поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2010 Җәмгыять

“3 айлык песи 15 000 сум тора”

Казанда яшәүче Флора ханым Мөхәммәтшина зәңгәрсу песиләр питомнигы булдырган. Сирәк очрый торган мондый токымлы мәчеләрне ул дистә елга якын үрчетеп сата икән. Интернетта зәңгәрсу песиләргә багышланган сайт та ачкан. Архитектор булып эшләүче ханымга бу шөгыль кайсы ягы белән кызыклы соң, әлеге кәсеп табышлымы? Болар хакында аның үзе белән күрешеп сөйләшергә булдык.

Флора ханым – Русия архитекторлар берлеге әгъзасы. Казанның бер оешмасында архитектор булып эшли. Зәңгәрсу песиләр үрчетү белән дә яратып шөгыльләнә.

 

 Бактың исә, Флора ханымның зәңгәрсу токымлы песиләр питомнигы Татарстанда бердәнбер, ә Русиядә ул, гомумән, берничә кешедә генә икән. “Blue star” дип аталучы питомник инглизчәдән “зәңгәр йолдыз” дип тәрҗемә ителә. Хуҗа кеше әлеге исемне үзе уйлап тапкан, песи балаларын да йолдыз исемнәре белән бәйләп атый икән.

 

Флора апаның өендә зәңгәр мәче тәүге тапкыр моннан 11 ел элек барлыкка килә. Санкт-Петербургта яшәүче туганнан туган апасы Яна исемле песи бүләк итә аңа.

 

– Йортымда Янаны асрый башлагач, зәңгәр песиләргә карата кызыксыну уянды. Мине бу мәченең иркә, оялчан, серле булуы җәлеп итте. Әлеге токымлы мәчеләр турында китаплар укырга керештем, песи яратучылар өчен эшләүче “Престиж” клубына йөри башладым.

 

Яна күргәзмәләрдә катнашып, бик күп җиңү яулады. Шуннан соң зәңгәрсу песиләргә карата булган кызыксынуым тагын да арта төште. 4 ел узгач, питомник булдырырга уйладым. Моның өчен миңа нәкъ менә шул токымнан булган ата мәче кирәк иде. Ләкин Казанда ул юк. Клуб җитәкчелеге белән сөйләшеп, килешү нигезендә ярты елга Санкт-Петербургтан ата песи кайтарттым. Шулай итеп питомникта мәче балалары барлыкка килде.

 

Яна исә хәзер лаеклы ялда. Карт инде, башка бала таба алмый. Бүген әнием тәрбиясендә яши, – дип сөйли ул.

 

Флора апа зәңгәрсу токымлы мәчеләрнең Европа төрен тота. Бүген аның нәсел калдыручы барлыгы 9 мәчесе бар. Шуларның бишесен Казанда үзе тәрбияләсә, икесе Түбән Новгородта, ә икесе Екатеринбургта икән. Бу 4 ана песине ул әлеге шәһәрләрдәге ышанычлы кешеләргә биргән. Танышлары зәңгәрсу мәчеләрне үрчетеп сата, алар белән күргәзмәләрдә катнаша ала икән. Ләкин ни генә булмасын, песиләр “Blue star”ныкы санала.

 

Питомник тота башлагач, Флора ханым филинолог һөнәрен үзләштергән.

 

– Бу токым мәчеләрне саклап калу өстендә эшлим. Алар сирәк очрый. Зәңгәрсу песиләрләрнең үз шәҗәрәләре, нәселләре бар. Шуңа мәчеләрне үрчетү өчен теләсә кем кулына бирергә ярамый. Чиста токымлы песиләрне бары тик минем кебек “заводчик”лардан гына алырга мөмкин. Хәзер алдакчылар күп. Мәчеләрне кушкан вакытта аларның генетикасына, нәселенә, төренә зур игътибар бирелә. Ә песиләрне сату белән генә шөгыльләнүчеләр боларны исәпкә алмыйлар, чөнки аларның бар максаты – акча эшләү. Шул сәбәпле токымнар бутала. Шуңа күрә нәсел калдыра торган мәчеләрне теләсә кемгә бирергә ярамый. Хәтта зур суммага сатып алам дигән очракта да, – ди Флора ханым.

 

– Ә чиста зәңгәр токымлы песине ялганыннан ничек аерырга? – дим, хуҗабикәнең мәчеләр турында шулкадәр яратып сөйләвенә аптырап.

 

– Башка песиләрнең күзләре яшькелт-коңгырт, саргылт булса, зәңгәрсу песинең күзләре һәрвакыт бертөсле, бары тик яшел, зур һәм зөбәрҗәт сыман янып торалар. Миндаль формасында булалар. Баш өлеше бераз очлырак, койрыгы һәм муены озын. Әгәр мәченең күзләре түгәрәк формада икән, бу аның катнаш токымнан булуы турында сөйли.

 

Бүген питомникның иң абруйлы мәчесе булып Густав санала. Хуҗабикә аны 5 ел элек Польшадан заказ биреп, 1000 еврога кайтарткан. Стандартка туры килгән, яхшы песи баласы алу өчен башта аңа “заводчик”ларның ышанычын яуларга туры килгән.

 

– Густав үзе поляк булса да, тамырлары французларныкы. Чиста зәңгәрсу токымлы ата мәчеләр хәзер дә сирәк. Сатып алганда Густав 3 айлык иде, – дип сөйли Флора ханым, диванда солтан сыман сузылып яткан Густавны сыйпап.

 

– Һәрвакыт шулай тынычмы ул? – дим, чөнки Густав бүлмәгә чит кеше керсә дә, селкенмичә ятуын дәвам итте. Минем сыйпавыма да әллә ни исе китмәде.

 

– Зәңгәрсу песиләр барысы да тыныч, йомшак характерлы. Алар гаилә әгъзалары белән дә бик тиз дуслашалар. Легендалар буенча, элек Европаның барлык патша гаиләләре өйләрендә зәңгәрсу песи тоткан. Әлеге токымлы мәченең йоны гади песинекеннән төсе, йомшаклыгы һәм тигезлеге белән аерылып тора. Аны атнасына икешәр тапкыр тарарга кирәк. Бу песиләр авыруларга да тиз бирешмиләр, – ди хуҗабикә.

 

Питомниктагы һәрбер песинең үз паспорты бар икән. Анда мәченең исеме, туган көне, туган урыны, нәсел шәҗәрәсе, кайчан авырганлыгы языла. Әлеге документ күргәзмәләрдә катнашканда, песине сатканда, аеруча чит илгә чыкканда кирәк.

 

– Густавның ике улы дөнья чемпионы. Аларның берсе Мәскәүдә, икенчесе Санкт-Петербургта яши. Ә оныклары Германия, Польша, Голландиядә, – ди Флора ханым.

 

Песиләргә яхшы тәрбия биргән очракта, алар 25 яшькә чаклы яшиләр. Авырлыклары 5 килограммга кадәр җитә икән.

 

– Песиләрегез, гади мәчеләрдән аермалы буларак, ничек туклана? – дим.

 

– Аларның азык рационы үзгә. Гади песиләрдән аермалы буларак, минекеләр сөт эчми, кызыл ит ашамый, чөнки мондый ит йоннарын карасу төскә кертә. Алларында һәрвакыт ризык тора. Коры песиләр азыгы, тавык түше, атнага ике тапкыр бытбылдык йомыркасы ашатам. Бер песине тоту өчен аена 3 мең сум кирәк. Елга ике тапкыр ветеринарга алып барып, песиләрнең эчендәге паразитларын кудыртам. СПИДка, ликимиягә, төрле вирусларга каршы прививкалар ясатам, – ди Флора ханым.

 

Питомниктан сатып алган песиләр бары тик өйдә тотар өчен генә. Алар бала тудыру сәләтеннән мәхрүм ителгән була.

 

– Мәче балаларын кыйммәткә сатасызмы?

 

– Песиләрем елга бер мәртәбә балалый. Аларга ике тапкыр бәбиләргә ярый, ләкин моңа каршымын. Баладан соң организмнары тулысынча савыгырга тиеш. Бәбиләре өч ай дәвамында әниләре белән тора. Аннары песиләрне ветеринарга алып барам, ул аларны тикшерә, характерларын билгели, аналарын стерильләштерә, ә аталарын печә. Һәркайсына паспорт ясатам. Сатып алырга теләүчеләр бик күп. Чиратка берничә ай алдан язылып куялар. 3 айлык песи балалары 15 мең сум тора.


Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы
№ | 10.12.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»