|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2022 Язмыш
![]() “Әби бүлмәсенә кулың сузасы булма!”Бу вакыйгаларга инде күп еллар үтсә дә, телевизордан узган гасырның 90нчы елларында булган фаҗигале хәлләрне күрсәтсәләр, хәзер искә төшеп, кичә генә булган кебек тоела. Ул чакта коммуналь фатирда яши идек. Дүрт катлы йортның өченче катында шактый зур мәйданлы ике бүлмә. Күршебездә буйга җиткән ике кызлы гаилә яши. Бер бүлмәдә ялгызы гына марҗа карчыгы гомер итеп ята. Кухня барыбызга да уртак, газ плитәләребез аерым. Кухня иркен — 40 квадрат метр, анда зур өстәлләр тора.
Мин дә, хатыным да 30 яшьтән яңа уздык. Әмма инде өч балабыз бар. Шулай яшәп ятканда, көннәрнең берсендә, күрше Анна түти күренми башлады. Бүлмәсеннән чыкканын сизмибез. Әкрен генә барып ишек ярыгыннан карадым: әбекәй өстәл янында утыра. Күзе йомык. Әллә ничек шомлы булып китте, мәет күргәнем юк, хатынның да, минем дә әти-әниләр, әби-бабайлар исән-саулар. Беркемгә берни әйтмичә, бертуган энекәш янына йөгердем. Хатын нидер чамалаган төсле булды, әмма берни сорамады. Ике кызлары булган гаилә ул көнне өйдә юк иде. Энекәш белән кичкә таба кайтып җиттек. Инде нишләргә дип уйлап торгач, урамга чыгып, телефон-автоматтан “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Әмма, шимбә көн булганлыктан, мәетне алып китә алмыйбыз диделәр. Морг ял көннәрендә эшләми икән. Әби янына да керә алмыйбыз, ишеге эчтән бикле.
Төнне йокламый диярлек уздырдык. Шомландыра — стена артында мәет утыра бит. Иртән теге күршеләр кайтты. Аларга хәлне сөйләп бирдек. Әлеге гаилә башлыгы кабалана башлады. Шуннан мине стенага китереп кысты да: “Әби бүлмәсенә кулың сузасы булма! Мин аны үземә алам”, — диде. Минем әле ул турыда уйлаганым да юк. Башта бер генә уй: “Күмү эшләрен ничек башкарып чыгарга?” Берничә сәгатьтән күрше ир янына биш-алты ир-ат килде. Энекәш белән мине уртага алдылар да, тагын яный башладылар. Үзләре бик зәһәр күренәләр. Авыл малайлары түгел инде болар.
Шулай итеп, безнең тынычлык бетте. Күрше әбине атна уртасында гына ЖЭУдан кешеләр килеп, күмәргә алып киттеләр. Бик болганчык еллар иде шул. Тормышта нык авыр вакытларда гел шул әби искә төште, ул безгә рәнҗеп киткәндер кебек тоелды. Андый ялгыз, караучысыз кешеләргә кабер ташы да куелмыйдыр инде ул. Әгәр дә теге адәм актыклары безнең янда бөтерелеп йөрмәгән булсалар, энем белән ничек тә тырышып, күрше әбине рус дине кануннарына туры китереп җирләгән булыр идек.
Күрше ир, аның иптәшләре безне һаман куркытып тордылар. “Балаларыгыз берәм-берәм юкка чыгачак”, — дип янадылар. Хатын кухняга чыгарга курка башлады. Бернәрсә пешерми, ашка берәр нәрсә салырлар дип курка, ярый әле балалар бакчада ашап кайталар.
Мин эшкә йөрим үзе, ләкин берәүгә дә берни сөйләмим. Шул дәрәҗәгә барып җиттеләр — берсе ишеккә кече йомышын үтәп киткән, хатын су кайнатырга куйган кәстрүлдән папирос кабы табып алдык. Анда берәр нәрсә пешә дип уйлаганнардыр инде. Болар туксанынчы елларда киң җәелгән җинаятьчел төркемнең берсендә йөрүчеләр булып чыкты. Күршенең кызы да шулар белән аралаша, хәтта берсе белән гыйшык-мыйшык та уйный, аларны бирегә дә ул китергән икән. Хатынны да куркыталар: “Чәпчеп йөрсәң, машина бәреп китәчәк”, — диләр.
Хәләл җефетем беркөн түзмәде: “Болар безгә барыбер көн күрсәтмәячәкләр, милициягә барырга кирәк”, — диде. “Син нәрсә, — мин әйтәм, — алар безгә ярдәм итәрләр дип уйлыйсыңмы?” Энекәш тә шүрләде: “Бер-бер хәл кылмагайлары”, — диде. Бу хәлләрне авылдагы әнигә дә сөйләп: “Абыйга әйт, алар белән әрепләшмәсен, сөякләрен дә таба алмаячаклар”, — дигән.
Шуннан өйдәге хәлләрне эштә җитәкчемә сөйләргә җөрьәт иттем. Ул милициягә барырга киңәш итте. Хәтта шул системада зур гына урында эшләүче берәүгә чылтыратып та алды. Теге полковник: “Килсен, гариза язсын”, — дигән. Мин бармадым, хатын китте. “Йә аңлата алмассың”, — дигән булды. Соңыннан гына башыма барып җитте: минем тормышым өчен курыккан икән ул. Бәлкем хатын-кызга карата теге җинаятьчеләр мәрхәмәтлерәк булырлар дип тә уйлагандыр.
Полковник гаризаны алып калган. Икенче көнне кичкә таба өйгә биш-алты милиционер килеп керде. Тегеләрне көтә башладылар. Төн уртасына кадәр балалар да, хатын белән мин дә тын да алмыйча утырдык. Йокларга ятарга кушмадылар, корал кулланулары ихтимал диделәр. Әмма ул көнне бандитлар күренмәде. Яңа ел алды иде. Балалар өйдә чыршы бизик әле дип йөриләр. Тик алдагы көннәрдә кайда булачагыбыз билгесез, чөнки милициядә, мөмкин булса, өйдә кунмагыз диделәр.
Берничә көннән тегеләрне эләктерә алдылар. Куркыткан, янаган өчен дә махсус маддә бар икән. Күрше кызының булачак киявен утыртып ук куйдылар. Кеше дә үтергән булган, шуңа бик озак срокка яптылар. Үзе белән пистолет та йөрткән, анысын безнең күз алдында тентү ясаганда күрше әби бүлмәсеннән табып алдылар. Кем белә, бәлки үлгән әбинең бүлмәсе җинаятьләр эшләү өчен кирәк булгандыр.
Хәзер телевизордан җинаятьчел төркемнәрдә торганнарның 90нчы елларда ни кыланганнарын күрсәтәләр. Чәчләрең үрә торырлык. Безне Аллаһ саклады дип уйлыйм. Хатыным бу хәлләрдән соң намазга басты. Нәзер әйткән булган икән.
Вил РӘШИТОВ. Казан
Фото: пиксабай
Вил РӘШИТОВ |
Иң күп укылган
|