поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2022 Мәдәният

"Нәрсәдер әйтеп эшләтергә тырышу аның ачуын чыгара иде..." (Илһам Шакировны сагынып)

Илһам Хаҗиев Илһам Шакиров белән чирек гасырдан артык бергә була. Ярдәмчесе дә, тәрбияләүчесе дә, иң якын дусты да була ул җырчының. Шул ук вакытта бик азлар гына бөек җырчы янында шундый кеше булганын белгәндер. Артык күренергә дә, мактанырга, лаф орырга да яратмый ул.

Без аның белән җырчының соңгы еллары узган Каюм Насыйри урамындагы фатирында очраштык. Бу фатирга күчкәнче, алар Щапов урамында яшәгән.
 
– Еллар уза барган саен, абзыйга дүртенче катка менү кыенлашты. Шуннан соң, Казан шәһәре һәм республика җитәкчелеге белән киңәшләшеп, Казанның тарихи үзәгендә, «Апанай» мәчете каршында беренче катта урнашкан фатирны таптык. Абзый монда күченүендә әллә ни аерма сизәргә тиеш түгел иде, шуңа минималь үзгәрешләр генә керде.
 
Фатир җиһазларындагы барлык интерьерның да кырые-почмаклары түгәрәкләнеп эшләнгән. «Бәрелмәсен, бәрелгән очракта да авыртмасын дип эшләнде ул, – ди И.Хаҗиев. – Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, гаять милләт җанлы, Илһам Шакиров җыр­ларына мөкиббән Рөстәм Ганиев бүләк иткән рәсем, республика җитәкчелеге белән төрле юбилейларда төшкән фотолары, бер фатирдан икенчесенә күчкән фоторәсемнәр, 40 еллар дәвамында һаман да текелдәүче сәгать – бар да бөек җырчының хәтерен саклаучы элементлар. Шәхси әйберләрен, кәгазь документларны – Милли музейга, фортепианосын филармониягә тапшырдык...».
 
Бөекләрне кирәк сакларга
Билгеле булганча, И.Шакиров соңгы елларда Альцгеймер авыруы белән интегә. Зәһәр авыру.
– Без абзый белән яңадан укырга, язарга өйрәндек. 80 яшендә яңадан «Шакиров» дип язарга өйрәнде ул. Кеше бәби яшеннән үсүгә бара, ә безнең кире процесс булды – карындагы хәленә кайтты дияргә мөмкин...
 
Әнә шулай кадерләп, хөрмәтләп яши бер Илһам икенчесен. Башкача булмый дигән фикердә тора «энекәш»:
– Артистларны, бөек шәхесләрне саклаган очракта гына яшәтеп була. Бу – аксиома. Татарстан горурлыклары кадер-хөрмәттә, билгеле бер режимда яшәргә тиеш.  Кемдер әнә инсульт кичергән, кемнеңдер инфаркты булган, ә алар шуннан соң айлар буе җырлап йөргәннәр! Алай булырга тиеш түгел. Янәшә булырга кирәк... Абзый да җырлады, тик аена берничә тапкыр гына. Әнә шул ике-өч концертта катнашу аңа энергиясен чыгару өчен кирәк иде. Бик бәхетле булгандыр дип уйлыйм мин аны. Кадер-хөрмәтне тоеп, белеп яшәде. Мондый картлык һәркемгә насыйп булсын иде. Картлар йортларында булганым бар. Хәлле кешеләр шунда әниләрен, әтиләрен илтеп куялар. Акча түлиләр дә барып та карамыйлар...
 
Рәхмәт!
Рәхмәт Президентыбызга, рәхмәт башка җитәкчеләргә. Беренчедән, мине зурлаганнары өчен рәхмәт. Икенчедән, иң зур рәхмәт – аларның абзыйны кадерле кеше итеп кабул иткәннәре өчен... Кадер-хөрмәт булмаса, җырлап кына берни эшли алмыйсың. Бер вакыйганы искә аласы килә. Авырый башлаган чорында, 2015 елда Татарстан Президенты сайлаулары булды. Абзый сайлаулар, сәясәт дип артык баш ватмады. Ә монда үзе: «Энекәш, барырга, Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә кирәк», – дип белдерде. Беркем дә әйтмәде, бернинди чакыру булмады – тотты да үзе барды. Нәрсәдер әйтеп эшләтергә тырышу, киресенчә, аның ачуын чыгара иде. Шунысын да әйтергә кирәк: Илһам Шакиров – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән беренче кеше. Минтимер Шәймиев, орденны тапшыру өчен, абзыйның 70 яшьлек юбилеен озак кына көткән икән.
 
2018 елның октябрендә абзыйны беренче тапкыр ун көнгә больницага салдым. Шул көннән башлап мәдәният министры Ирада Әюпова көн саен диярлек хәлен белешеп торды. Үлгән көненә кадәр. Моның өчен бик зур рәхмәт аңа. Ул – өйгә килеп абзыйның хәлен белешеп торучы бердәнбер министр.
 
Разил абый Вәлиевкә иң зур рәхмәтләрем. Абзый янына иң еш килгән, аның белән фикердәш, хәтта тугандай кешеләрнең берсе ул. 15 гыйнвар көнне иртәнге 9да шалтыраттым мин аңа. Ярты сәгатьтән РКБга килде, абзый янында берәр сәгать басып торды.  Разил абый киткәч, нәкъ бер тәүлектән абзый үлде. Разил абый аның белән аралашкан соңгы кеше булды.
 
Мин дә бәхетле!
Җырчы үлгәч, берзаман аның туганнары һәм Илһам Хаҗиев арасындагы мөнәсәбәтләр турында күп язылды. Нинди генә хәлләр булса да, ул үзе бернинди ачу сакламый, алай гына да түгел, җырчының кайбер туганнары үзенең дә якын дусларына әверелүе турында искәртә. Бигрәк тә Илһам аганың абыйсы Кыяметдин Шакировның балалары белән дустанә, хәтта ки туганнарча мөнәсәбәттә яшиләр, аралашалар икән. Күптән түгел Илһам Шакировның шәхси әйберләрен дә әнә, Кыяметдин абыйның кызы Руфия белән бергә, Милли музейга тапшырдылар алар. Шул чарада Руфия ханым Илһамны үзләренең гаилә әгъзасы итеп санауларын җиткергән иде.
 
Бүгенге көндә Илһам Хаҗиев дәүләт тарафыннан эшләнгән янә бер эшкә җитәкчелек итә: җырчыга кабер ташы куялар. Таш та үзе теләгәнчә булыр дип уйланыла. Баксаң, заманында Кырымда, Артек буенча йөргәндә «абзый», Игезәкләр кыясына карап: «Менә нинди кыялар, миллион еллар торган, дулкын күпме кыйнаган үзен, ләкин һаман да нык, горур булып калганнар», – дип, берничә тапкыр кабатлаган икән. Кабер ташына да шул идея салыначак, «Дулкын», «Әдрән диңгез» җырлары ишетелгәндәй булачак: бронзадан дулкыннар, шунда коелган ноталар.... «Нурлы таш булачак ул, Аллаһы боерса...».
 
Әлбәттә, Илһам Шакировка киләчәктә һәйкәл дә ачылыр. Илһам әфәнде әйтүенчә, ул, һичшиксез, Вахитов районында урнашачак. «Абзый Казанда бик кечкенә бер территориядә – 2000 кв.м. мәйданда гомер кичерде: Галактионов, Николаев, Щапов, Каюм Насыйри урамнарында. Һәйкәл, бәлки, Салих Сәйдәшев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләре белән берлектә, матур гына бер өчпочмак хасил итәр», – ди Хаҗиев.
 
Фикерен йомгаклап, әңгәмәдәшем мондый фикерне җиткерде:
– Күпме еллар дәвамында татарның бөек җырчысы белән тормышта бергә атлау бәхете миңа эләгү белән чиксез горурланам!
 
Радик Сабиров, 2020 ел

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»