|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2022 Криминал
![]() Яшь кызны гаражлар арасыннан таптыларКичә Башкортстанда Күмертауда 25 яшьлек кызның мәете табылган. Кызның өске киеме булмаган, курткасы якында гына яткан. Көчләп үтерү билгеләре юк, дип хәбәр ителә. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәлне болай аңлаттылар: «Русия Эчке эшләр министрлыгының Күмертау шәһәре буенча бүлегенең дежур частена Энергетиклар урамындагы гаражлар арасында бер кыз гәүдәсе ятуы турында хәбәр килде. Урынга Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм тикшерү-оператив төркеме чыкты. Кызның гәүдәсе туңган булган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана".
Үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы барышында ачыкларга туры киләчәк.
Фото: peterburg-news.ru
--- |
Иң күп укылган
|