|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2022 Җәмгыять
Казанда Илдар Низамов белән хушлаштылар (ФОТО)Бүген Казанда танылган журналист, филология фәннәре докторы, "Матбугат.ру"ның якын дусты, даими авторы, профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озаттылар. Тел галиме озак авырудан соң кичә вафат булды дип хәбәр иткән идек. Аңа 86 яшь иде. Илдар Мәлик белән хушлашырга республиканың күренекле журналистлары, язучылары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Галим турында җылы сүзләр яңгырады, хатирәләр барланды, аның милләтебез үсешенә керткән зур өлеше ассызыкланды. Хушлашу мәрәсимендә әдипнең хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары белән бергә "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бар иде. Хушлашу урыныннан фотолар тәкъдим итәбез. Татарстанның танылган тел галиме Әтнә районы Чишмәле Сап авылында җирләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|