поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2022 Медицина

«130 мең түләсәм, бик матур борын вәгъдә итәләр. Кредитка алып булса да төзәтәм инде»

Модада – матурлык, яшьлек. Замана медицинасы кәкре борынны турайтырга, җыерчыклы битне яшәртергә, гәүдәдәге артык майларны киметергә ярдәм итә ала. Моннан биш ел элек республикада елына 3 мең ясалса, бүген бу сан 10 меңгә җиткән. Тик пычак астына керү һәр очракта да хәерле тәмамланмаска мөмкин. Ничек матурлык корбанына әйләнмәскә?

Үзеңне яратырга кирәк
Күптән түгел Мәскәүдә  пластик хирургия клиникасында Түбән Камада яшәүче 28 яшьлек кызның вафат булуын ишеттек. Ул гәүдәсендәге артык майлардан котылырга теләгән. Тик липосакция процедурасыннан соң йөрәге туктаган. Табиблар кызның гомерен саклап кала алмаган.  Шул ук вакытта тән тиресен матурайтып, башларын горур тотып йөрүче ханымнар да аз түгел. Әнә Ижау шәһәрендә яшәүче Фәридә Ракова да, җыерчыкларыннан котылгач, иркен сулап куйган. Хәзер аңа дөнья тагын да матуррак тоела икән.
 
– Блефаропластика ясатуымны кешедән яшермим. Син үзгәргәнсең, хәзер 10 яшькә яшьрәк  күренәсең, диләр. Мактау сүзләрен ешрак ишетә башладым. Кайберәүләр хәтта, шундый зур балаларың бармыни, дип тә аптырый. Кеше арасында йөргәндә ышанычым артты. Карашым да ачык хәзер. Биттәге җыерчыклар өчен борчыласы юк. Күз төпләрендәге кара «капчык»лар да бетте, җөйләр дә калмады. Анда бүсер дә булган әле. Бу бит файдага түгел. Танышларыма, туганнарыма да, курыкмагыз, үзегезне яратыгыз, дим. 40 яшьтән соң бернинди крем да булышмый. Үзем дә – реанимациядә эшләгән шәфкать туташы бит мин. Шуңа күрә табибларга ышанам. Бит буенча проблема юк, хәзер муен тиресен генә тәртипкә китерәсе калды. Шуңа акча җыям, – ди ул.
 
Акчаң булса,  хирурглар синнән  1–2 сәгать эчендә чибәр кеше ясый. Казандагы бәяләр дә тешләрлек түгел, ди. Күзнең аскы яки өске кабагына пластик операция ясату 50 мең сумга төшә. Наркоз өчен өстәмә 10 мең түләргә кирәк. Анализларны да бик тиз алалар, икенче көнне үк операциядән соң кайтып та китәргә була, дип мактый Фәридә ханым. Ике атнадан эшкә чыгарга, бизәнергә  ярый икән.
 
Күңел яралары…
– Мәктәптә укыганда ук, борының карчыганыкы кебек, дип көләләр иде миннән.  Шул күңелгә сеңеп калгангамы, гомер буе оялып яшәдем. Кияүгә чыккач та, бу читенсенүләр бетмәде. Мин – авыл кызы, ирем – шәһәрнеке. Аның таләпләре зур. Гәүдәмдә бер артык май да булмаска тиеш. Шуңа күрә көн саен күнегүләр ясарга кушты. Мин аның өчен зифа буйлы модель булдым. Артык ашарга ярамады, кәнфитләрдән тыелып тордым. Иремә моның өчен үпкәләмәдем. Борыным турында да гел төрттереп торды. Түземлегем озакка җитмәде, ун ел яшәгәч, аерылыштык. Тик  бүген дә борынны нәфисләндерү уе тынгы бирми. Төрле  клиникаларга барып, табиблар белешеп йөрим әле. 130 мең түләсәм, бик матур борын  вәгъдә итәләр.  Кредитка алып булса да төзәтәсе иде инде. Яхшы табиб кына табасы калды, – ди Казанда яшәүче 41 яшьлек Айсылу Закирҗанова.
 
Хатын-кызлар гына түгел, ирләр арасында да битләренә игътибар итүчеләр шактый. Кем өчендер биткә бетчә чыгу да – фаҗига. Ә  инде ниндидер җәрәхәт… Монысы  дөнья бетүгә тиң.
 
– Эштәге танышым, ачуы чыгып, өстәлдәге кайчыны йөземә тотып аткан иде.  Ничек әле күзгә төртелмәде. Маңгайга очлы башы белән килеп бәрелде. Маңгай ярылды,  тәре кебек эз дә калды. Мин  бит – мөселман кеше. Берничә ай буе эчем пошып йөрдем. Бары пластик операция белән генә авыр халәттән  котылдым, – ди Алмаз.
 
Кая барганыңны белеп бар!
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пластик хирургы, медицина фәннәре кандидаты Сергей Обыденновтан пластик операцияләрнең нәтиҗәләре, таләпләр турында кызыксындык. Бу эштә ул – 1992 елдан бирле. Үзе генә дә меңләгән кешенең проблемасын хәл иткән. Аның өчен иң катлаулысы – борын төзәтү.
 
–  Кем нинди нәтиҗә көтә бит. Әлбәттә, 80 яшьлек әбидән 30 яшьлек кыз ясап булмый. Әмма 50 яшьлек итәргә була. Җыерчыклары кими, яшәреп китәләр. Күбрәк  хатын-кызлар мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта сирәк булса да, борын ясатучы, битләрен тарттыручы ирләр дә бар, – ди Сергей Обыденнов. – Блефаропластика, май алдыру  иң популяр операцияләрдән санала. Кеше хәзер үз кыяфәтенә бик нык игътибар бирә. Соңгы елларда пластик операцияләр ясату очраклары өч тапкыр артты. Елның теләсә кайсы вакытын сайларга була, тик иң яхшысы – көз. Алдан әзерләнү кирәкми, иң мөһиме теләк булсын. Операцияләр 15 минуттан 6 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. Май алдырамы, күз кабагын рәткә китерәме – бәяләр төрле.  Күп дигәндә, 100 мең сумга  җитә. Әлбәттә, берничә урынга ясатсаң, хакы да арта. Тик кая барганыңны белеп барырга кирәк. Мондый операцияләрне медицина салонында ясарга ярамый. Табибның сертификаты, клиниканың лицензиясе булырга тиеш. Пластик хирургларга таләпләр зур. Берәүдән күреп, икенчесе килә. Клиника күптән эшләсә, «сарафанлы радио» булыша. Куркыныч түгел, теләге булганнар бара да ясатса. Бездә  күңелсез хәлләр булганы юк, шөкер.  Пластик кына түгел, теләсә кайсы хирургиядә  кан китү, гематомалар, катлаулы очраклар килеп чыгарга мөмкин. Без аларны булдырмаска тырышабыз. Мәскәүдәге хәлнең сәбәбен төгәл әйтә алмыйм. Андый очракларның наркозны артык биреп, аллергия китү, анестезиолог хатасы белән бәйле булуы бар.  Биш, ун елга бер булуы ихтимал.

Фикер
Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы:
 
–  Ниндидер фаҗигадән соң кешенең йөзенә, колагына, борынына зыян килгәндә, гаепне төзәтү өчен операция ясатырга мөмкин. Бәлкем,  монда гәүдәдәге артык майны киметүне дә кертеп буладыр. Артык майны бетерә алмаганда һәм бу сәламәтлеккә комачауласа, пластик хирургка мөрәҗәгать итәргә ярый. Әмма матурлык өчен ниндидер органны кечрәйтү яки зурайту, табигый хәлдән үзгәртү рөхсәт ителми. Борынны нәфисләндерү, иренне күпертү рөхсәт ителгән эш түгел. Пәйгамбәребез каш йолкучы, теш араларын матурлык өчен үзгәртүчеләрне, Аллаһ Тәгалә бар иткән әйберне үзгәртергә тырышалар дип, хәдисләрендә ләгънәт кылды. Моны Ән-Ниса сүрәсенең 119 аятендә шайтан гамәленнән санады. Шайтан, кешеләрне үзләрен үзгәттерер өчен котыртырмын, дигән. Аллаһ Тәгалә  һәркемгә үз матурлыгын биргән, ирме, хатын-кызмы – тышкы халәтеннән  читенсенмәскә тиеш. Бу – табигый матурлык.
 
Фирдәвес Девятаева, «Мюстела» компаниясен оештыручы:
 
– Безнең компаниягә 29 ел була. Косметолог булып аңарчы ук эшли идем. Косметология ул – бизнес. Күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә  беркайчан да үз товарыбызны кешегә такмыйм. Менә шундый кагыйдә буенча яшим. Бу бит – игълан. Һәр кешенең – үз бите, тән тиресе. Ул  пластик операция ясатуын, нинди  фирмадан крем алуын бары үзе генә хәл итә. Бу начар, бу әйбәт дип әйтә алмыйм. Моңа минем хакым юк.  Сезнең тире – сезнең милек, дим. Хезмәтен дөрес башкарган пластик хирургларның эшенә сокланам. Әмма  алар күп түгел. Беркайчан да пластик операция ясатканым, хәтта укол да кадаткан юк. Иремә рәхмәт әйтәм. Син бу кремнарны уйлап тапмасаң, әллә кайчан әби булып бетәр идем, дим. Чәшке мае кешенең тиресе белән охшаш. Крем кешене яшәртергә, суыктан, табигатьтән, стресстан сакларга тиеш.
 
Ә сез пластик операция ясатыр идегезме?
Риман Гыйлемханов, журналист:
 
– Җүләрләр юк. Мин табигыйлыкны бозуга гомумән каршы. Телевизордан чабата иреннәрне күргәч тә гайрәт чигә. Андый иреннәрне мәңге үпмәс идем. Күзгә бик каты бәрелеп торган кимчелек булса гына, кеше кыяфәтенә кертергә мөмкиндер дип уйлыйм. Табигый матурлыкка берни дә  җитми.
 
Люция Хәмитова, Камал театры артисты:
 
–  Артист, хатын-кыз буларак, тышкы кыяфәтне тәртипкә китерүгә мин каршы түгел.  Әлбәттә, пластик операцияләрне хупламыйм, йөзгә ясатмас идем. Хәзер медицина югары дәрәҗәдә, пычаксыз да  мөмкинлекләр җитәрлек. Битне чистарту, лазер терапияләре бар. Алар ярдәмендә дә  бит тиресен  матурайтып була бит.
Фото: lenecnikolai / Depositphotos
 
 

 


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»