поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2022 Язмыш

“Алар мин күргәнне күрмәсеннәр”

Казанның меңьеллыгын зурлап бәйрәм иткәндә йорт-җирсез сукбайларны кая яшереп бетерергә дигән проблема килеп чыга. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан кунаклар киләчәк бит, зур кешеләр, алар алдында ничек инде оятка каласың ди?

Шуннан Татарстан буйлап сукбайларны җыештыру башлана. Казандагы Милиция урамында бик матур исемле йорт ачыла – “Билгеле бер тору урыны булмаган затлар өчен социаль җайлашу үзәге”. Ләкин, барысын бер түбә астына җыя башлагач, “бомж”ларның әкәмәт күп икәнлеге ачкылана. Ә үзәк 60 кешегә генә исәпләнгән. Шуннан бу кешеләрне категорияләргә бүлеп (төрмәдән чыкканнар, төрле сәбәпләр белән фатирларыннан, гаиләләреннән колак какканнар һ.б.), төрле районнардагы Картлар-инвалидлар йортларына җибәрәләр. Казандагы Федосеев урамында ун урынлы бүлек ачыла. Монда ятучылар инде яртылаш мәет – һәммәсе урын хастасы, күбесенең аяк-кулы өшегән, үпкә-бавырлары эштән чыккан... Биредә эшләүче хезмәткәрләрне монда өлкән кешеләрнең генә түгел, ә балигълык яшенә җитеп, Балалар йортыннан чыгарылучыларның да шактый булуы нык гаҗәпләндерә. Бу ятимнәргә фатир бирелергә тиеш булса да, оятсыз түрәләр үзләштергәнлектән, бирелмәгән һәм балалар урамда калган.
 
Мин бу турыда шунда эшләп алган танышымнан белдем. Казанга бер баруымда кызыксынып кереп карадым. Хәтта берничәсе белән сөйләшеп алырга да мөмкинлек чыкты. Безнең Шәдче авылында да төрмәдән чыгып йорт-җирсез калган кешеләр өчен ачылган “Картлар-инвалидлар йорты” эшли. Хәзер ул катнаш дип атала, ягъни бөтен төр бомж, туганнарына кирәксез картлар бергә яши. Шуларның берничәсенең (гыйбрәтле тоелганнарының) язмышын кыскача сурәтләп үтәм.
 
Светланага 19 яшь. Аны тудырганда әнисе Маринага 15 яшь тулып кына киткән була. Светлананың әтисе үлгәч, әнисе фатирга яшь ирне кертә. Бу вакытта кызчыкка нибары 5 яшь була. Ир баланы атлаган саен кыерсыта, күпсенә. Көннәрдән бер көнне Мариягә: “Минем белән яшисең килсә, балаңнан котыл, минем әрәмтамак асрыйсым килми”, – ди. Шуннан хатын баланы авылда яшәүче әбисенә – әтисенең әнисенә кайтырап ташлый. Әби оныгын теләп алып кала, аңа яхшы тәрбия бирергә тырыша. Мария ике ел эчендә баласы янына бер мәртәбә дә кайтып күренми, акчалата ярдәм итми, хәтта туган көненә күчтәнәч-бүләк тә җибәрми. Кыз артык борчылмый, чөнки әбисе аның өчен үлеп тора. Өс-башын матур, чиста йөртә, һаман тәм-том, уенчыклар ала. Әле 50 яшен яңа тутырган әби гөрләтеп яши, мал-туарны күпләп тота, бакчасы зур, өстәвенә хат ташучы, клуб җыештыручы булып эшли. Светлананы мәктәпкә кертергә хәзерли. Оныгы инде 100гә кадәр саный белә, бөтен хәрефне таный, сүзләр яза.
 
Беркөнне дус кызы белән уйнап, телевизордан бергәләп мультфильмнар караганнан соң, инде әбисенең почтадан кайтыр вакыты җиткәч, Светлана гадәттәгечә дус кызы белән җитәкләшеп, үзләренә юнәлә. Өйләренә якынлашканда гаҗәпкә кала: капка төбе тулы халык, кызу-кызу сөйләшәләр. Кызлар килеп җитүгә, әбисенең дус хатыны, Светлананы җитәкләп, үзләренә алып китә. Иртәгәсен тагын җитәкләп, әбисе йортына алып килә. Табутта яткан әбисен күреп, кызчык, йөгереп килеп кулын аның маңгаена куя, үзәкне өзәрлек салкынлык кулларыннан йөгереп эченә тула сыман тоела аңа. Соңыннан гына белә Светлана: әбисе ул көнне пенсия акчасы алып кайтып өләшергә тиеш булган. Бу турыда белгән, инде ике тапкыр төрмәдә утырып чыккан адәм актыгы, күпер төбендә саклап торып, арттан килеп әбисен буып үтергән, акча тулы сумканы алып качкан, тик аны өч сәгать эчендә эләктергәннәр, акчаны тотарга өлгермәгән дә.
 
Әби кешенең фаҗигале үлеме турында көнендә үк хәбәр итсәләр дә, Мария аны күмәргә кайтмый. Кыз әбисенең дустында айдан артык яши. Опека органнары катнашкач, Мария кызын кайтып алып китә. Ир тагын үз таләбен куя: күземнән югалт! Шуннан Мария опека органына барып: “Мин баламны тәрбияли алмыйм, ирем юк, эшем юк, бик ерактан эш таптым, шунда китәм, кызымны тормышым рәтләнгәнче Балалар йортына калдырам”, – дип гариза яза. Светлана инде икенче көнне Балалар йортында уяна. Әбисе кочагында узган ике елдан соң мондагы тормыш аңа коточкыч булып тоела. “Анда күргәннәремне сөйләсәм, беркем ышанмаячак”, – дип елый Светлана.
 
Бу “вакытлыча калдырып китү” кызга 18 яшь тулганчы дәвам итә. Әнисе шул елларда аның тормышы белән бер генә мәртәбә дә кызыксынмый, янына килми. Балалар йортыннан чыгуга, ул тәрбияче биргән адрес белән әнисен эзләп китә. Фатир төбенә килеп, звонок төймәсенә баса, ишекне ачкан ир аңа бу фатирда бернинди Мария дә яшәмәвен, әлеге фатирны сатып алуына инде алты ел икәнен әйтә. Шулай итеп, эшкә урнашып, үзе фатир яллап торырлык акча юнәткәнче әнисе янында яшәп торырга уйлаган кыз урамда кала. Караңгы төшкәнче урамда эскәмиядә утыра, аннан кунып чыгарга дип вокзалга юнәлә. Шул төнне аның 570 сум акчасын, документлар салган сумкасын урлыйлар. Бер ел кайда, ничек яшәвен сөйләргә теләмәде кыз. Сорамавыгыз яхшырак диде, ә аннан: “Кызларыгыз бармы сезнең?” – дип, үзе сорау бирде. “Бар, икәү”, – дигәч: “Алар мин күргәнне беркайчан да күрмәсеннәр, апа!” – дип теләде.
 
Ул бирегә “бомжлар йорты бар, документсыз да алалар” дигәнне ишетеп килгән, җыештыручы булып эшкә урнашкан. Шунлыктан өч ай гына түгел, озаграк яшәргә хокуклы санала. Югалмасын иде бу бала, бик кызганыч язмыш насыйп булган шул үзенә...
 
Василийга “абый” дип тә, “бабай” дип тә эндәшергә була. 28 ел утырып чыккан. “Мин көчләүче дә, картлар үтерүче дә түгел, статьяларым солидный, “медвежатник” мин”, – ди. Горурланып әйтә. Минем миңгерәүләнеп торганны күреп: “Сейфлар ачучы мин, миңа теләсә-нинди катлаулы бикле-кодлы сейфны ачарга 12-15 минут җитә”, – диде ул, зур канәгатьлек белән.
 
– Рәхәт яшәдем мин, иректә дә, тегендә вакытта да, – дип сүзен дәвам итте Василий. – Зонада мине начальниклар өч тапкыр үзләре ниндидер сейфлар ачтырырга алып бардылар. Миңа нәрсә – бардым, ачтым. Срокны киметтеләр, шәп-шәп передачалар алып керделәр. Заманында шундый сейфлар ачтым – кайсысының эче тулы акча, кайсысында алтын, кайберләрендә яшерен документлар иде. Тик үзем өчен түгел, заказ белән. Берсендә шулай бик зур чиновник йортын “бастык”. Метрга-метрлы сейфның эче акча белән шыплап тулган, ике зур шкатулка алтын, бриллиант белән тулы. Басып чыгып, өч кешегә бүлделәр. Миңа да өч-дүрт ел рәхәтләнеп, дөньяның артына тибеп яшәрлек тамыздылар. Чиновникның тыны да чыкмады. Урлап, җинаять юлы белән кергән акча, байлык турында милициягә ничек әйтсен инде?! Үтерәбез дисәләр дә әйтми, дәшми генә яңадан җыя ул аны.
 
Шактый түрәнең сейфын бушаттык – эләккән булмады. Гади кибет йозагы ачып эләктем мин. Анысы да очраклы гына, шул тирәдән милиция наряды үтеп бара торган булган. Мин ялгыз, шухерда кеше юк. Үтергеч махмыр иде, баш төзәтергә дә өлгермәдем. Хәзер дә исемә төшеп, эчем борып куя. Аннан соң, өч ел утырып чыккач, дуслар белән яхшы гына мая җыелган берничә урынны чистарттык, эләкмәдек. Зур срокка тагын бер җүләрлек белән эләктем. Заправкада тартып бетермәгән төпчегемне ташлаган идем, кем уйлаган аны шартлар дип... Өч кеше үлгән, ике машина, заправка күккә очкан. Күреп торучылар булган – 15 ел чәпәделәр. Аңарчы, беренче эләгүдән соң, өч тапкыр утырып 10 ел җыйган идем. Гаилә дә, фатир да юк. Гомер узып бара. Менә бер хатын белән таныштым әле, үзенә чакыра. Бер бүлмәле фатирда ялгызы яши. Яшермичә, дөресен сөйләдем аңа. Аңлый ул мине, янына күчәрмен мөгаен. Сантехник эшен яхшы беләм, кулым эшкә ята.
 
Мине ишеккә кадәр озаткан Василийга бәхет теләп чыгып киттем.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.02.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»