|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2022 Криминал
Гашыйклар үлемендә гаеплеләр табылдыБашкортстанның Бөре шәһәрендә яшь гашыйк парның фатирда газ белән агуланып үлүе өчен өч компания җитәкчеләрен хөкем итәчәкләр. Башкортстан махсус ремонт-төзелеш идарәсенең шәһәр филиалының элекке директорын, «Газавтоматика» учредителен һәм Торак фонды белән идарә итү компаниясе директорын гаепләү буенча тикшерү төгәлләнде. Аларның барысына да тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, сүз 2020 елның1 февралендә булган инцидент турында бара. Интернациональ урамдагы йорттагы фатирда 18 яшьлек студентның һәм 14 яшьлек кызның гәүдәләре табылган иде. Икенчесе комада була һәм бер тәүлек үткәннән соң дәваханәдә вафат була. Соңыннан аларның сөрем газы белән агулануы ачыклана.
Экспертиза төтен чыга торган һәм вентиляция каналларында тарту көче булмавын, шуның аркасында эшләүче казанлыктан табигый газ яну продуктлары туплануын билгеләгән.
фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|