөтен булган көчемне җыеп, 30 елдан соң кабат чаңгыга бастым. Егылдым, тик кешеләр күргәнче, тиз генә сикереп тордым. Шул ярышта мин беренчелекне яуладым, – ди Гөлназ. 
Шуннан соң ул башка өйдә бикләнеп ятмаска дип, үзенә сүз бирә. Моңарчы кулына бер тапкыр да ракетка тотмаган Гөлназ 2010 елда өстәл теннисы белән дә кызыксына башлый. 
 
– Спортның азартлы төрләрен яратам мин. Теннисны да үз иттем. Беренче тапкыр Сабадагы ярышларга бардым. Анда өченче урын алдым. Муеныма медаль элгәндә, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, – ди ул.
 
«Спорт мине дөньяга алып чыкты»
 
Тора-бара Гөлназ үзен тулысынча спортка багышлый. Чаңгы ярышлары, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, теннис, кул көрәше, дартс – аларның барысында да үзен сынап карый ул.
 
– Спорт мине дөньяга алып чыкты. 2014 елда Казанда узган Спартакиадада йөзү буенча 1нче урынны алгач, 2015 елда Казаннан шалтыратып Кырымга  Евпатория шәһәренә Бөтенроссия фестиваленә чакырдылар. Барлык куркуларымны җиңеп ике ай эчендә «Дельфин» бассейнында тренировкаларга йөреп,  2015нче елда 2нче,  2016- 2019нче елларда 3нче урыннар алдым. 
 
Бүгенге көндә Гөлназ Гыйлметдинова Россиякүләм бәйгеләр, дөнья чемпионатларында катнаша. Тиздән Кировта үтәчәк чемпионатка әзерләнәм.
Әйтергә кирәк, Гөлназ татар-хатын кызларына аеруча хас тыйнаклык сыйфатына да ия.  Җиңүләре турында артыгын сөйләргә ашкынып тормый ул. 
 
– Мактанырга яратмыйм. Спорт белән бары тик үзем өчен генә шөгыльләнәм. Өйдә утырсам, үземне тормыштан артта калган кеше итеп тоя башлыйм. Миңа хәрәкәт, дуслар белән аралашу кирәк. Спортка килүемә бер дә үкенмим. Тренерым гына юк, ул да булса, мин бик яхшы спортчы булыр идем, дип уйлыйм, – ди Гөлназ.
Әйе, шәһәрдәшебезнең бер генә буш көне дә юк. Бер көнне йөзүгә барса, икенче көнне – армлифтинг буенча тренировкалар. Кичләрен дә өйдә тотып булмый аны: мәктәптә теннис уйный. Кышын чаңгыда йөрсә, җәен йөгерү белән шөгыльләнә. Аның мактау кәгазьләре, медальләре санап бетергесез. 
 
Бүгенге көндә Гөлназ улы Илназ, килене һәм оныгы белән бергә яши.  
 
– Бик дус торабыз, киленем бик әйбәт. Алар да мине җиңүләргә рухландырып тора, – ди, шәһәрдәшебез.
Әйе, Гөлназ Гыйлметдинова сокланып, сөйләп туймаслык, сабыр һәм тырыш кеше. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, төшенкелеккә бирешмичә, яшәүдән ямь табып, тулы канлы тормыш белән яши ул. Бүгенге тормышта аны күпләр өчен зур бер үрнәк итеп куярлык.
 
Гөлназ Гыйльметдинова: «Өйдә оялып яткан яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: ярдәмне туганнардан көтмәсеннәр иде, үз-үзләренә күбрәк булышканда гына яшәргә көч табып була, спорт белән дус булсыннар дигән теләктә мин!» 
 

Зөһрә ВӘЛИТОВА
Шәһри Чаллы
№ --- | 01.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»