|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2022 Мәдәният
«Казан» бию ансамбленә 25 яшь!Быел данлыклы «Казан» бию ансамбленең оешуына 25 ел тулды. Юбилей уңаеннан, иҗат коллективы тамашачыларына бүләк әзерләгән. 1-2 мартта «Голливуд» дип исемләнгән яңа шоу-программа тәкъдим итәчәкләр. Шушы көннәрдә генә «Чулпан» мәдәният үзәгендә уздырылган матбугат очрашуында генераль репетициядән өзекләр күрсәтелде. Журналистлар өчен күптән түгел төзекләндерелгән бина буенча экскурсия булды, сәхнә арты, репетиция заллары, ансамбльнең бихисап концерт костюмнары саклана-юыла торган бүлмәләр дә күрсәтелде. «Камал театрында буласы концертларыбызга, гадәттәгечә, билетлар бик тиз сатылып бетте. Өлгерми калган дусларыбыз һич борчылмасын, шушы ук программаны 17 һәм 19 мартта «Чулпан» мәдәният үзәгендә дә кабатлаячакбыз, рәхим итегез!» – дип сөйләде ансмбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисткасы Чулпан Закирова.
--- |
Иң күп укылган
|