поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2022 Милләт

Фатыйх Сибагатуллин: Казанны мин кычкырып торган татар шәһәре димәс идем

Мин татар булуым белән чиксез горурланам. Чын татармын. Татар авылында үстем, татарча белем, тәрбия алдым. Барлык эшчәнлегем дә Татарстаным белән бәйле. Тарихыбызга мөнәсәбәтле китапларны, шул ук темага вакытлы матбугатта басылган язмаларны бик җентекләп укып барам, авторларга уңай яки тискәре мөнәсәбәтемне белдерәм. Кулга каләм алуым да шул максаттан.

Минем үземә дә татар халкына, аның язмышына кагылышлы сорауларны бик еш бирәләр. Чыннан да кем соң ул хәзерге татар кешесе? Дөньяга һәм кешелек даирәсенә әйтер сүзе бармы? Дөньяны яхшыртырдай идеяләр тудыра аламы? Дөньяга сибелгән татарны нәрсә берләштерә? Сорауларны озын-озак дәвам итәргә мөмкин. Шиһабетдин Мәрҗаниебез заманында юкка гына: “Татар булмасаң, кем син?” – дип мөрәҗәгать итмәгән. Гаяз Исхакый исә “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә замандашларын ике гасырдан бөтенләй юкка чыгу куркынычы янавы турында искәрткән. Бу инде һич кенә дә куркыту-өркетү түгел, ә иҗтимагый үзгәрешләр шартларында татарларны уйланырга, аңлы гамәлләр кылырга өндәү һәм бу өндәү хәзер дә бик актуаль. 2020 елның август аенда булган Милләт җыены карары да “Татарның гамәл стратегиясе”, дип атала. Исеме үк төгәл һәм җитди фикерләргә этәрә. Әмма күңел бик үк тыныч түгел. Нилектәнме? Кылган гамәлләрдә, ни аяныч, атлаган саен бер үк тырмага басабыз. Кайбер өлкәләрдә тарихи дөреслеккә, һич югында дөреслеккә якынлашуга ирешә алганыбыз юк диярлек, дөреслекне ни сәбәптәндер читләтеп үтәргә омтылабыз. Тарихчылар үзләренчә хаклы, археологлар – үзләренчә. Буталчыклык менә шуннан башлана да инде. Минем аларның икесен дә турыдан-туры Татарстан Фәннәр академиясе карамагында булуларын күрәсем килә. Алар хәзергә аерым оешмалар. Фикерләр аерымлыгы булганлыктан, белә торып, рәхәтләнеп халыкны алдыйбыз. Сөембикә-ханбикәгә бәйле мәсьәләләргә генә игътибар юнәлтик әле: Ханбикәне, гомер-гомергә манарадан сикергән, дип сөйлибез. Югыйсә, Сөембикәнең вафатыннан соң 117 ел(!) үткәч кенә төзелгән манара бит ул. Тарихны барларга, дөреслеккә туры китерергә кирәк безгә. Стратегиядә төп бурычларның берсе шушы булырга тиеш.
 
Ул заманнарда Казан кирмәне дә бүгенгесенең өчтән бере кадәр генә булган. Анысы да – бөтенләе белән агачтан. Хәзерге Кремльдә Казан ханлыгыннан, ханнар каберлегеннән кала, бер әйбер дә юк. Галимнәребез Казанда мәчетләр күп булган, Казан шаулап торган, дип сөйләргә ярата. Бу да чынбарлыкка туры килми. Казан ханлыгы чорында беренче таш мәчет 1768 елда Әтнә төбәгендәге Бәрәскә авылында төзелгән. Менә монысы хак. Былтыр мәчет бик яхшылап реконструкцияләнде. Аны сөйләп бетереп кенә булмый, аны барып күрергә кирәк.
 
Казан биләмәсе уң як Болак белән чикләнгән, хәзерге Ирек мәйданы тирәләре дә яшәү өчен көйләнелмәгән, елганың икенче ягында – сазлык-чытырманлык. Без белгәндә дә Кәҗә бистәсе исеменә бик тәңгәл килеп тора иде.
 
Иван Грозныйны Казанга татарлар чакырып китерүен дә, аның керәшен икәнлеген дә, гаскәрендә күпчелек татарлар булуын да яшереп торасы юк. Ул татарча бик матур сөйләшкән, белемле кеше булган.
 
Иван Грозныйдан алдарак та Казанга губернатор куярга, дип атлы гаскәрләр килә. Бу вакыйга Һади Атласи язмаларында да чагылыш тапкан. Ядегәр хан урынына Мәскәүлеләр үз кешеләрен куярга ниятли. Шулвакыт: “Давай капкаларыгызны бикләгез” – дигән әмер бирелә һәм бу кан кою белән төгәлләнә: елга булып кан ага, мәетләр өстеннән йөргәннәр, дип сөйләүләр дә дөреслеккә туры килми.
 
Иван Грозный Казанга килгәндә шәһәрдә 5-7 мең тирәсе кеше исәпләнгән, без исә Иван Грозный Казанны алырга 135 меңлек гаскәр белән килгән, дип аһ орабыз, чуаш халкы Иван Грозныйга һәйкәл куймакчы, дип сүгәбез. Иван Грозныйның чуашларга ирек бирүе турында исә онытабыз.
 
Мәскәү кенәзлеге белән Казан ханлыгын берләштерү тактикасын эшләгән кеше – Алейсей Адашев та керәшен. Һәм ул берләштерү максатыннан Казанга килгән дә.
 
Моннан байтак еллар элек мин Карл Федорович Фуксның “Казанские татары” дип исемләнгән китабын бер сулыштан, сокланып, горурланып укып чыккан идем. Һәм шушы уникаль хезмәттә халкыбызның яшәешендәге үзенчәлекләр, гаилә мөнәсәбәтләре, туклану, бәйрәм уздыру алымнары, татарның кием-салымы, дини гореф-гадәтләре, тирә-юньдәгеләргә, мал-туарга мөнәсәбәтләре һ.б. бик җентекләп язылган. Кыскасы, “Казанские татары” дип исемләнгән китабында Карл Фукс немец төгәллеге белән үзенең татар халкына бәйле күзәтүләрен, фикерен җентекле анализлый. Карл Федорович үзе врач, этнограф, тарихчы, археолог, 1823-1827 елларда Казан император университеты (ул елларда КФУ шундый исем йөрткән) ректор булган шәхес. “Казанские татары” 1844 елда нәшер ителгән, әмма күп вакыт узуга карамастан, бәһасен җуймаган, киресенчә, игътибарны үзенә җәлеп итә генә бара. Шуңа да 2019 елда В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының нәшрият советы карары белән кабат дөнья күргән. Әлеге хезмәт белән һәркем таныш булырга тиеш дигән фикердәмен, тагын нәшер иткәндә дә файдага гына булыр иде.
 
Милли колорит ул – тиңдәшсез байлыгыбыз. Менә шуны тирәнтен аңлап эш итүче оешмалар, хәзерлекле кадрларыбыз да җитәрлек. Әмма аларга фикерләрен хуплап, баетып ярдәм кулын сузу бик кирәк. Бу җәһәттән “Мәскәү татарлары штабы”ның эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтер идем. Штаб төп игътибарны яшьләр белән эшләүгә юнәлтеп бик дөрес гамәл кыла. Штабның җитәкчесе – үзебезнең Татарстанда туып-үскән Рөстәм Фәиз улы Ямалиев. Мин аның әтисен – Фәиз абыйны яхшы хәтерлим. Заманында Минзәлә төбәгендә бөтенләй түбән тәгәрәгән өч хуҗалыкны аякка бастырган һәм Татарстан күләмендә таныткан шәхесебез ул. Бик оста оештыручы, оста оратор иде. Менә шушы сыйфатлар улына да күчкән һәм моңа мин чиксез куандым.
 
Сер түгел, гаепләп әйтүем дә түгел, яшьләребез телне тиешенчә белми, белсә дә диалект бик көчле. Моның өчен үзара сөйләшү генә аз, татарча укырга да кирәк.
 
Фәиз туганыбыз шушы юнәлештә ныклап торып эш алып барырга ниятли. Аңа Татарстаннан бик нык игътибар һәм булышлык кирәк. Сөйләшү дә, фикерләү дә чын татарча булырга тиеш, дигән фикердә ул.
 
Казаныбызны да мин кычкырып торган татар шәһәре димәс идем. Бу яктан, ни дисәк тә, (бәлки мине гаепләүчеләр дә табылыр) башкорт туганнардан үрнәк алу комачауламас. Безгә каршы эшлиләр, әмма үз дигәннәренчә эшлиләр бит. Болай эшләсәк нәрсә дип әйтерләр, тегеләй эшләсәк ошатырлармы дип артыгын баш ватып тормыйлар. Стратегияне гамәлгә ашыруда безгә вакыт-вакыт артык тыйнаклык комачаулый булса кирәк. Шик-шөбхә безне бизәми. Милләт файдасына изге эшкә алынганбыз икән, аны ахырына кадәр җиткерү мәгъкуль. Татар бит без, татар булып калыйк!
 
Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел дип, радио-телевидениедән әйтеп сөйләп торалар. Конгресс хезмәткәре Гөлназ Шәйхинең теле телгә йокмый, ике сүзнең берендә без бердәм халык, дип тәкърарлый. Кайсы гына илдә булмаган да, кемнәр белән генә очрашмаган, иң әүвәле бердәмлекне менә шунда күрә ул. Минем күңелдә исә кылт итеп шундый сорау туа: бердәм булгач төбәкләрдәге татар оешмалары нигә өчкә-дүрткә бүленгән соң? Төмән татарлары өч оешмага таралды, Мәскәү татарлары да берничә төркемгә бүленгән, милләттәшләребезнең үзара бозылышып беткән очраклары да бар. Иң аянычы, Конгрессның эшчәнлеге сабантуйларга, күңел ачуларга, кунак булып йөрүләргә генә кайтып кала кебек тоела миңа. Дөрес, халкыбыз кунак итәргә атлыгып тора, аш-су әзерләүгә дә бик оста, анысы. Без мәсьәләнең икенче ягы – чын-чынлап берләшү кирәклеге турында, халыкта: “Аерылганны аю ашар”, дигән әйтем барлыгын да онытабыз сыман. Эшне колачлырак, файдалырак итеп үткәрергә ифрат зур мөмкинлекләр ача. Халкыбызның киләчәге безнең һәрберебездән, омтылышларыбыздан, гамәлләребездән тора, стратегиянең максаты һәм вазыйфасы – халкыбызның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасына нык күперләр салу. Ватанпәрвәрлек, алгарышка омтылу, үз эшеңә иҗади караш, җаваплылык үтә мөһим.
 
Стратегиягә бәйле төп фикеремнең иң беренчесе, әлбәттә инде, тарихны барлау, аны мөмкин кадәр дөреслеккә туры китерүгә ирешү; тел мәсьәләсе бик җитди мәсьәлә, бу өлкәдә милли университет һичшиксез кирәк; гореф-гадәтләребезне, йолаларны көндәлек кулланышка кертү; фән, әдәбият, мәдәният, сәнгать тормышыбызның аерылгысыз өлешләре; сәламәт яшәү рәвеше – бу инде спорт белән дә тыгыз бәйлелек; экология һәм милли туризм: Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә, Биектау яклары безгә үзләре үк кул сузып, чакырып торалар. Табигатьләре искиткеч матур, зур трассалардан ерак, экологик яктан зыян күрмәгән һәм күрмәячәк тә һәм зур күпчелегендә татар халкы яшәүче, һөнәрле, милли хис ташып торган төбәкләр. Милләтпәрвәрләр тәрбияләгән Арчасы гына да ни тора бит аның: Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, хәзерге буыннан Наил Касыймов һ.б. милләтебезнең мактанычы, горурлыгы.
 
Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Иң мөһиме – милләтебез файдасына аңлы гамәлләр кылу, бүлгәләнмичә, телгәләнмичә халыкка хезмәт итү.
 
 

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.02.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»