поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
20.02.2022 Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: "Һәркемнең башкаларга күрсәтми торган сере булырга тиеш"

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина соңгы арада җырчы гына түгел, блогер да.

— Блогерлык белән кайчан кызыксына башладыгыз?

— Моның төп сәбәпчесе — пандемия. Аңа кадәр дә “Инстаграм”ны алып бара идем. Кызым Лилия вайннар (берничә секундлык кызык видео — ред.) төшерә башлады. Беренче видеода щетка, соскыч тотып, хәрәкәтләр ясарга кирәк иде. “Кит әле, кеше көлдереп, Гөлдания тилергән дип әйтерләр”, — димен. Лилия барыбер үгетләде. Шуннан соң үземә дә ошап китте. Дөрес, гаепләп язучылар да булды. Ләкин уңай кайтавазлар күбрәк килде. Вайн сюжетларын Лилия уйлап таба. Режиссеры, операторы да — кызым. Заманча технологияләрне булдыра алганча үзләштерергә тырышам. Интернетта махсус программалар ярдәмендә музыка ялгарга, фотолар урнаштырырга өйрәндем.
 
— Хәзер ниләр белән янып йөргән чагыгыз?
— Тик торган юк. Гел очрашу, чаралар. Концертларда чыгыш ясарга чакыралар. 1994 елдан бирле Чаллыда “Эврика” мәдәният үзәгендә артист-вокалчы булып та эшлим. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы уздырган төрле проектларда катнашабыз. Көндәлек планнарымны кәгазьгә язып барам. Тамашачыма кирәкле булуыма шатмын.
 
— Сәнгать өлкәсенә ничек килеп кердегез?
— Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясасам да, җырчы булу уемда да юк иде. Һөнәри белем алгач, Казан моторлар төзү заводына эшкә урнаштым. Фрезер станогында эшләдем. Заводта тавыш, берни ишетелми. Станок янына басып, рәхәтләнеп кычкырып җырлый идем. Берсендә күрше цехтан килгән ике егет җырлаганымны күреп, мине завод ансамбленә чакырдылар. Чыгыш ясый башладык. Ул чакта рус телендә җырлый идем. Тулай торакта бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Беребез — биюче, икенчебез җырчы, баянчы. Бүлмәдән кеше өзелми иде. Үземнең цехка концерт куярга баргач, безнең белән чыгыш ясаган бер апа: “Гөлдания, урының монда түгел. Кит бу тимер-томыр арасыннан”, — диде. Хезмәттәшем Лилия Вәлиева (хәзер ул шагыйрә) мине Ленин мәдәният йортына алып килде. Анда хорда җырлый, аерым чыгышлар ясый башладым. Аннары хор җитәкчесе Суфия апа Шаһиева Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә барырга тәкъдим итте. Заводка сәгать 5 кә эшкә бара идек, Аллаһтан гел, сәгать 10 да башлана торган эш бирсәң иде, дип сорадым. Теләгем кабул булды, заводтан китеп, ансамбльдә эшли башладым. Беренче гастрольләр, юлсызлык, трактор арбасында бер авылдан икенчесенә барулар, микрофонсыз чыгыш ясаулар, шыгрым тулы зал, көчле алкышлар... Иң зур бәхет инде бу.
 
— Сез — татар эстрадасына беренчеләрдән булып шоу элементларын керткән җырчы. “Кайда син?” дигән җырыгызны, боҗрага утырып, өскә күтәрелгән килеш башкарган идегез. Сезнеңчә, тамашачыны шоу белән җәлеп итеп буламы?
— Андый чыгышлар кирәк дип уйлым. Кеше булдыра икән, эшләсен. “Сольный” концертларым белән чыгыш ясарга ниятем бар. Хәзер дә боҗрага утырырга әзер мин. Тик бүген тамашачыны башка ысуллар белән кызыксындырырга кирәк.
 
— Сәхнә киемнәрегез электән үзенчәлекле.
— Алар бик авыр да әле, асылташлы бер күлмәк 5-6 килога җитә. Төркиядән кайтартылганнары да бар. Бер концертка 7-8 күлмәк алыштыра идем. Аларны стилистлар белән киңәшләшеп тектердек. Мода буенча Европа стилендә киенергә кирәк, диләр. Әмма образ җырга туры килергә тиеш. Татар халык җырларын Европа стилендәге күлмәктән башкару дөрес булмас. Элекке сәхнә күлмәкләремә хәзер дә сыям әле.
 
— Зифа булып калуыгызның сере нидә?
— Сере юк, диета тотмыйм. Дөрес, тәмле ашауга әллә ни исем китми. Хәрәкәт кирәк. Хәзер машинага утыргач, җәяү азрак йөрелә. Кызым Лилиягә кызыгам. Ул фитнеска даими йөри. Мин алай ук булдыра алмыйм. Элек бассейнга, спорт залына бара идем. Тик әле вакыт булмый, әле очрашу килеп чыга. Ә озак бармый торганнан соң шөгыльләнсәң, мускуллар сызлый. Андый авыртуларны авыр кичерәм. Ботокслар ясатмыйм, уколлардан куркам. Биткә нинди дә булса процедура эшләткәнче, 100 кат уйлыйм. Чөнки берсендә битем бозылгач, озак вакыт дәваланырга туры килде. Массажга йөрим. Биткә дымландыра торган кремнар сөртәм.
 
— Туган ягыгыз Сарман районы Саклаубаш авылында туганнарыгыз бармы?
— Әти вафат булгач, әни 74 яшендә бер бабай белән кавышты. Кызганыч, ун гына ел яшәп калдылар. Әни мәрхүм булды. Бабайга 95 яшь, ул авылда балалары белән яши. Коронавирус аркасында өлкән кеше янына бик кайтмаска тырышабыз. Апам Наилә, абыем Мөдәрис Казанда гомер итәләр, алар белән очрашып торабыз.
 
— Гөлдания апа, шәхси тормышыгыз хакында сөйләмисез. Социаль челтәрләрдә гаилә фотоларын да куймыйсыз. Моның хикмәте нидә?
— Әни беркайчан да өйдә булганны, шатлыгын, кайгысын кешегә сөйләмәде, зарланмады. Мин дә аңа охшаганмындыр, һәркемнең башкаларга күрсәтми торган сере булырга тиеш дип саныйм. Тормышымда бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме — исән-сау, сәламәт булырга язсын.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.02.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar