поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2022 Шоу-бизнес

"Көнләшерлек тә бит, әммә мин көнләшмәдем": Фидан һәм Фәридә Гафаровларның бүген Җәүһәр туй көне

Уфа сәнгать училищесында очрата Фидан Фәридәсен. Студент егетләр тулай торакта ашарга әзерләүне чиратка салган була. Ә ул Фиданга җитә. Бәрәңге кыздырырга табалары юк икән. «Хәзер», – дип чыгып китә дә, «Таптым!» – дип бүлмәгә атылып килеп керә егет. Тик бу кыяфәте аның таба тапканга шатланганга гынаохшамаган, тагын да зуррак байлыкка тап булганны хәтерләтә.

– Бер бүлмәнең ишеген төртсәм, зур, матур күзле, ягымлы карашлы бер кыз идән юа. Нәрсәгә кергәнемне оныттым башта. Ышанасызмы, бер күрүдә гашыйк булдым. Бәрәңге кыздырдым да, егетләргә тизрәк ашап бетерергә куштым. Табаны кертергә кирәк, имеш. Алдан: «Үзе кертәм», – дип кисәтеп куйдым. Икенчегә кергәндә, кызны кинога чакырдым, - дип сөйли Фидан ага "Тамаша" журналындагы очрашуда.
 
Яшьләр гаилә кора, икесе дә Мәҗит Гафури театрында эшли башлый. Гаилә тормышы сикәлтәсез юлдан гына бармый, билеле.
 
– Яңа елны каршыларга табын әзерләп йөрүем, - дип искә ала ул елларны Фәридә апа. - Телефоныбыз шылтырый. «Фидан бер матур ханым белән кафеда утыра, ә син аш-су әзерлисеңме?» – ди таныш түгел тавыш. Ул көнне Фидан белән Нурия Яңа ел тапшыруы алып баралар иде. Тәнәфес вакытында тамак ялгап алырга чыкканнар икән. Соңыннан өйгә кайтып ашый торган булдылар. Гомумән, Нурия белән Фиданны өйләндереп куючылар да булды. Мин бит үзем дә театрда эшләгән кеше. Кемнең кемлеген беләм. Ничек кенә еласам да, Фиданга да, кешегә дә сиздермәдем. Шундый матур, буй-сынына карасан соклангыч, ә җырлаганда елатырлык ирегез булса, җитмәсә, ул айлар буена гастрольләрдә йөрсә, аны яратуларын адым саен белдереп, күбрәкләре хәтта спектакльдән соң көтеп торса, эзәрлекләсә сез нишләр идегез? Көнләшерлек тә бит, әммә мин көнләшмәдем, бу үтә торган әйбер, дип үземне һәр чак тынычландырдым. Фиданның мине яратканын да беләм бит мин... Болай да мәшәкатьле, ыгы-зыгылы эшендә көнләшүләрем белән мәшәкать тудырсам, бәлки, яшәешебезнең көе китәр, бер-беребезне ярату чыннан, югалыр иде.
 
Һәр мәшһүр ирнең артында менә шундый хатын-кыз тора. Бүген, Җәүһәр туй көнендә бу парга без мәхәббәтле, хәерле гомер юллары телибез!
Фото: соцсети

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»