поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2022 Мәдәният

Чулпан Закирова: «Голливуд» идеясе миндә инде күптән йөри иде

Бай иҗат репертуары, үзенчәлекле чыгышлары, танылган биючеләре белән данлыклы «Казан» бию ансамбленә быел 25 ел тула. Шул уңайдан ансамбльнең иҗат коллективы яңа программа – «Голливуд» дип исемләнгән яңа музыкаль спектакль тәкъдим итәчәк.

«Казан» бию ансамбленең 25 еллыгына багышланган юбилей концерты 1 һәм 2 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Кичәнең беренче өлешендә ансамбльнең «алтын» хитлары күрсәтелсә, икенче өлешендә «Голливуд» музыкаль спектакле булачак.
 
– Без яңа жанр – музыкаль театр форматын үзләштерә башладык. Мин һәрвакыт яңа идеяләр эзләргә тырышам. . Коллектив та берничә ел заманча спектакль куюны сорады. Халык биюе һәм татар сәнгате коллективы буларак, мин кызларны сәхнәгә эстрада стилендә кыска күлмәкләрдән чыгарырга курыктым, тик безгә халык бию чикләреннән чыгарга вакыт җитте. Без инде күптәннән бию театрына әйләндек, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.
 
«Голливуд» тамашасы программасына Американың хореография һәм музыка мәдәниятенең иң якты мизгелләре тупланган.
 
– Мин үзем Элвис Пресли, Майкл Джексонны тыңлап, Фрэд Астер, Чарли Чаплинны карап үстем. Әни мине шулай тәрбияләде. Дөньяның кино, музыка өлкәсендәге бөек шәхесләрнең сәнгатен күрсәтеп үстерде. Ул сәнгатьне безнең аудиториягә дә җиткерәсе килә. Безнең проектлар ул бит – вокал һәм бию номерлары җыелмасы гына түгел, ә тамашачыга җиткерергә теләгән тарихны да сөйләү, – ди ансамбль җитәкчесе.
 
Чулпан Закирова әйтүенчә, бер генә программа да мәхәббәт тарихыннан һәм юмордан башка бара алмый.
 
– Бу – драматургиянең аерылгысыз өлеше. «Голливуд»та матур мәхәббәт тарихы да, юмор да, барлык тамашачылар кушылып биерлек зур тамаша да булачак, – ди ул.
 
                                                                                            

Ләйсән САФИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»