|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2022 Җәмгыять
![]() QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла, ә чикләүләр калаДүшәмбе, 21 февральдә, коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми, дип яза Татар-информ.
Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.
Ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында бер кешегә дүрт квадрат метр сәүдә залы туры килергә тиеш булачак. Битлек кию режимы актуаль булып кала — битлекләрне киюне әлегә дәвам итәбез.
Фото: Камал театры
--- |
Иң күп укылган
|