поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.02.2022 Дин

Казанда Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алдылар (ФОТО)

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Татарны олы милләт иткән зыялылар – безнең хәтеребездә!” дип исемләнгән фәнни-гамәли чыгышлар бәйгесе үтте. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм менә бүген, танылган милләтпәрвәр шәхес, Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең җитәкчесе булып эшләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Узган гасырның 90-нчы елларында дини күтәрелешнең башында торган, күпләгән дини биналарны кайтаруда һәм шәкертләр тәрбияләүдә катнашкан, фидакарьлеге белән аерылып торган Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алу чарасына аның белән күп еллар бергә эшләгән хәзрәтләр, аның шәкертләре, гаиләсе җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев да булды. Искә алу чарасын мәдрәсәнең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында “Рухул-бәян” китабыннан шөкер итү турында нәсыйхәтләр җиткерде. Җәлил хәзрәт исә Исхак хәзрәт турында хатирәләре белән уртаклашты. Исхак хәзрәт Лотфуллин хакында истәлекләре белән шулай ук аның шәкертләре – Тольятти шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Исхак хәзрәтнең хәләл җефете Галия абыстай Лотфуллина уртаклашты.

Аннары шәхесләрне искә алу бәйгесе башланып китте. Татарны олуг милләт итеп таныткан зыялы шәхесләребезне хәтеребездә саклау максатыннан оештырылган конкурста мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр катнашты. Ә бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри соңгы турга узган 10 шәкертнең чыгышларын тыңлап, үз бәяләрен бирде. Жюрида шулай ук “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бар иде.

Шәкертләр 7 минут вакыт эчендә үзләренең сайлап алган татар дин галименең тормыш юлы, хезмәтләре, эшчәнлеге хакында кыска һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирергә тиеш булды. Җомга намазына кадәр жюри әгъзалары Габделхак Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Исмәгыйль Гасппралы, Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һ.б. турында чыгышлар тыңлады.

Өченче урынга Исхак хәзрәт турында чыгыш ясаган I курс шәкерте Айнур Шәехов, икенче урынга Галимҗан Баруди турында сөйләгән III курс шәкерте Абдулла Гыйззәтуллин, беренче урынга Шиһабетдин Мәрҗани турында фәнни чыгыш ясап II курс шәкерте Мөхәммәт Бикбаев лаек булды. Җиңүчеләргә татар галимнәренең бай мирасы белән бәйле истәлекле китаплар бүләк итеп бирелде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»