|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2022 Милләт
Марат Әхмәтов әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирдеТатар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ябык әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде. «Бәйгегә 1500гә якын әсәр килү безнең рухи байлыгыбыз турында сөйли. Әлбәттә, бу бәйге дәвам итәргә тиеш. Мин аны дәвам иттерергә вәгъдә бирәм», - диде ул бәйгене йомгаклау тантанасында. Бәйгене йомгаклау тантанасы бүген — Халыкара туган тел көнендә — Татарстан Язучылар берлегендә узды. Җиңүчеләрне котлау тантанасы әдәби-музыкаль кичә рәвешендә оештырылган иде. Кичәне Зөлфия Вәлиева белән Илдар Кыямов алып барды. Яшь җырчылар Илүсә Хуҗина һәм Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады. Ркаил Зәйдулла татар әдәбиятында бөтен жанрларны колачлаган мондый масштаблы бәйгенең узганы булмавын ассызыклады. «Конкурска әсәрләрнең күп килүе язучыларның потенциалы турында сөйли. Димәк, әле бездә дары бетмәгән», — диде ул. |
Иң күп укылган
|