поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2022 Хәйрия

5 баласы белән тол калган ир: “Булды инде, җитте югалтулар”

“Шәһри Казан” биш бала белән тол калган Ринат Хаҗипов гаиләсенә ярдәм оештырды. Җир шарында яхшы, киң күңелле, ярдәмчел кешеләр барыбер күбрәк! Моңа без тагын бер кат инандык!

Апас районы Сатмыш авылында яшәүче Хаҗиповлар гаиләсенә килгән кайгыга күпләр битараф калмады. Биш бала әнисе Раисаның 33 яшендә вафат ишеткәч тә, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк дигән уй килде. Яшермим, бу эштә тәҗрибәм юк. Шуңа бераз куркып та калдым. Ярдәм җыярбыз да, гаилә башлыгы Ринат моны ничек кабул итәр соң дигән уйлар да булмады түгел. Әмма тәвәккәлләдем. 8 мартта бер яшен тутырачак сап-сары чәчле, зәңгәр күзле Адельнең фотосын күргәннән соң бу кайгыга битараф кала алмавымны тагын бер кат аңладым.
 
Ярдәмне без бөтен редакция белән җыйдык. Шуңа да бу эштә катнашкан һәр хезмәттәшемә рәхмәтемне җиткерәсем килә! Акчалата да, азык-төлек, кием-салым белән дә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр аз булмады. Казан буйлап көн дәвамында җыеп йөрдек. Редакциябез машинасының багажнигы гына түгел, утыра торган арткы өлеше дә тулды. Барчагызга да бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, кадерле укучыларыбыз! Изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр бүген дә язды. (Бу гаилә белән элемтәне өзмәячәкбез! Шуңа да соңга калдым дип борчылмагыз. Әйберләрегезне киләсе юлы илтеп тапшырачакбыз!)
 
... Хаҗиповларга килеп кергәндә кечкенә Адель Даша апасы белән диванда ята иде. Ул мүкәләгән дә, зур зәңгәр күзләре белән “Нинди апалар килде инде тагын?”, дигән сыман безне күзәтә. Аны кулга алып сөясе, иркәлисе килә. Башта бер-беребезгә карашып утырдык. Кулга алсам, ятсыныр дип уйладым. Кулларымны юдым да, тәвәкәлләдем! Йомшак, сары чәчле Адель итәгемә утырды.
 
“Башка кешеләргә алай килми ул. Сездә бик тыныч утыра әле”, - диде әтисе Ринат. Инде ничә көн әнисез яшәгән бу сабыйга хатын-кыз куллары җитмәгән булса кирәк. Тик миндә озак утырмады. Әтисенең кулына ашкынды.
 
Хаҗиповларның башка балалары бу вакытта мәктәптә иде. Ринат кечкенәләр белән. Эшеннән декрет ялы алырга уйлый икән. Ярдәм итәргә Казаннан энесе дә кайткан.
 
Безнең килгәнне сизенгәндәй, бүген мәрхүмә Раиса Ринатның төшенә кергән.
 
Иртәнге 4 тән бирле йоклый алмыйм. Рая төшемә керде. Имештер, балалар белән үзен эштән кайтканын көтәбез. Мин аңа шалтыратам. Ул трубканы алды, ә анда көлү тавышлары. Кайт әйдә, сине көтәбез, дим. Әле булмый бит, ди. Кая соң син, дим. Монда ятам, ди. Аннары элемтә өзелә. Тагын шалтыратам... Аңа чыгып булмый, - дип сөйләде Ринат төшен.
 
Раиса үзенең үлеме хакында сизенгән булса кирәк, хәле авырайгач та, “Бер-бер хәл булса, мине әти янына кайтар”, дигән була. Ринат та, Раиса да Башкортстаннан. Бергә үскәннәр, бер сыйныфта укыганнар. Раисаның әтисе мәрхүм. Шуңа да ул туган ягында җирләүләрен теләгән.
 
Бер көнне ике операция кичерде. Беренчесендә ашказаны асты бизендәге үлекне, ташларны алдылар. Икенче операция үт куыгына булды. Аны да алдылар. Тугыз дренаж куйганнар иде. Хастаханәгә 20 декабрьдә эләкте. Аннан 7 гыйнварда операция ясадылар. Хәле яхшыра да башлаган иде кебек. Ашый да башлаган иде. Аннан кан салдылар. Хәле тагын да әйбәтләнде. Икенче тапкыр кан салганнан соң, начарлана башлады. Ашавы начарайды. Су эчә дә коса, су эчә дә коса. Хастаханәгә 110 килограмм булып кергән иде, 70 килограмм булып чыкты, - дип сөйләде Ринат.
 
Раиса моңа кадәр эч авыртуга әллә ни зарланганы да булмаган. Бер тапкыр гына авыртканнан соң дарулар эчкән.
 
- Ноябрь аенда ашказаны авыртып алды. Аннан соң басылды кебек. Тик ул дарулар, хастаханәләрне яратмый иде. Бала тапканда да, хастаханәгә иң соңгы минутта китә идек. Беренче кызыбыз Ксения туганда да шулай булды. Айдар бөтенләй өйдә туды. Баланы үзем таптырдым, - ди Ринат.
 
Тол ирнең хәзер төп максаты — балаларны аякка бастыру. Олы кызы җиденче сыйныфта укый. Ике елдан көллияткә яисә техникумга укырга керәчәк. Аңа ярдәм итәргә кирәк, ди Ринат.
 
Сарайларын рәткә китереп, бозаулар алырга ниятли. Хәзергә куяннар үрчетәләр, кәҗә тоталар. Күп балалы гаиләләргә бирелә торган өйгә дә чират торалар икән.
 
“Бу йортны да калдырмыйбыз. Балалар үсә бит, аларга аннан яшәргә урын кирәк”, - дип киләчәкне кайгырта ялгыз әти.
 
Ринат узган ел әнисен дә җирләгән булган. “Булды инде, җитте югалтулар”, - ди тол ир. Дөрестән дә, кара полосадан соң һәрчак ак полоса була, диләр бит. Бу гаиләнең дә киләчәге гел кояшлы булсын иде!
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»