поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.02.2022 Язмыш

Күкрәге шеште дип, больницага җибәрмәгез тагын, үлсә, өйдә үлсен!

Галия икенчегә ул тапты. Авырын да алай авыр күтәрмәде. Бәбидән соң да шатланып, җилкенеп эшләп йөри. Беренче улын балалар бакчасына илтә, кош тоткандай очып кына йөри, әле бәби тапканга кырык көн булмаса да, өйдәге эшләрне эшләргә дә кыенсынып тормый, сыерын да сава. Төп йортта, каенана-каената белән дә дус-тату яшиләр. Каенаның каенанасы да исән-сау әле.

Кибетләргә сирәк кенә колбасалар кайткалый. Кибет киштәләре буш вакытлар, акчаң булса да, теләгән ризыгың бик сирәк кайта. Акчасын да колхозчыларга вакытында бирми башладылар шул. Бирсәләр дә, акча яшьләр кулына керми. Акча турыдан-туры әтиләренең саклык кенәгәсенә күчеп бара. Колхозда шундый система. Айлык акчаң саклык кенәгәсенә күчә. Ире Гамбар өчен дә, Галия өчен дә аерым саклык кенәгәсе ачтырмаганнар. Галиягә бәби ялы өчен акча бирергә тиеш колхоз, анысын да үз вакытында бирергә уйламый әле.
 
Галиянең ире Гамбар эштән кулын яралап кайтты, кулындагы ярасы зур булып, шуны бәйләтергә авылларының медпунктына китте. Сары кәгазьгә матур итеп түгәрәкләп төреп, марлялар алып кайткан икән Гамбар.
Галиянең шуңа күзе төште бит.
– Әллә бәби акчасын алып, колбаса алып кайттыңмы Гамбар? – диеп сорады.
– Юк шул, Галия, идарә йортына да сугылдым, акчаңны бирү турында уйламыйлар әле.
– Ә кулыңда нәрсә?
Гамбар туздырып күрсәтте кәгазен, ә анда марлялар гына тәгәрәп килеп чыкты.
Галиянең үзе теләгән, ашыйсы килгән ризыгы күренмәгәч елыйсылары килде.
 
Кечкенә улын имезеп йоклатыр өчен, үзе дә янына ятты. Бәбиен имезгәндә, үзе дә черем итеп алган. Унбиш-егерме минут вакыт узуга уянып китсә, кәефе начарлануын сизә. Култык астында биз барлыкка килгән, башы авырта. Күкрәгендә дә нечкә генә колбаса формасында кызыл шеш барлыкка килгән, кечкенә булса да, шеш үзен белгертеп әрнеп тора. Нәрсә булганын аңламый билгеле яшь кеше. Бәби йоклаганда тик тормыйм, дип бакчада калган эшләрне эшләргә дә чыга ире белән, башка вак-төяк эшләрне дә эшли. Кәефе генә яхшырыга уйламый. Октябрь ае була бу.
 
Икенче көнне иртүк, зур улын бакчага илтә барганда, авылларындагы медицина йортына барып килергә уйлый. Авылларының шәфкать туташы  Кәримә апаларының бер белмәгәне юк, бәлки үз киңәшләрен бирер. Улын бакчада калдырып чыга да, каршысына каенапасы Надия очрый. Ул да кызын бакчага китерә.
– Кая юлландың болай? – дип сорый төп йортта торучы киленнән.
– Әллә нигә күкрәгем шешмәкче булып тора, берәр киңәш бирмәсме, Кәримә апа, дип медпунктка бара идем.
– Күкрәк шешкән өчен дә пункт буенда йөрмиләр инде, бар кайт та арыш оны белән бал бутап яп шешкән күкрәгеңә! – дигәч, кире борыла күндәм холыклы килен.
Кайта да, каен апасы кушканча эшли. Юк, шеш бетәргә уйламый. Каенанасы да борчыла, әллә нинди чәнечкеле гөл яфраклары да ябып карый. Гөл яфрагының вак энәләре кадалып кала авырткан күкрәгенә, шеш һаман китми. Аптырагач бара медпунктка. Кәримә:
 
– Синең бу, сеңлем, ымсын булганга охшаган, мин үзем андый ырымнарга ышанмасам да, үземнең баштан узгач ышана башладым. Бәби имезгән чагым, карыйм, күршеләр булары чыгып торган, кайнар бәрәңге ашап утыра. Аларның ашый торган бүлмәләренең тәрәзәсе безгә күренеп тора. Мин дә ашарга әзерләп йөрим. Күзем төште бит, өзелеп шул бәрәңгене ашыйсы килеп китте. Озак тормады, күкрәгем шешәргә тотынды. Икенче яктагы күрше әби кергән иде, ул хәлне тиз генә аңлап алып, ымсын чыгару йоласын башкарды, мин аңламый да калдым нәрсә эшләгәннәрен. Шуның белән шеш бетте. Бар кайт та эшләт, каенаналарың белергә тиеш! – дип кайтарып җибәрде.
 
Кайтып каенанасына сөйләде Галия. Ымсын чыгару йоласын эшләү өчен, ат тизәге кирәк икән.
– Бар, атлар фермасына төшеп, ат тизәге алып кайт! Аннары бакча башы күршебез Хәернисәттәйдән йоласын башкаруын сорарбыз.
– Ярар, әни, төшүен төшәрмен дә, кемнән сорап алырмын соң ат тизәген, үзем бу авылда туып үсмәгәч, бөтен кешене дә белмим бит.
– Бездән биш өй аша гына югары күрше Рәүф абыең эшли анда, шуннан сорарсың, – дип озата каенанасы киленен.
 Балчык ерып, көчкә барып алып кайтты Галия ат тизәген. Шуннан киттеләр ымсын йоласын үтәтергә, бакча башы күрше Хәернисәттәйгә. Башта бер подноска җиде җиргә ат тизәген тезде бу әби. Аннары шул кулын юмыйча да, күлмәк итәгенә генә сөртте дә, ипи кисәкләре тезеп чыкты, шул ат тизәге күршесенә. Менә бу эшләрнең барчасын Галия карап торганда эшләде. Шуннан соң Хәерниса әби:
– Менә бу ипи кисәкләрен син ашарга тиеш буласың. Мин синнән сорармын, нәрсә ашыйсың, дип. Син һәрвакыт ымсын ашыйм диярсең.
Шулай итеп, бик җирәнгеч булса да җиде кисәк ипине, җиде тапкыр ымсын ашыйм, диеп ашап чыкты Галия.
 
Юк, теге шеш чигенергә уйламады. Каенанасы кушуы буенча тагын бер әбигә барып өшкертеп кайтты. Анысы дога белән генә өшкерде.
Тагын Кәримә янына пунктка чыкты. Шеш зурайган. Кәримә ымсын йоласы турында сорашты.
Галия сөйләп бирде.
 
– Бу синең ымсын йоласы булмаган, сүгенсәм, бик тупас булыр инде, син ат тизәге артыннан йөрергә дә тиеш түгел идең. Син бөтенләй дә күрергә тиеш түгел идең ни эшләгәннәрен. Мин үзем бәби имезеп утыра идем, урамыбызның яшь киленнәре шаулап-гөрләп килеп керделәр. Кулларында шундый матур поднос, өстенә шундый матур кызыл ашъяулык япкан. Күзем кызып китте нинди тәмле әйбер алып керделәр икән, дип. Ачып җибәрсәләр, анда ат тизәге. Күзем шул ат тизәгенә теште, шунда ук тирләп киттем, температурам да төшеп китте, күкрәктәге шеш күзгә күренеп юкка чыкты. Шундый матур итеп башкардылар ул йоланы, – дип сөйләде. –  Бар кайт та яңадан башкарсыннар!
 
Яшь килен олыларга боерык бирә алмый, тагын башкарсалар да шул ук әби, кибеттән колбаса да кайтарганнар бу юлы, ипи урынына колбаса тезеп кенә үзгәртә үзенең йоласын Хәерниса әби. Ипи урынына колбаса ашап, ымсын ашыйм, дип кабатлый Галия.
Шешә бара күкрәк, больницага бару турында уйларга да юк. Соңгы төнне бер дә йоклый алмый Галия, күкрәгенең сызлавына чыдый да алмый. Каенанасы иртүк оныгын бакчада калдыргач, шәфкать туташы Кәримәгә юллана. Башта кызы белән киңәшеп чыга. Кызы Надия колхоз идарәсендә экономист булып эшли.
– Төне буе йокы күрмәде Галия, брач Кәримәне дәшергә барам әле, кызым, шеше бик зур, бәлки Кәримә өйгә генә килеп ярып китәр, тишелергә уйламый кебек күкрәге, – ди.
 
Надия кеше барын да чамалап тормый, теленә ни килә, шуны сөйли торганнардан.
– Күкрәге шеште дип, баласын алып калып, больницага җибәрмәгез тагын, үлсә, өйдә үлсен! Сез монда баласын карап, үзе рәхәттә ятмасын анда китеп! – хөкем карары шундый була Надиянең.
 
Дәшкәч, килде авылларының шәфкать туташы. Скальпелен дә алып килгән. Шеше эрелеп тулган, әз генә сызсаң да скальпель белән үлеге агып чыгар кебек. Һәрхәлдә, Галия үзе шулай уйлый. Юк икән шул, әз генә сызу белән генә үлек чыгарга уйламады, кан гына саркып чыкты. Кәримә үзе дә хатын-кыз, жәлләде дә, үзләре бик сорагач, ярмакчы булып карады, көчле итеп басып ярмагач, эше килеп чыкмады. Яра өстенә спиртлы марля гына япты да, хирургны дәшегез, бәлки мин берәр кан тамырына тидерермен, аннары канны ничек туктатырбыз, дип сөйләнде. Йөрәге җитмәде шуннан да артыгын эшләргә.
Күрше авылда больницада бик белекле хирург эшли. Гамбар шуны алырга китте. Өйләренә килде, карышмады хирург. Бернинди авырту баса торган дару да кулланып тормады.
 
Кәримә аналгин кадап киткән иде дә бит, ул гына әллә ни булышмады шул. Бик тирән итеп яралар икән күкрәкне. Ире Гамбар янында басып торды, иренең кулын нык итеп кысты да яткан килеш, күзләрен чытырдатып йомды Галия.
– Әллә нихәтле тынычлана алмадым. Шундый күп үлек агып чыкты, хирург кулы белән кысып-кысып чыгарды, елан шикелле ургылып үзәге килеп чыкты, шул үлек җыелганчы, авыртуга ничек түздең, – диеп сөйләде соңыннан ире.
– Гипертонический раствор ясасын шәфкать туташыгыз! Ничек ясарга кирәген ул белергә тиеш! Бер стакан суга ике аш кашыгы тоз салып кайнатырга һәм шуны берничә кат марля аша сөзеп, шешәгә салырга. Шул эремәгә марляны чылатып, шул күкрәктәге чокырга тутырырга, – дип кушып калдырды. – Этазол эчәрсең, ун көн буе. Кушканнарны эшләмәсәң төзәлмәссең!
 
Кәримә эремәне ясап чыгарды, яраны чистартты, тутырып калдырды үлек урынына. Үлек агып чыккан урында тирән баз хасил булган иде.
Ходайның рәхмәте, шул яра төзәлде. Тоз эремәсе, үлектән чистартып, астан ит үсеп менәргә ярдәм итте. Ике күкрәгендә дә сөт бетмәде. Бәбиен дә бер яше тулып узганчы рәхәтләнеп имезде. Каен апасының гына шул вакытта әйткән сүзе йөрәгеннән китмәде Галиянең.
 
Кафия Вахитова-Низаметдинова,
Буа, Яңа Тинчәле.
 
Фото: https://pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»