поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
18.02.2022 Сәясәт

Владимир Путин: "Сугыш беркемгә дә кирәкми"

15 февральдә Германия канцлеры Олаф Шольц Русия президенты белән сөйләшүләр алып бару өчен Мәскәүгә килде. Очрашулар нәтиҗәсе буенча немец хөкүмәте җитәкчесе Русия гаскәрләрен чик буеннан алуны яхшы билге дип бәяләде. Ул Евросоюздагы союздашлары һәм НАТО партнерлары белән гомум хәвефсезлекне ныгыту адымнары турында сөйләшергә әзер булуын белдерде.

Шольц Русия белән сөйләшүләрнең Европада хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) кысаларында килешенгән үзара аңлашу рухында алып барылачагына ышандырды.

4 сәгать буена барган сөйләшүләрдән соң сәясәтчеләр матбугат киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә алар Европада сугыш чыгу ихтималлыгы турында җиңелчә бәхәс корып алдылар. Канцлер бүгенге буын Европада сугыш чыгуын күз алдына да китерә алмый диде. Путин исә Европада булган сугышка күптән түгел генә дөньяның шаһит булуын әйтте. Ул сугышны Югославиядә НАТО чыгаруын искә төшерде.

15 февральдә Дәүләт Думасы депутатлары үзләрен халык республикалары дип атаган Донецк һәм Луганскины тану буенча президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иттеләр. Депутатлар фикеренчә, Донбасста 800 меңгә якын Русия гражданнары яши һәм Конституциягә ярашлы Русия аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. "Бу Минск килешүләрен боза" дип, Шольц бу тәкъдимгә тәнкыйть күзлегеннән каравын белдерде. Соңыннан Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель һәм Франция президенты Эммануэль Макрон шундый ук фикер белән чыгыш ясадылар.
 
Украина Дәүләт Думасының бу тәкъдимен бөтенләй танырга җыенмавын белдерде. Владимир Путин исә Дәүләт Думасында Донбасска теләктәшлек күрсәткән сайлаучылар фикеренә таяналар һәм алар төбәктәге хәл-вакыйгаларның яхшы якка үзгәрүенә өметләнәләр диде. Ул Донбасс проблемалары Минск килешүләрен гамәлгә ашыру шартларында хәл ителәчәген таныды һәм депутатлар тәкъдимен хуплавын да, кире кагуын да белдермәде.
 
Владимир Путин хәвефсезлек өлкәсендә Мәскәү сәясәтен ни-нәрсә билгеләячәген әйтте. "Русиянең арытаба нинди эш-гамәлләр кылачагына килгәндә. План буена. Ул ничек билгеләнәчәк соң? Урыннардагы чынбарлыктан чыгып. Реаль хәл-вакыйгалар ничек булачагын кем алдан әйтә ала. Әлегә беркем дә. Ул бер безгә генә бәйле түгел", -диде.
 
Шольц Европада хәвефсезлекне Русия белән берлектә генә тәэмин итеп була дип белдерде.
Фото: кремлин.ру

---
Өмет
№ --- | 18.02.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы