поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.02.2022 Спорт

“Камышлинский буйвол” Эдуард Латыйпов татарларны гына түгел, дөньяны да шаккатыра

4 февральдә Кытай башкаласында XXIV кышкы Олимпиада уеннары башлангач, моңа кадәр спорт белән артык кызыксынмаган Самара татарлары да телевизорларына ябыштылар. Чөнки милләттәшебез Эдуард Латыйпов искиткеч күрсәткечләре белән татарларны гына түгел, дөньяны да шаккатыра.

13 февральдә Россиянең чаңгы буенча җыелма командасы чираттагы ярышларда бронза медаленә лаек булды. Бу җиңүне командага Эдуард Латыйпов бүләк итте. Якташыбыз өчен шәхси ярышларда откан беренче олимпия бүләге иде ул. Бары тик унберенче булып старттан кузгалган Эдуард, көндәшләрен артта калдырып, хәтта алтын медаль өчен көрәштә дә катнашты. Ләкин финиш алдыннан җибәрелгән кечкенә генә бер хата аркасында аңа бронза белән канәгатьләнергә туры килде.
 
Губернатор Дмитрий Азаров үзенең инстаграм-аккаунтында Самара биатлончысы Эдуард Латыйповны Пекиндагы Олимпия уеннарында откан чираттагы медале белән котлады. Төбәк башлыгы Латыйповка алдагы дисциплиналарда - масс-стартта һәм эстафетада уңышлар теләп, “Алдагы узышларда уңышлар, алга!” - дип язды.
 
Бүгенге көндә Эдуард Латыйпов – Россия җыелма командасы лидерларының берсе булып санала. Әмма көчле чаңгычы, биатлончы булып танылганчы аңа җиңелү ачысын да күп татырга туры килә. Латыйповның биографиясе - Камышлы авылында үскән гади генә егетнең максатчанлыгы, авырлыкларны сабырлык белән кабул итүче, күңел төшенкелегенә бирелмичә, алга баручы кеше турында.
 
Эдуард үзен белгәннән бирле биатлон белән саташа. Тренер эзләп, Башкортостанга китә, юниорлар дөнья чемпионатында ике алтын медаль ала, Бөтендөнья хәрби уеннарында җиңү яулый... Әмма 2018 елгы Дөнья кубогында аянычлы хәл була - 24 яшьлек чаңгычы, артык дулкынланудан, стартка чаңгыларын алып килергә оныта. Нәтиҗәдә, ул соңга кала, 7 тапкыр мишеньга тими һәм бары тик 99нчы булып килә. Бу уңышсызлыктан соң Латыйпов төшенкелеккә бирелә, үз-үзенә ышанмый башлый. Ләкин тренерлар Эдуардка ышана һәм аны тик олимпия чемпионы итеп күрәләр, куәтләп, үз-үзе өстендә ныграк эшләүгә этәрәләр, һәм Эдуард, үзен кулга алып, тагын алга ыргыла.
 
2020 елда Россия җыелма командасын күп данлыклы чаңгычылар тәрбияләгән Юрий Каминский җитәкли. Эдуард - тыйнак һәм хезмәт сөючән егет. Ул шунда ук яңа тренерның сүзләренә колак салып, яңача шөгыльләнә башлый, төз ату серләренә төшенә һәм финишка җиңүчеләр санында килергә өйрәнә. Ә инде 2021 елның январенда ул Антхольцта узган Дөнья кубогында катнаш эстафетаның соңгы этабына чыгып, алтын медаль яулый.
 
Шулай итеп, бер ел эчендә Эдик универсаль солдатка әверелә, эстафеталарда 7 бүләк һәм Дөнья кубокларында 3 шәхси көмеш медаль ала.
 
Кышкы Олимпиада алдыннан язмыш аның алдына тагын бер сынау куя - ул коронавирус йоктыра. Авыру җиңел формада узса да, Латыйпов мөһим тренировкаларда һәм кайбер ярышларда катнаша алмый, ләкин бу юлы да җиңүче булып чыга. Пекинга киткәнче, Антхольцтагы Дөнья кубогында катнашып, махсус копилкасына тагын бер көмеш медаль салып куя. Ә хәзер анда Олимпия бронзасы да бар.
 
Самара өлкәсен, Камышлы авылын, гомумән, татар кешесенең үҗәтлеген, максатчанлыгын, көчен бөтен дөньяга танытканың өчен рәхмәт сиңа, Эдуард! Юкка гына комментатор Дмитрий Губерниев аны “Камышлинский буйвол” дип атамаган бит!
 

Венера ГАЛИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.02.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»