поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2010 Дин

Исламны үстерүгә күп көч сарыф итә

“Мәрҗани” мәхәлләсе халкын заман таләпләренә туры килә торган милли бизәкләре, гыйбадәт кылу өчен уңайлы бүлмәләре, күркәм люстралары, бәрхет пәрдәләре, иркен конференция залы белән сокландыра.

Ә бит күптән түгел генә моннан берничә гасыр элек төзелгән бу борынгы бинаның тәрәзәләре ябылмады, идәннәре начар хәлдә, диварлары ярылган иде. Советлар заманында Казанда бердәнбер булган гыйбадәтханә күзгә күренеп искергән иде.

 

Мансур хәзрәт Җәләлетдин архитектурасы белән федераль әһәмияткә ия булган “Мәрҗани” мәчетенә 1985 елның 22 декабрендә эшкә килгәндә әнә шундый тузган хәлдә иде. Нәкъ 10 елдан соң аны бу иман йортының имам хатибы тиеп сайлыйлар. Димәк, бу көннәрдә аның өчен 2 юбилей: имам булуына-15, “Мәрҗани”гә эшкә килүенә -25 ел.

 

Мансур Җәләлетдин 1960 елның 27 мартында Казанда дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1978-1980 елларда армиядә хезмәт итә. 1980-1985 елларда җәмәгать туклануы системасында эшли.

 

1990 елда ул Бохарадагы “Мир Араб” мәдрәсәсен тәмамлый. 1990-1992 елларда Истанбулда белем ала. 1992 елда ТҖ МДН мөфтие урынбасары итеп билгеләнә. Тагын 4 елдан Казан мөселманнарының имам мөхтәсибе итеп сайлана.

 

Мансур хәзрәт югары дөньяви белем дә ала. 2002 елда читтән торып, Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый, икътисадчы белгечлегенә ия була.

 

1996 елда мәчетне төзекләндерү белән бергә күп эшләр башкарырга мөмкин комплексны төзү фикере барлыкка килә. Әйтик, ислам дөньясында киң таралган вакыфлар системасы мәчетне алып барырга гына түгел, рухи башлангычларны финанслауга, хәтта хәйрия эшчәнлеген алып баруга этәргеч бирә.

 

“Мәрҗани” мәчете каршында оешкан комплекста шәкертләргә белем бирү, тәрбияләү учреждениесе, сәүдә һәм җәмәгать туклануы биналары бар. Биредә шулай ук хәләл кафе, кибетләр, милли киемнәрне тегү остаханәсен булдырдылар. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый система үз-үзен аклый, уңай якка үсеш бирә. Мөселманнар үзәге каршында урнашкан Казан Ислам көллиятендә егетләр дин нигезләренә өйрәнә. Студентлар өч тапкыр бушлай ашату, яшәү өчен шартлары булган тулай торак белән тәэмин ителгән. Биредә һәр елны мәчет каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. Ислам үзәгенең бер мөһим казанышы булып, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам институтын төзү торыр, мөгаен. Бу югары уку йортын салу эшләре башланды инде.

 

Казанда 50дән артык мәчет, дини уку йортының төзекләндерелүендә һәм ачылуында, беренче мөселманнар зиратының барлыкка килүендә, Тащевка авылы янында Россиядә тәүге тапкыр ел әйләнәсендә мөселман балаларын сәламәтләндерү лагерен оештыруда да Мансур хәзрәтнең өлеше зур. Шулай ук аның татар халкының мәдәни традицияләрен торгызу, яшьләрне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә, Казанның мәдәни-тарихи һәйкәлләрен, Россия җәмәгатьчелегенең рухи кыйммәтләрен саклауда роле бәхәссез.

 

Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең татар мирасын саклау буенча бәяләп бетергесез эш башкаруы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан да билгеләп үтелде.

 

Бу көннәрдә Россия Мөфтиләре Шурасы әгъзасы, ТҖ МДН Президиумы әһеле, Казан Ислам көллияте директоры, “Мәрҗани” мәчете имамы, “Казан мөхтәсибәте” газетасы баш мөхәррире Мансур хәзрәт Җәләлетдин үзенең дини эшчәнлеге юбилейларын бәйрәм итә.

 

Мөхтәрәм Мансур хәзрәт!

 

“Ислам info” медиа төркеме, “Сөлайман” мәчете коллективы Сезне икеләтә бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлый. Сезгә озын гомер, изге эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, Аллаһының рәхмәтенә ирешү насыйп булсын, дип тели.


Рузилә ГӘРӘЕВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»