|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2022 Мәдәният
Лидия Әхмәтова татар джазына багышланган беренче китабын тәкъдим итте (ФОТО)Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы филармония джаз оркестрының директоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың тәүге җырлар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итү чарасы булды. Композиторның Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Ф.Тарханова, Г.Зәйнашева, Р.Вәлиев, Г.Рәхим, Г.Ибушев һәм башка күренекле шагыйрьләр сүзләренә язган 41 әсәре тупланган «Джазлы Казан» җыентыгы дөнья күрде. Аранжировкалар авторлары – танылган музыкантлар: Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Сергей Васильев, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ильяс Камал, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляева, Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры артисты Равил Камышев, аранжировкалаучы музыкант Альберт Зыятдинов.
--- |
Иң күп укылган
|