поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.02.2022 Җәмгыять

Сызран администрациясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъваны суд кире какты

2021 ел ахырында Сызран шәһәре администрациясе, өлкә арбитраж судына “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, Россия мөселманнары тетрәнү хисләре кичерделәр, массакүләм мәгълүмат чараларында мәчетне яклау буенча күпсанлы язмалар басылып чыкты.

Сызранның милли-мәдәни автономиясе рәисе, белгечлеге буенча юрист Ринад Шәрәфетдинов шәһәр администрациясе кылган кискен чараларның сәбәбен болай аңлатты: дәгъвачылар 445 квадрат метрлы мәчетнең шәхси йорт җирендә төзелүенә, участок чикләре бозылуына ризасызлык белдергәннәр.
 
Исегезгә төшереп үтәбез: “Фәйзулла” мәчете 2016 елда имам Фәйзулла Бәширов дини җәмгыятькә тапшырган җир кишәрлегендә, өлкә һәм шәһәр хөкүмәте ярдәменнән башка, халык һәм җирле эшкуарлар акчасына төзелгән. Йортта иске генә өй дә булган. Аны баштан ук кеше яшәми торган (нежилое) статусына күчергәннәр һәм 1998 елда үзгәртеп кору өчен рөхсәт алганнар. Ә менә җир статусы, элеккеге шәһәр башлыгы В.Г.Янинның постановлениесе булуга карамастан, никтер үзгәртелмичә калган.
 
Еллар узгач, шәһәр администрациясенең төзелеш һәм архитектура комитеты дини оешмага төзелеш рәвешен үзгәртергә рөхсәт бирмә-гәнлектән, мәчетне законлаштыру да мөмкин булмый инде. Шулай ук мэрия чиновникларында мәчеткә йөрүчеләрнең куркынычсызлыгы да борчу тудыра.
 
Сызран мэриясе аңлатуынча, судка мөрәҗәгать итүнең сәбәбе, беренче чиратта, корылманы законлаштыру белән бәйле. Шәһәр хакимияте үз алдына дин йортын җимерү максатын куймый, киресенчә, бергәләшеп бу мәсьәләне чишү һәм мәчет бинасын законлаштыру юлын эзли икән.
 
Моны Ринад Шәрәфетдинов та раслый. Ул түрәләрнең документларны әзерләүдә һәм экспертиза үткәрүдә бик теләп булышулары, җавапка тартылучыларны мораль яктан хуплап торуларын билгеләп үтә.
 
8 февральдә узган Самара өлкәсенең Арбитраж суды Сызран мэриясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъвасын дөрес түгел, дип тапкан. Дөрес, суд мәчетнең “самострой” булуын раслаган, ләкин ул кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә янамый. Шунысы да бар: 2030 елга кадәр Россия кануннары дини оешмалар рөхсәтсез төзегән дин йортларыннан кулланырга рөхсәт итә.
 
Ринад Шәрәфетдиновның сүзләренә караганда, шундый зур резонанс тудырган әлеге вакыйгада “Фәйзулла” мәчетенең иҗтимагый советының да гаебе бар. Алар вакытында тиешле документларны тәртипкә китереп, корылманы законлаштырган булсалар, бу хәл килеп чыкмаган да булыр иде. Ләкин Аллаһ йортын сүтеп ташлау турында кискен карар чыгару – бернинди тәртәгә дә сыярлык гамәл түгел. Арбитраж суды чыгарган карар – беренче җиңү, ләкин проблеманы хәл итү дигән сүз түгел. “Фәйзулла” мәчете законлы рәвештә Аллаһыга һәм халыкка хезмәт итә башласын өчен, әле тагын берничә суд утырышы да булырга мөмкин.
 
Ә шулай да, “Фәйзулла” мәчетен саклап калу - көчле адвокат корпусының, Засызран мөселман мәхәлләсенең, җирле татар автономиясенең һәм, гомумән, Самара регионының зур җиңүе ул.
 
 

Данияр СӘЙФИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 21.02.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»