|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2022 Спорт
Камилә Вәлиева илнең зур бүләге белән бүләкләндеПекинның Россия җыелма командасы составында Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин спортчыларны бүләкләү турындагы указга кул куйган. Пекинда өч тапкыр Олимпия чемпионы исемен алган Россия чаңгычысы Александр Большуновка Александр Невский ордены бирелде.
Дуслык орденнарына шулай ук фигуралы шуу буенча команда турнирында Олимпия чемпионнары Александр Галләмов, Анастасия Мишина, Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина, ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында олимпия чемпионнары Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Вероника Степанова, Юлия Ступак, Сергей Устюгов, Алексей Червоткин һәм хатын-кызлар фигуралы шууында Олимпия чемпионы Анна Щербакова лаек булды. Никита Кацалаповка Почет ордены бирелде.
Шулай ук дәүләт бүләкләренә Пекиндагы Олимпия уеннарының барлык призерлары да тәкъдим ителде.
Фото: https://olympic.ru/
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|