|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2022 Мәдәният
Сандугач сайраганда туган былбыл15 февраль татар халкына, күренекле һәм тарихта җуелмас эз калдырган, ике шәхес бүләк итте. Каһарман яугир, антифашист Муса Җәлил һәм билгеле җырчы Илһам Шакиров шушы көнне дөньяга килгәннәр. Муса Җәлил белән Илһам Шакировның туган көннәре бергә туры килү – аларның дөньякүләм дан казануларына бер матур ишарә. Аллаһы Тәгалә һәм табигать икесен дә иҗади күтәрелешнең иң югары ноктасына җитәр дәрәҗәдә сәләтле итеп яраткан. Муса да, Илһам да милләтебезне, илебезне никадәр яратуларын гамәли тормышта күрсәтте. Икесенең дә гомер юлы каһарманлык белән сугарылган моңлы бер җыр иде. Сандугач сайраганда туган былбыл… Илһам Шакиров турында шулай дип әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты, сәнгать өлкәсендәге югары “Алтын Аполлон” бүләгенә һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденына лаек булган Илһам Шакировка агымдагы елда тууына 87 ел булыр иде. 1954 елда Казан музыкаль училищесына укырга керә. Бер елдан Казан дәүләт консерваториясе вокал факультетына кабул ителә. . Илһам Шакиров Елена Абросимова һәм Зөһрә Бәйрәшева кебек киң танылу алган педагогларда укый. Елена Александровна Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинградтан Казанга күчә. Татар филармониясендә һәм Татар опера һәм балет театрында әйдәүче солистка була. Казан консерваториясендә белем ала. Биредә үк доцент дәрәҗәсендә, 1946 -1972 елларда, укыта. Розина («Севильский цирюльник» Д. Россини), Джильда («Риголетто» Дж. Верди), Марфа («Патша кәләше» Н. А. Римский-Корсаков) Маргарита («Фауст» Ш. Гуно»), Микаэла һәм Фраскита («Кармен» Ж. Бизе), Карсылу (шул исемдәге Н. А. Римский-Корсаков операсы), («Пиковая Дама» П. И. Чайковский) партияләрен сәләтле башкаручы буларак та таныла. Илһам Шакиров аның яраткан укучысы була. Елена Абросимова татар егетендә илаһи моң барлыгын, табигатьтән бирелгән таланты аны бик биеккә күтәрәчәген һәм данын еракларга алып китәсен яхшы тоя. Төньяк башкалага кайткач та, Ленинград консерваториясе доценты, профессор, педагог Елена Абросимова яраткан сәләтле укучысын онытмый. Аның иҗатын күзәтеп бара. Илһам Шакировның икенче укытучысы профессор Зөһрә Бәйрәшева. Зөһрә Гәрәй кызы тумышы белән Рязань губернясы Касыйм шәһәреннән. Касыйм татарларының халыкчан моңын тыңлап үскән сәләтле кыз Илһам Шакировның талантына дөрес бәя бирә. Бик күп фәһемле киңәшләр бирә. Бәйрәшева Илһамның җыр- моң иҗаты юлында якты йолдыз булып балкыячагына шикләнми. 1938 -1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы. Беренче татар операларында “Сания” һәм “Эшче” үзәк партияләрен башкара. Югары уку йортлары өчен җырчы белгечләр әзерләү буенча оештырылган Бөтенсоюз конференцияләрендә катнаша. 1972 – 1983 елларда Уфа Сәнгать институтында кафедра мөдире. Илһам Шакиров 1960 елда Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң Габдулла Тукай исемендәге филармониянең әйдәүче солисты – вокалисты була. Җырларны үзенчәлекле башкаруы аңа үз мәктәбен булдырырга ярдәм итә. Талантлы татар сандугачы гомере буе халкыбыз җырларын дөнья буйлап пропагандалады. Җырлары аша ул татар халкының никадәр нәфис һәм гүзәл хисле, дустанә һәм кыю тойгылы, тәвәккәл адымнарга барырга сәләтле милләт икәнлеген күрсәтте. Илһам Шакиров репертуары бай һәм төрле иде. Ул башкарган җырлар да, классик композиторлар әсәрләре дә милли моңга төрелеп яңгырады һәм халыкчан моңы белән аерылып торды. Илһам Шакиров башкарган татар җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре халкыбызга лаеклы мирас булып күчте. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|