поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.02.2022 Әдәбият

“Уйларыңны пакълә, тизрәк!”: Мамадыштан Гөлнур Васыйлова шигырьләре

Мамадыштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур әдәби бүләк иясе, җирле шагыйрә Гөлнур Васыйлова иҗатын тәкъдим итәбез.

Ак кар ява

 
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Бар дөньяны күмә аклыкка.
Бәйрәм көнен котлый, зурлый алар,
Күңелләрне әйди сафлыкка.
 
Сагышларны юа аклык белән,
Хыялларга куя ак канат.
Уй-теләкне якты, матур итә
Киләчәккә, гүя, ашкын ат.
 
Аклык кочсын туган җиребезне,
Күңелләрне сафлык бизәсен.
Күк йөзендә йөзгән кар болытын
Кара таплар таплап китмәсен!

Күзләр тимәсен!
 
Көнне ямьгә күмеп карлар ява,
Буран гына дулап китмәсен.
Ак хисләргә күмелеп яшәүләргә
Күзләр генә тия күрмәсен!
 
Ак бәсләргә төренеп утыралар,
Агачларга кагылып үтмә син.
Юрганнары җылы, яшәү ямьле,
Күзләр генә тия күрмәсен!
 
Төнге ай да күзен кыса безгә,
Йолдыз гына көнли күрмәсен.
Кышкы хозурлыкка, я бер Аллам!
Күзләр генә тия күрмәсен!
 
Кышкы урман
 
Балитәкле күлмәк кигән
Чыршылары кышларын.
Зифа каеннар хушлана
Кунып алса, кошлары.
 
Урман юлында зур көртләр
Саклый җәнлек-җанварны.
Чиккән куян эзләреннән
Табып була юлларны.
 
Куаклыклар ап-ак бәстә
Утыралар җылынып.
Кара көч тә үтеп китә,
Күрмәмешкә салынып.
 
Серле, сихри ак кышларның
Иң гүзәле – бездәдер.
Кышкы урманга хушланып,
Күңел җырлый - үзгә җыр.
 
Кышларында бигрәк үзгә син.
Кайтам әле, авылкаем сиңа,
Карлар ерып, тагын сагынып.
Ап-ак бәскә төренеп йоклыйсың күк
Уятмасам иде кагылып.
 
Бик сак кына атлап урамыңнан
Сиздермичә генә үткәндә.
Капка ачып, тәрәз кагып дәшә:
“Чәем кайнар... Көтәм... Киткәндә...”
 
Ак келәмгә чигеп куйган кебек,
Авылымның борма юлларын.
Бәхет дими, ни диим соң тагын,
Алып кайтса сиңа юлларым.
 
Авылкаем, газиз төбәгем син,
Кышларында бигрәк үзгә лә.
Үткәннәрең җанда, ә бүгенгең –
Матурая, үсә, үзгәрә.
 
Карлы иртә.
 
Уйларымны күмәм көрле тауга,
Бишек-бишек булган ылысларга.
Иртәгесен, саф уйларым исә,
Куәт бирә җиһан колачларга.
 
Теләкләрем телим таң беленгәч,
Карлар бүрек-бүрек яуганда.
Иртәләрдә изге теләкләрем
Капка шакый, көрәп арганда.
 
Хисләремне тыеп, түмгәкләргә,
Карлы иртәләрдә яшерәм.
Ә язында ташкыннардай шашып
Сөю көтәм, янә яшәрәм...
 
Ап-ак дөнья.
 
Ап-ак карлар бизи иртәләрне,
Нурга чума бөтен тирә-як.
Без бәхетле, мондый матурлыкны
Һәр иртәдә, әгәр күралсак.
 
Җилләр дулап, бураннары уйнап,
Ап-ак булып кала тирә-як.
Без сәламәт, кичен яуган карны,
Иртәләрдә өеп түгалсак.
 
Карын көрәп, саф һавасын сулап,
Кышларында яшәү бәхет бит.
Ак дөньяны, пакъ дөньяны безгә,
Бүләк иткән, Раббың, шөкер ит!
 
Кышны күзлим.
 
Кышны күзлим әле тәрәзәдән,
Сафлык тулган бөтен җиһанга.
Күңелемдә аклык, тәндә-җанда,
Бер тап калмаган күк җиһанда.
 
Күзәтәмен кышны тәрәзәдән,
Кар өелгән түбә турыннан.
Ак юрганга чумган авыл өе,
Кояш үзе карый тәрәзәмә:
Яшәү таба төтен юлыннан.
 
Кышны күзлим әле тәрәзәдән,
Бар да йоклый кебек изерәп.
Кояш үзе карый тәрәзәмә:
“Уйларыңны пакълә, тизрәк!”
 
Төнге кыш.
 
Төнге салкыннарда ак карларның,
Җемелдәве серле, күрәсең.
Айның яктылыгы тартып тора,
Сихерләнгән кебек үтәсең.
 
Төнге йолдызларга багып кара,
Алар кышын, шаян шикелле.
Юри күктән төшеп сибелгәнме,
Аяк асты тулган шикеле.
 
Кышкы салкыннардан куркып калма,
Сулап керче, төнге һавасын.
Шундый саф ул, чиста һәм кадерле –
Мондый һава кайдан табасың?
 
Кадерен белик әле ак карларның,
Язлар җиткәч, эреп агарлар.
Төнге кышның гади бер мизгеле –
Төшкә кереп, тып-тып тамарлар...

Затлы төн.
 
Ак төннәре әллә килде микән,
Ай да чыккан, күкнең сагында.
Кышкы төннең затлылыгы исә,
Энә күзләр булган чагында.
 
Үзе салкын, үзе чалт аяз төн –
Сөйләшәләр кары юлларда.
Чеметтереп үбеп алган саен,
Саклык хисе туа җаннарда.
 
Затлы төне килсен, буран тулсын,
Карны уйнатсыннар җилләр дә.
Тик бер генә теләк: киләчәктә –
Күкләр тыныч булсын, илләр дә!
 
Кышкы хозурлык.
 
Матурлыгын күрим әле, дисәң
Кышкы кичтә энҗе карларның.
Күңелеңә сафлык бөртеге сал,
Сихри көче тулы наз аның.
 
Җылылыгын тойыйм дисәң, кышның,
Ап-ак бураннарда кал әле.
Билгә кадәр чумып, кайтыр юлга
Тирән итеп эзләр сал әле.
 
Нәфислеген күрим дисәң, кышның -
Тәрәзәдә. Нинди хозурлык!
Бездә генә назлы кышлары бар!
Матурлыкка хәйран калырлык!
 
Яусын әле.
 
Әллә болыт иңә җир өстенә,
Әллә ап-ак томан тарала.
Күбәләктәй яуган ак карларга
Күз камаша, кая карама!
 
Борма юллар мамык белән тулган,
Түбә-кыекларда мендәрме?
Бөтен җиһан сафлык белән тулган,
Күңелне дә аклык күмәрме?
 
Көрәк тотып чыктым иртән иртүк,
Карап тордым тын да алалмый.
Хозурландым, кире кереп киттем,
Җиһан матурлыгын бозалмый.
 
Яусын әле, әйдә, күмсен әле!
Бар дөньяны пакълык, сафлыкка.
Җаным тели: алыштырсын иде,
Кешелекнең табын аклыкка!
 
Иртәгесен...
 
Әй, бураны дулады соң,
Кичә кичтән, иртәләп.
Өй түбәсен кыңгыр салган,
Бүрек кигән киртәләр.
 
Иртән күзем алалмадым,
Нәфис, матур карларга.
Бөтерелеп яуган карлар,
Әйләнделәр буранга.
 
Кичен тәмле төш күргәндә,
Җилләр чыккан өненнән.
Каплап куйган ишек төбен,
Чыга алмыйм өемнән.
 
Тышта буран, эчтән үзем,
Көрәшәбез ишектә.
Ул чыгармый, мин этенәм.
Чыктым тәки, ничек тә.
 
Бураннан куркып өстемә,
Кат-кат итеп кигәнем.
Салып аттым бишмәтләрне,
Әй, көрим соң кинәнеп.
 
Кулда көрәк, коштай уйный,
Көч керде бит үземә,
“Җиңелдеңме, дускаем!”- дип,
Карыйм буран күзенә.
 
Дуласа да, уйнаса да,
Серем сөйлим буранга.
Буран белән дуслашырга,
Чыгыгыз сез урамга.
 
Ап-ак төсләр.
 
Көн дә яуган ап-ак карлар белән,
Җиһан тула ап-ак төсләргә.
Сагындырган ахры, сагындырган,
Күңел тула ап-ак хисләргә.
 
Уйнаклый да, күңел очып китә,
Яшьлектәге ап-ак хыялга.
Сагындырган ахры, сагындырган,
Сабый илендәге хыял да.
 
Ак карларда җаннар сафлана күк,
Саф хисләрдә сөю яңара.
Ак карларга төренеп дөнья атлый,
Сагынылган хисләр юл яра.
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»