|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2022 Җәмгыять
Минзәләдә басуга хөрмә чыгарып түккәннәрМинзәлә районының Тәкермән авылы басуына хөрмә чыгарып түккәннәр. Жирле фермерлар ташлаган жимешне чүпләргә хәтта Чаллыдан да киләләр икән. Инстаграмда әлеге пост аеруча да зур кызыксыну уятты. Фото астында шактый гына комментарийлар калдырганнар.
- Халыкка бераз гына юнь бәядэн сатсалар икән, юк бит! Юньгә биргәнче чыгарып түксәң яхшырак була, не себе, не людям шушы инде!
- Сыерларны җибәрергә!
- Баюлары җитте!
- Кибеттән алмыйча монда бармыйм инде!
- Кешелар курыкмый шуны ашыйлар микән? Аны юкка гына түкмәгәннәр бит инде!
- Тик торганда гына түгелмәгәндер. Тикшерү уза алмагандыр ул! Бик агулы матдәләр булып, шуңа түккәннәр. Я не рисковала бы!
Тагын әллә нинди комментарийлар килеп иреште. Ә сез ничек уйлыйсыз: нигә чыгарып түккәннәр бу хөрмәне?
Чыганак Шәһри Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|