поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2022 Милләт

Тел галиме Илдар Низамов вафат

Кайгылы хәбәр: бүген 87 нче яшендә филология фәннәре докторы, "Матбугат.ру"ның якын дусты, даими авторы, профессор Илдар Низамов вафат булды. Илдар абый сайтыбызда күп кенә еллар чынып килүче "Ана теле" рубрикасының авторы да иде.

Илдар Малик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалык, мәктәптә уку еллары шул районның Ключи-Сап авылында үтә.
 
1951—1955 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрелә, аннан Совет Армиясенә алына. 1955—1957 елларда Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул янә Агыйдел елга пароходчылыгында техник, инженер-диспетчер булып эшли.
 
1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл таң» редакциясендә әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 11961 елда КПСС сафларына алына. 1968 елда И. Низамов Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннан бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан — Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң — Татарстан китап нәшриятында политик әдәбият редакциясе мөдире булып эшли.
 
Әдәби иҗат эше белән И. Низамов Казан елга техникумында укыган елларында кызыксына башлый, актив рәвештә «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә, аннан ул күмәк җыентыкларда, журналларда басыла башлый. Кыска әдәби парчалардан торган беренче китабы 1970 елда чыга. Хәзер ул — җиде китап авторы. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Кул җылысы», «Илдә мин дә сандугач» кебек очерк җыентыклары да бар.
 
И. Низамовның иҗат кыйбласы — очерк, публицистика, яраткан темасы — Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы. Аның В. И. Ленин, идеяләренең Идел, Кама, Агыйдел буйларында ничек тормышка ашырылуын, Татарстан, Башкортостан, Мари, Чуашстан кебек автономияле республикаларның бүгенге экономика, культура-сәнгать өлкәсендәге казанышларың бай фактик материаллар нигезендә тасвирлаган «Ул кабызган маяклар» (1980) дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының X. Ямашев исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 1983 елда ул Идел буенда гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Иделем» дигәң документаль повесть тәмамлады. И. Низамов тел белеме буенча фәнни тикшеренү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Ул «Матбугатның тәэсирле сүзе» дигән монографик хезмәт яза һәм шул темага 1981 елда кандидатлык диссертациясе яклый. И. Низамов 1960 елдан — СССР Журналистлар союзы, ә 1979 елдан, СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»