|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2022 Криминал
Яңа туган сабыйны 16 ел элек урлаганнарМексиканың Гвадалахара шәһәрендә үзен шәфкать туташы дип атаган хатын бәби табу йортыннан яңа туган сабыйны урлап качкан һәм әти-әниләренә аны 17 ел дәвамында диярлек кайтармаган. 2005 елның декабрендә Розалия Лопес исемле 22 яшьлек хатын малай тапкан. Аңа Сальвадор дип исем кушкан. Бәби тапкач та Kопес күпмедер вакыт дәваханәдә яткан, ире Ясир Масиас аның хәлен белеп торган. Бер килүендә хатыны ял иткәндә Масиас бала белән ялгызы калган. Шулчак палатага шәфкать туташы кергән дә, хәл белү вакыты тәмам, сабыйны балалар бүлегенә алып китәр вакыт җитте, дигән. Ир белән хатын сүзләренчә, шул көнне алар нәни улларын соңгы тапкыр күргән.
Урланган сабыйны күп еллар узгач, 16 яшендә Сальвадорның йөзе якынча ниндирәк булыр иде дип, фотороботта тасвирлагач кына табуга ирешкәннәр. Полиция белгечләр төзегән портретка охшаган егеткә игътибар итә. Аның ДНК-сын тикшерә һәм егетнең Лопесның ул икәнен раслый.
Нәтиҗәдә гаилә кавышкан. Ә җинаять һаман да ачылмаган. Кеше урлауда гаепләнеп беркем кулга алынмаган...
Фото:Pinterest
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|