|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2008 Җәмгыять
АЕРЫЛГАННЫ АЮ АШАРБезне гел башка чыгарга маташкан республика итеп күрсәтергә тырышсалар да, Татарстан җитәкчеләренең “Безгә көчле Россия кирәк” дип әйтүләренең ихласлылыгына шикләнергә урын юк. Аллам сакласын, көнбатыш стратегларының фаразлары тормышка ашып, бу алагаем зур илнең төбәкләре муенса мәрҗәннәре сыман таралып, чәчелеп китсә, янәшәңдә пәйда булган яңа күршеләрең белән ничек мөнәсәбәтләр корырга, яңа сызылган чикләрне үтәү турында ничек килешергә? Әнә бит СССР “җимерекләрендә” элекке тугандаш республикалар арасында күпме каршылыклар килеп туды, хәтта тукмашуга да барып җитә. Күршең өендә тәртип булмаса да, кыен бит. Юк, безгә алай кирәкми. Без көчле илдә яшәргә телибез. Ә футбол буенча Россия җыелма команданың Европа чемпионатында ясаган чыгышыннан күренгәнчә, көчле булыр өчен бердәмлек кирәк. Гус Хиддинк уенчыларга, кырга чыгарыр алдыннан, татарның, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән мәкален сөйләп күрсәтмәгән микән? Бәлки, Бөек Болгарның Кубрат ханы улларына күрсәткән кебек, ул да, себеркене аерым чыбыкларга таркатып, аларны берәм-берәм генә сындырып булачагын төшендергәндер?
Бердәмлек бит ул – кемнеңдер өстен чыгып, башкаларга үз ихтыярыңны тагу, башкаларны үзеңә буйсынырга мәҗбүр итү түгел. Мин үземне хөрмәт иткәннәрне генә хөрмәт итә алам. Ә минем фикерем белән исәпләшергә теләмәгәннәр белән, киресенчә, уртак эш алып барасы килми шул.
Бу атнада Мәскәүдә Рус православие чиркәвенең Архиерей соборында чиркәү бәйрәмнәрен дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү һәм аларны ял көне дип игълан итү турында сөйләшкәннәр. Мондый тәкъдимгә депутатлар кушылган очракта, мөселман, яһүд һәм буддистлар бәйрәмнәрен дә онытмаслар микән соң? Күп очракта оныталар икән бит. Менә шуның күптән түгел колакка чалынган бер мисалы. Билгеле булганча, күп еллар буе безгә Көнбатыштан үтеп кергән “Изге Валентин көне” Гашыйклар көне дигән исем белән бәйрәм ителә. Яшьләр аны аеруча үз итте. Католиклар бәйрәмен уздыру исә Рус православие чиркәвенә бер дә ошамый. Руханиларга кушылып, Федерация Советы Изге Валентин көне урынына 8 июльдә изге Петр һәм Февронья көнен билгеләргә тәкъдим итте. (Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Петр кенәз, тәхетеннән баш тартып, крестьян кызы Февроньяга өйләнгән, алар бер көнне бер сәгатьтә җан тәслим кылган һәм бер урында җирләнгән булган.) Бу тәкъдимнән озакламый эшкә дә күчтеләр: быел Муромда бу көн рәсми рәвештә бәйрәм ителәчәк. Анда инде гашыйклар бер-берләренә “валентинка”лар урынына “февронька”лар бүләк итәчәкләр. Россия Хисап палатасы җитәкчесе Сергей Степашин да Гашыйклар көнен руслаштыруның бер идеологы булып тора икән. Апрельдә Федерация Советында төбәк мәгълүмат чараларының мөхәррирләре белән очрашканда, ул изге Петр һәм Февронья бәйрәме тиздән бөтен ил буенча билгеләп уздырыла башлавына өметен белдерде. Мондый теләк илебездәге төрле милләтләр, диннәр арасындагы бердәмлекне ныгытуга өлеш кертәме соң? Хәзер руслашмаган һәркем Гашыйклар көнен үз халкы тарихына, диненә туры килә торган итеп билгеләячәк бит. Миңа калса, Изге Валентин көне уртак бәйрәм дип аталуга күпкә лаеклырак, чөнки ул руслар, татарлар, кавказлылар – барысы өчен дә ят булуы белән уртак иде.
Бу илдәге бердәмлекне какшатуның көндәлек, “вак” мисаллары гына. Шуларга кушып федераль телеканалларда православие һәм ислам яңалыкларын яктыртуда тигезлек сакланмау турында да сөйләп булыр иде. Аннары мәктәпләрдә туган телне уку-укыту мөмкинлекләрен чикләү, аның урынына православие мәдәнияте нигезләрен кертергә маташуга да тукталырга мөмкин. Татар матбугатында бу хакта күп язылды. Хәзер Мәскәүдәге “илчеләребезнең” (“Бердәм Россия” өчен тавыш биреп, безнең ярдәм белән Думада урын алган Татарстан вәкилләре турында әйтүем) эш күрсәтүен көтәбез. Алар да зар-интизарларыбызга колак салмаса, безгә бәлки Гус Хиддинкка мөрәҗәгать итәргәдер. Бәлки, футбол буенча җыелма командабызның баш тренеры үз уенчыларына төшендергән кебек, түрәләребезне дә ул бердәмлекнең нинди булырга тиешлеген өйрәтә алыр? Әлегә Гус Хиддинк кына бит илдәге төрле милләт һәм дин кешеләрен, кочакланышып, флаглар күтәреп, “Россия!!!” дип ихлас шатланып кычкырырга мәҗбүр итә алды.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|