поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2022 Дин

"Кешедәге бозым үземә күчмәгәнен аңлагач, Коръән аятьләре белән дәвалый башладым"

Ирек Җәмалетдинне күпләр “Инстаграм”дагы туры эфирлары аша танып белә. Ул кешеләрне өшкерә, дини сорауларга җавап бирә. Экскаваторда да эшли. Җәй көне эшкә мотоциклда йөри. Хезмәттәшләре аны байкер-хәзрәт дип йөртә. Аңа 49 яшь, өч малае бар, иң кечкенәсенә 6 яшь. Россия Ислам университетында белем ала. Дин һәм тормыш турында Ирек әфәнденең үзе белән сөйләштек.

— Ирек әфәнде, ә техникага тартылу кайдан килә?
— Әти гомер буе шофер булып эшләде. Безне кечкенә чакта итәгенә утыртып, руль борырга өйрәтте. Өйләнеп, Казанда төпләнгәч, эш эзли башладым. Экскаватор йөртүче кирәк иде. Моңа кадәр бу транспортка утырып карамасам да, тиз үзләштердем. Хәзер мине, төгәл эшләгәнгә, “ювелир” дип йөртәләр.

— Тыгыз эштә дә намазны калдырмыйсыз.
— Җәен тәһарәт алырга җайлы, чирәмдә намазлык җәяргә була. Ә кыш көннәрендә экскаваторымны кыйблага таба борып куям да кабинкада намаз укыйм. Кайбер кеше, намаз күп вакытны ала, укырга җай юк, дип сәбәп таба. Тик моңа биш минут җитә бит. Ашка кишер, лавр яфрагы, тәмләткечләр салып пешерсәң, ул тагын да тәмлеләнә. Намаз да шулай, фарызын гына укырга мөмкин. Тәмләткечләр өстәргә теләсәң, сөннәтен укыйсың, тәсбихен тартасың һ.б.
 
— Сез өшкерәсез дә, бу сәләт кайдан килә?
— Әни ягыннан бер туганыбыз кургаш коя, аннан өйрәнгән идем. “Хөзәйфә” мәчетенә йөрим. Берсендә ястү намазыннан соң каршыма ак чалма кигән кеше килеп утырды. Өйгә кайтып җиткәнче, шул күз алдымнан китмәде. Моны Аллаһның бер билгесе дип кабул иттем. Якыннарымны дәвалаганнан соң, зыяны тимәдеме икән дип, үземне өшкертеп карый идем. Кешедәге бозым үземә күчмәгәнен аңлагач, озак уйлагач, дин әһелләре белән киңәшләшкәннән соң, узган җәйдә Аллаһ ризалыгы өчен кешеләрне Коръән аятьләре белән дәвалый башладым.

— Ватсапта ябык төркемегез бар. Кешеләрне шунда дәвалыйсыз, телефон аша доганың шифасы бармы? Ул төркемгә ничек эләгергә?
— Казанда онлайн өшкерүче өч хәзрәт бар: “Шамил” мәчетендә Мәхмүт хәзрәт, “Рамазан” мәчетендә Солтан хәзрәт һәм мин. Кайтавазларны укыйм, онлайн дога тыңлап шифа алучылар күп. Миңа да, Чумакка әйләндең, диючеләр бар. Тик мин бит гипноз белән шөгыльләнмим. Кулларымны күтәреп дога кылам. Миңа башкалар да кушыла икән, моның ни начарлыгы бар? Кайберәүләр, авызым ачылды, кулларым калтырый башлады, ди. Аларны кабат өшкерәм. Кемдер, өшкертелгән су белән юынгач, тәндә рәхәтлек сиздем, ди. Төркемгә керер өчен миңа язарга кирәк. Һәр кешене тикшереп, чын-чынлап мохтаҗ булганнарны гына кертәм.

— Сәламәтлегегезне ничек ныгытасыз?
— Коръән, дога белән генә дәваланып була дип уйлау — хата. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Шәһәреңдә табиб юк икән, аннан күченеп кит”, — дигән. Хәзрәтләр дә дару эчә. Тик дару гына авыртуны баса дип ышану дөрес түгел, Аллаһ ярдәме белән генә даруның файдасы була. Кайвакыт көне буе физик эш эшләп тә арымыйсың, ә кайчакта, мәсәлән, сырхауханәдә чират көткәндә, сәгатьләр буе уйланып, хәлсезләнеп кайтасың. Артык уйлану кешенең хәлен ала, энергиясен бетерә.

— Ыгы-зыгылы тормышта күңел тынычлыгын ничек сакларга?
— Аллаһ: “Һәр авыруны, проблеманы барысын да Миңа селтәмәгез, бу — үз кулларыгыз белән эшләгән гөнаһларыгыз”, — ди. 90 % очракта кешенең дингә кереп китү сәбәбе авырлык килү белән бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Һәр авыруның сәбәбен үзегезнең ашказаныннан эзләгез”, — ди. Дөрес ашамау төрле авырулар китереп чыгара. Хәдистә: “Ашказанын өчкә бүл: ашауга, эчүгә һәм һавага урын калсын”, — диелә. Тагын бер хәдистә, туйганчы ашау — әдәпсезлек, туйганнан соң ашау — хәрам, дип әйтелә. Исламның төп максаты — нинди халәттә булуыңа карамастан, Аллаһка шөкер итү. Кечкенә шатлыгың бар икән, сөен. Син әле зуррак шатлык күрмәгәнсең дип, Аллаһ олырак куаныч бирер. Зарлансаң, зуррак авырлыкны күргәнең юк, дип сынаулар җибәрергә мөмкин. “Бөке”дә утырганда, юлда эшләүчедән алып Президентка кадәр сүгәләр. Ә бит: “Әлхәмдүлилләһ, үз машинамда утырам, тоткарланам икән, димәк, Аллаһ мине нәрсәдәндер саклый”, — дип шөкер итәргә дә була. Һәр эшне Аллаһка тапшырыйк.
 


Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.02.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»