поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
18.02.2022 Шоу-бизнес

Рифкать Сәйфетдинов: «Хәниягә мин дә гашыйк идем»

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне барлауны дәвам итәбез. Бу юлы яраткан җырчыбызның Мәскәүдәге тормышын, «Бәйрәм» ансамблендәге иҗатын бәян итәбез.

Мәскәү-Казан юллары
 
Хәния 17 яшендә Мәскәүгә  чыгып китә. Юл чыгымнарын  әниләре күтәрә. Ул бу вакытта кыз  җырчы булырмын дип уйламый да. Аның  беренче һөнәре – «ровничница», ягъни текстиль предприятиесендә катылмаган җепне  әзерләп торучы кеше. Ни өчен Мәскәүгә текстиль училищесына керүен ул: «Анда тулай торакта урын, аена 30 сум стипендия бирделәр һәм көнгә бер тапкыр  бушлай ашаттылар», – дип искә ала иде. Берүк вакытта Хәния музыкаль училищега укырга керә һәм Пятницкий исемендәге рус хорында җырлый. Мәскәүгә килгән татар артистлары белән очрашуларның берсендә, ул бөтен кыюлыгын җыеп, татарча җырлый. Очраклы рәвештә, тамашачыларның берсе шушы җырның авторы – шагыйрь Гәрәй Рәхим булып чыга. «Хәния, Казанга кил, син бик талантлы кыз», – дип чакыра ул аны. Хәния моны үзенә зур ышаныч итеп кабул итә. Һәм музыкаль училищега укырга керү нияте белән Казанга кайта.
 
Музыкаль училищега соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына барып керә. Тулай торак алганчы аңа хәтта вокзалда кунарга да туры килә...
 
Аннары ул кияүгә чыга һәм К.Тинчурин исемендэге  театрда артист булып эшли башлый. Кызы Алия тугач, тормышында кыенлыклар башлана: эшеннән кыскарталар, иреннән аерыла.
 
Бер дусты киңәше буенча, кабат Мәскәүгә китә, башта өлкә филармониясендә концертлар алып баручы булып эшли. Аннары «Бәйрәм»  ансамбленә урнашып  җырлый башлый.
 
Мәскәү «Бәйрәм»е аны җырчы итеп танытты
 
Әлеге ансамбльнен җитәкчесе музыкант, автор башкаручы  Рифкать Сәйфетдинов Хәния Фәрхи турында яратып, юксынып искә ала.  
 
– Хәния безгә Кәрим Тинчурин театрында артистка булып эшләгәннән соң, 1989 елның августында килде. Актерлык осталыгы аңа эстрада җырчысы буларак та  үсәргә, популярлыгын арттырырга да ярдәм итте. Ул ансамблебезгә килгәнче программага юморлы берничә скетч керткән идем. Аларны Равил Харисов белән Мирсәет Сөнгатуллин уйнады. Мирсәет коллективтан киткәч, халык җырларын башкаручы кирәк иде. Мин Хәнияне алдым. Скетчларны үзем яздым, әнием татарчага тәрҗемә итте. Аларны безнең чыгышларда тамашачылар җылы кабул иттеләр. Шулай итеп «Бәйрәм» үзенең йөзен булдырды: автор җырлары белән юмор бергә үрелеп алып барылды. Аннары безнең тәҗрибәне Салават та үзендә кулланды. Хәния үзе скетчлар да яза иде... Җырчыбызның вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде. Аның турында җаным тулы җылы хатирәләр саклана.
 
... 1989 елның сентябрендә Баулы районында гастрольдә булдык. Кояшлы, җылы көннәр иде. Хәниянең безнең белән икенче тапкыр гастрольгә чыгуы. Артистларны район үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдылар. Концерт башланырга берничә буш көн булганлыктан без репетиция ясадык. Хәния Актаныштагы беренче концертта гармунда үзе уйнап җырлаган иде. Тамашачы аны җылы кабул итте. Хәниянең репертуары буенча да эшләргә кирәк иде. Үзем белән йөри торган компакт-кассетамны: «Тыңлап кара, бәлки текстлар язарсың», – дип үзенә бирдем. Ул икенче көнне үк бәхеттән елмаеп: «Рифкат абый! Мин бер җырга шигырь яздым», – диде.  Шулай итеп «Рәхмәт» җыры барлыкка килде..
 
Иртәнге эшләрне башкаргач, Хәния миңа: «Рифкать абый, велосипедта йөрисегез килмиме?» – дип сорады. Ризалаштым. Стадион тирәли берничә әйләнеш ясагач егылдым, берничә мәртәбә мәтәлчек аттым. Сул кулымны авырттырдым. Башыма: «Сәхнәдә ничек уйнармын?» –  дигән уй килде. Югалып калмадым, чишендем дә, буага чумдым. Салкынча суда авырту басылды. Кунакханәгә кайткач, Хәния бер дару үләне куеп, кулны бәйләде. Шифасы тиде. Концерт барышында мин бәйләнгән кулымны күрсәтеп: «Рәхмәт, велосипед», – дидем. Хәния балаларча ихлас  итеп, рәхәтләнеп көлде.  Матур итеп көлә иде ул. Мин Хәнияне заманча вокалга өйрәттем. Ул миңа татар сүзләрен дөрес әйтергә ярдәм итте. Мин татарча белми идем, анын русчасында кытыршылыклар бар иде.
 
«Кызыбыз сине көтә!» җыры
 
Питрәч районының бер авылында концерт куйганда  «Кызыбыз сине көтә»  дигән җырны  башкардык. Мин гармунда уйнадым. Хәния кечкенә Алиясен дә үзе белән алган иде,  ул  сәхнәгә чыгып: «Әтием, кайт, кайт инде!» – дип әйтергә тиеш иде. Бала шулкадәр өзелеп әйтте бу сүзләрне, шуннан соң бөтен залга ишетелерлек итеп кычкырып елап җибәрде. Әнисе аны сәхнә артына алып кереп китте. Залдагы хатын-кызлар кызчыкка кушылып еладылар. Бала тынычлангач, Хәния аны кабат сәхнәгә алып чыкты, бергәләп тамашачыларга баш идек.

Яшел атлас күлмәк һәм ит турында
 
«Бәйрәм»не чит илләргә дә чакыралар иде. Бельгиягә гастрольләр алдыннан ансамбльдәге артистларның концерт киемнәрен, шул исәптән Хәниянекен дә яңартырга булдык. Бу эш дустым, җырчы Ренат Ибраһимовка йөкләнде. Безнең заказны Уфа тегүчеләр үтәде. Яңа күлмәкне киеп алгач, Хәниянең шатлануын күрсәгез иде! Яшел төстәге атлас күлмәк кигәч  ул матур курчакны хәтерләтте. Хәния тумыштан зәвыклы, ул матур киенергә ярата иде.
 
1990 елның августында Бельгиянең Антверпен шәһәренә гастрольгә барып, татар җырларын яңгыратып кайттык. Чыгышларыбызны анда да яраттылар. Чит илгә чыгу безнең өчен зур вакыйга иде. Буш вакытларда шәһәр буйлап йөрдек: Руслан Дәминов, Ренат Ибраһимов, Хәния,  мин, Тимур Таеров, Виктор Шәрәфетдинов,  Эльба Закирова.  Бар да кызык. Мондый чиста шәһәрне дә беренче күрүебез иде. Кибетләрне калдырмыйбыз. Кызыксынып ит кибетенә кердек. Сатучы сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты, мин аңа шаяртып инглиз телендә: «Безнең җырчыбыз ит ярата», – дим. Сатучы шунда ук мәрмәр  сыер ите кисеп бирде. Мондый сыйфатлы итне үзебезнең кибетләрдә күргәнебез дә юк иде. Сатучыга исә: «Без шаярттык кына», – дидем, ул итне алмаганга ачуланмады, бергәләп истәлеккә фотога төштек. Ресторанга кергәч Хәниябез «Ә мин дөрестән дә ит яратам»,  –  дип ит алдыртты.
 
«Хәния белән «Бәйрәм» бер-берсенә туры килеп торалар иде. Алар бер- берсенә ярдәм иттелэр. Хәниягә «Бәйрәм»дә канатлар үсте. Халкыбызның бөек җырчысы булырга ярдәм итүче канатлар.
Чыганак Шәһри Чаллы
 

Зөлфия ГАЛИМ
Матбугат.ру
№ --- | 18.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar