поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.03.2022 Сәясәт

Үзебезнең кеше: Рөстәм Миңнехановка — 65 яшь

Без шәхесләрнең ил, халык язмышында нинди урын тотулары турында беләбез. Шул ук вакытта тарихның билгеле бер чоры үзе шәхесләрне тудыра. Кыйблалар буталган, ил диңгездәге ялгыз көймә кебек чайкалган туксанынчы елларда безгә, бәлки, нәкъ менә Минтимер Шәймиев кирәк булгандыр, аны безгә язмыш үзе биргәндер.

Әлбәттә, зур эшләр башкарырга алынган шәхесләргә фикердәшләр, ул башлаганны лаеклы дәвам итеп, яңа дәрәҗәгә күтәрүчеләр дә кирәк. Һәм шул вакытта сәяси сәхнәгә Рөстәм Миңнехановның чыгуын да «язмыш кушуы» дип кабул итү дөрес булыр иде.
 
Заманында карьера баскычлары буйлап шактый тиз атлап югарыга менгән Рөстәм Нургали улына шикләнебрәк караучылар да табылган иде. Янәсе, ул әле яшь, тәҗрибәсе дә җитеп бетми, зур сәясәткә дә кереп кенә барышы. Әмма Минтимер ага нигез салган «яңа Татарстан»ның тагын да ныгуы, үсешкә юл тотуы бөтен шикләрне юкка чыгарды.
 
Минем Рөстәм Миңнеханов белән институтта бергә укыган бер танышым бар. Рус кешесе ул үзе, әмма татарчасы да әйбәт. Рөстәм Нургали улы Президент булып билгеләнгәч, әлеге танышым бер дә гаҗәпләнмәде. «Студент чакта без тусовкаларга да йөрдек, кызлар да озаткаладык, күңел ачарга да бик ярата идек, әмма Рөстәм безгә бер дә иярми иде, гел укыды да укыды ул», – дигән иде ул. Димәк, зур эшләргә алдан әзерләнгән Рөстәм Нургали улы. Инде менә шул зур эшләрне берәм-берәм күңелдән үткәреп утырыш.
 
Президент кәнәфие  кызыга торган урын түгел. Ул – Татарстан, алай гына да түгел, ил, алай гына да түгел, бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы язмышы өчен дә җавап тота торган урын. Ниндидер бер җыелышта Рөстәм Нургали улы үзе дә: «Халык без  биләгән урынга түгел, кылган гамәлләребезгә билге куячак», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Шушы сүзләрне үзе өчен алтын кагыйдә санап, төптән җигелеп тартмаса, Татарстанның даны илгә-җиргә таралмас иде.
 
«Алгы тәгәрмәчләр кая барса, арттагылары шунда таба бара», – диләр. Дустым, күренекле шагыйрь Зиннур Мансуров бер көнне миңа: «Ни генә әйтсәң дә, без Президенттан уңдык», – дигән иде. Соңгы сайлауда Рөстәм Нургали улының ышанычлысы булып төрле очрашуларга йөрде ул. Сүзгә үтә дә саран Зиннурның авызыннан шундый сүзләр ишеткәч, бераз аптырап та калган идем. Әмма ул Президентның халыкка, халыкның Президентка мөнәсәбәте турында шактый ук дулкынланып сөйләде дә: «Ни дисәң дә, Миңнеханов үз кеше инде», – дип куйды.
 
«Үз кеше» димәктән, безнең Президентка ил җитәкчелеге дә зур ышаныч белдерә. Президент командасыннан инде ничә кешебез федераль хакимияттә җаваплы урыннарда эшли. Ил өчен әһәмиятле күп кенә проектлар, ачышлар еш кына иң әүвәл Татарстанда сынала. Димәк, кулыбыздан эш килә.
 
Инде «Татарстан тәҗрибәсе» дигән сүзләр телгә керде. Безнең бөтен уңышлар, иң беренче чиратта, Президентның абруе, тырышлыгы белән бәйле. Ул шулай булырга тиеш тә.
 
Бүген без «инновация» дигән сүзне дә бик еш куллана башладык. Инновация – югары нәтиҗәләргә ирешерлек яңалык кертү, базарда ихтыяҗ, көндәшлек тудырырлык продукция җитештерү. Бу продукция дигәннәре тормышыбызның һәр өлкәсенә кагыла: мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль тармакларда да иртәге көнне уйлап эшләргә тиешбез, һәм шуңа таба барабыз да.
 
Иннополис шәһәренең нәкъ менә бездә калкып чыгуын әйтсәк, иртәге көн, киләчәк белән яшибез дигән сүз. Бу алгарышта да «беренче скрипка»ны иң әүвәл Президент уйнарга тиеш иде, һәм бу шулай да. Рөстәм Нургали улының инде менә 12 ел буе Россиянең инновацияле төбәкләр ассоциациясе советын җитәкләве дә тикмәгә генә түгел.
 
Ил җитәкчелегенең Татарстан сүзенә, аерым алганда, Президентыбыз фикеренә колак салуы, аңа ышануы – куанычлы хәл.
 
Рөстәм Нургали улы чагыштырмача күптән түгел Мәскәүдә төзелешкә бәйле утырышта чыгыш ясаган иде. Ташламалы ипотека ставкасын киләчәктә дә арттырмаска, ягъни 7 процент итеп калдырырга кирәклеген сөйләде ул. Бу аерым категориядәге кешеләргә генә түгел, бөтен гражданнарга кагылырга тиеш, диде. Федераль үзәк, әлбәттә, моны да ишетәчәк. Бу урында Рөстәм әфәнденең Владимир Путин кушуы буенча Россия Дәүләт Советы каршындагы Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комиссиясен җитәкләвен дә әйтү кирәктер, Илбашы кулыннан килмәгән кешегә эш тапшырмас.
 
Бүген Рөстәм Нургали улының бөтен вазыйфаларын санап тормыйбыз, бу  кирәк тә түгел. Чөнки аның бөтен эшчәнлеге халык күз алдында. Социаль челтәрләрдә активлыгы буенча ил төбәкләре җитәкчеләре арасында алдагы урында ул, бу аның халыкка иң якын җитәкчеләрнең берсе икәнен тагын бер кат раслый.
 
Җитәкчеләрнең була җитәкчелек итәргә яратканнары, була эшләргә яратканнары. Президент тарафына төче сүзләр әйтәсе килми, артык мактаганны үзе дә яратмый кебек ул. Игътибар иткәнем бар: җыелышларда мактау, рәхмәт сүзләре артык мул ява башласа, утырган урынында тынычсызлана башлый. Бер кызык сөйләделәр әле. Зур шәһәрләрнең берсендә, әле Премьер-министр чагында, бер җыелышта катнаша Рөстәм Нургали улы. Шәһәр башлыгы зур җитәкче алдында, әлбәттә инде, яхшырак күренергә тырышып, уңышлар турында рухлана-рухлана сөйли, хөкүмәт җитәкчесенә әледән-әле рәхмәт сүзләре яудыра. Рөстәм Нургали улы түзми: «Иркәм, син матур сүзләр сөйләмә, эш турында сөйлә!» – ди. Аның бу сүзләре бер гыйбрәткә әйләнеп, башкалар теленә дә кереп киткән иде  әле.
 
Минем дә артык матур сүзләр язасым килми, бары тик Рөстәм Нургали улының эшләргә яраткан җитәкче булып туганын гына әйтмәкче булам.
 
Заманалар үзгәрә, тора-бара төбәк, республика җитәкчеләрен өстән билгели башларга да мөмкиннәр. Ярый әле, безнең Президентыбыз – үз кеше. Аңа исәнлек-саулык телик!
 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»