поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
07.07.2008 Җәмгыять

ТҮШӘМЕБЕЗ ТӘБӘНӘК

Табиблар коллеквиумга җыелган: хастаның хәле, чиренең торышы турында фикер алышалар, тагын күпме яшисе калган икән, дип гөманлыйлар, фаразлар төрле. Бөтенесе дә шулай булырга тиеш кебек. Бер генә нәрсә сәер: хаста гына берни дә белми диярлек. Нинди дарулар эчәргә, ничек сакланырга, сәламәт яшәү рәвешен ничегрәк корырга икәнлеген хәбәр итсәләр, мөгаен, ул 100 гә кадәр яшәр иде.

26-28 июнь көннәрендә Казанда СССР һәм Россия җирлегендә социологик тикшеренүләр уздыра башлауга 40 ел тулу уңаеннан халыкара гыйльми конференция булып узды. Ни өчен башкалабызда дисезме? Әү­вәлге киң күләмле социологик тикшеренү Татарстанда үткәрелгән булган икән. Шушы вакыйганы билгеләп узу булыр дип, Казанда "Россиядә этносоциология: полиэтник җәмгыятьне берләштерү процессында гыйльми потенциал" дигән җыелыш үткәрделәр. Аны РФАнең Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этносоциология һәм антропология институты, ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм РФАнең Социология институты оештырды. Социологлар югарыда телгә алынган табибларны хәтерләтте. Аңлашыладыр: хаста дигәнебез без яшәгән җәмгыять, Россия халкы инде. Җәмгыятьтәге һәр төрле тенденцияләрне, гадиләштереп әйткәндә, уңай һәм тискәре күренешләрне өйрәнәсең икән, табигый ки, эзләнүләрнең нәтиҗәсен халык белән уртаклашырга кирәк. Чирен яшергән – үлгән, диләр бит: барыбызга да сабак булсын. Халык дигәндә, җәмгыятьнең төрле катлауларын – өстәгеләрне һәм астагыларны – хакимият структураларын һәм гади кеше-караны күзаллавыбыз. Дөрес, акча булса берничә айдан конференция барышында ясалган чыгышлар җыентык булып басылып чыгар, фәнни әйләнешкә дә керер. Әмма бу барыбер үз казаныңда кайнау гына булып кала. Чөнки кыйм­мәтле фикерләр киң җәмәгатьчелеккә җиткерелми. Югыйсә әлеге тәкъдим-фикерләрне көне-сәгатендә халыкка җиткерүнең бик гади, үтемле юлы бар. Матбугатка, радио-телевидениегә генә хәбәр итәргә кирәк. Әмма, ни кызганыч, халыкара социологлар җыелышында миннән гайре журналист юк иде.

 

– Нишләп журналистларны чакырмадыгыз? – дип кызыксындым мин Казан тарафыннан оештыручылардан берсе булган Розалинда Мусинадан. "Без Татарстан Фәннәр академиясенә хәбәр иткән идек. Алар чакырмады микәнни?" – дип гаҗәпләнгән булды Розалинда ханым. Миңа калса, журналистларның күренмәве аны һич тә борчымый иде. Чөнки өченче көнне булачак пленар утырышка безне чакырасы килмәде аның. Программа буенча галимнәр шимбә көнне, Тарих институтында җыелышып, ике сәгать дәвамында гыйльми бәхәсләрне түгәрәкләргә ниятләгән иде. Әмма моны Свияжскига сәфәр вакытында теплоходта гына ясарга уйлаганнар икән.

 

– Мин бармыйм, минем урынга барырсың, – дигән иде югыйсә тарихчы Дамир Исхаков. (Монысы инде үземнең "артык кашык" булмавыма гына дәлилләвем.) "Теплоходта интервьюлар алырга вакыт булмас, эшебез бик тыгыз", – дип Р.Мусина ык-мык килгәч, шимбә көнне ял итмичә, боларга тагылып, нигә әрсезләнеп йөрим әле, дип барып тормаска булдым. Әрсезләнәсе калган икән. Бик тә кызыклы кешеләр килгән иде бит конференциягә. Россия Социологлар җәмгыятенең этник социология комитеты рәисе, РФАдәге Социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева, РФА мөхбир-әгъзасы, социолог Юрий Арутюнян, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры Наилә Рамазанова кебек күренекле галимнәрне әле тагын кайда очратасың.

 

БЕЗДӘ ДӘ ГАЕП БАР

 

Галимнәрне генә гаепләү дөрес булмас иде. Кызганыч, без – журналистлар үзебез дә ялкау һәм пассив. Баш мөхәррирләребез кушмаса, күп нәрсәгә исебез китми, кызыксынмыйбыз. Билгеле, ике-өч көнлек конференцияләрдә тулаем утырып булмый. Әмма күренекле кешеләрдән интервью алырга, дискуссия-бәхәсләрне тыңлап утырырга, йомгаклау утырышларына килергә була бит. Галимнәр даирәсендә танышлар булдыру бик мөһим. Аерым алганда, мин үзем Дамир Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин кебек галимнәребез белән аралашканга, даими шалтыратып, сораштырып торганга, мондый җыелыш-семинарларның кайчан һәм кайда булачагыннан хәбәрдар. Әлеге дә баягы социологлар җыелышының булачагын Д.Исхаков хәбәр иткән иде.

 

МИГРАНТЛАР – ҖИНАЯТЬЧЕМЕ?

 

Социологлар конференциясе турында язып, алар күтәргән кайбер үткен проблемаларга тукталмасак, хата булыр. Үткен проблемаларның берсе – җәмгыятебездә мигрантларга караш мәсьәләсе. Бу уңайдан Этнология һәм социология институты хезмәткәре Виктор Шнирельман чыгышы гыйбрәтле. Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнүче кайбер мөтәгалимнәр, мигрантларның шактые җинаятьче, дигән фикердә тора икән. Имеш, Мәскәүдәге мигрантларның 40 процентын җинаятьче дип санарга була. Шул ук вакытта әлеге социологлар мигрантларны исәп­ләгәндә Тула, Воронеж кебек Мәскәү тирәсендәге өлкә-шәһәрләрдән башкалага күченеп килүчеләрне дә алар сафына кертә икән. Тик моны ни өчендер әйтеп бетермиләр. "Чынбарлыкта мигрантлар арасындагы җинаятьчелек җирле халык арасындагы җинаятьчелек торышыннан артык түгел. Мондый социолог-экспертлар кайбер фашист-нацистларны судта коткарып кала", – дип сөйләде Виктор Александрович. Шул ук вакытта В.Шнирельманның икенче фикерен кабул итү бик кыен. "Лев Гумилевның этногенез концепциясе расизмга юл ача", – дип исәпли ул. Дөрес, әлеге фикерен, бу очракта мин аның тюркологиягә караган хезмәтләрен күз алдында тотмыйм , дип йомшартырга тырышты галим.

 

БЕР УРЫНДА ЙӨГЕРҮ

 

Кызганыч, ТР Мәгариф һәм фән минис­трлыгы вәкилләре катнашмады бу конференциядә. Әгәр катнашкан булсалар, алар ничек тә Казан дәүләт медицина университеты мөгаллимәсе, сәясәт фәннәре докторы Ләй­сән Мөхәрләмованың: "Россиядә милли мәктәп: бер урында йөгерү" дигән чыгышын кире кагарга тырышкан булыр иде. Чөнки ул дистәләгән таблица, чагыштыру китереп, республика мәгариф системасының күп кенә күрсәткечләр буенча башка республика-өлкәләрдән артта калуын дәлилләде. Аның фикеренчә, моның бер җитди сәбәбе – Татарстанның донор төбәк булуында. Ни гаҗәп, дотацияләнә торган төбәкләрнең мәгариф системасына акча, югарыдан килгәнгәме, күбрәк салына икән. Күрәсең, бездә калдык принцибы кулланылып, мәгарифкә әллә ни игътибар бирелми. Ул чагында Самара өлкәсе кебек донор төбәкләрнең байтак күрсәткеч буенча безне артта калдыруын ничек аңларга?!

 

Ләйсән ханым шактый гыйбрәтле нәти­җәләр ясаган. Әйтик, татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр урыс балалары белән чагыштырганда күбрәк булып чыккан. "Татар мәктәпләрендә тәртип күбрәк, татар балаларында җаваплылык, закон тыңлаучанлык хисе зуррак", – дип аңлатты ул моны.

 

– Татарстан элитасының балалары кайда укый? Татар-төрек лицейларына тискәре мөнәсәбәтләрне ничек аңлатасыз? – дип тә сорадылар аңардан. "Безнең элитаның балалары нигездә чит илләрдә, инглиз мәктәп­ләрендә укый. Читтә укырга теләүчеләр күп тә бит, әмма икътисадый мөмкинлекләре түбән. Әлеге лицейларга тискәре мөнәсә­бәтләрне аңламыйм мин. Әгәр Мәгариф министрлыгы әлеге интернат-мәктәпләрне сакларга теләсә, миграция законын төгәл үтәгән, тиешенчә күзәтчелек иткән булыр иде. Мин үзем медуниверситетта укытам. Миграциягә кагылышлы законнарны үтәп бару бик мәшәкатьле. Бер кимчелек табылса да, зур штрафлар салына. Нигездә сәяси яссылыкта килеп чыккан проблема бу. Конкуренция моменты да бар. Нишләп без үзебез шундый мәктәпләрне оештыра алмыйбыз – шуңа аптырыйм мин. Әнә без бер ел эчендә бер факультетта инглизчә укытуны оештырдык", – дип сөйләде ул.

 

Шайтан башка, җен башка, дип әйтәсе килә бу урында Ләйсән ханымга. Чөнки аерым бер вузда берничә төркемне инглизчә укытырга алыну белән гомуми урта мәктәп системасында инглизчә белем бирә башлау арасында зур аерма бар. Бигрәк тә соңгы вакытта, Россия сәяси изоляцияләнергә, үз кабыгына бикләнергә омтылганда, бердән – төрекләр, икенчедән, инглизчә укытып ятсын әле – карагруһчылар моңа ничек түзеп торсын?! Хәер, чиновниклар арасында гына түгел, галимнәрнең үз сафларында да тар карашлы кешеләр азмыни? Әйтик, шуларның берничәсе "ТРда ике телдә белем бирүнең социаль аспектлары" дигән темага чыгыш ясаган Зәйтүнә Исхакованы да сорау биреп аптыратты. Янәсе: "биредәге – балалар урыс һәм татар телен өйрәнергә мәҗбүр, әле үзе мари яки мордва да булырга мөмкин. Ул Чуашстанга күчкән очракта, чуашча да өйрәнсенмени инде?" – дип сәерсенде алар.

 

– Бер теллелек – күптән инде узылган этап. Балалар ике-өч тел белергә тиеш. Сабыйлар мәктәпкәчә үк өч-дүрт тел үзләштерә башларга мөмкин – тәҗрибәләр шуны раслый. Кешенең мөмкинлекләре без уйлаганга караганда күбрәк. Җирле телне белү кешене рухи баетып кына калмый, шул халыкка хөрмәт билгесе дә, – дип аңлатырга туры килде Зәйтүнә ханымга.

 

Нальчиктан килгән тарих фәннәре докторы Светлана Аккиева да милли телне, тәгаен алганда кабарты теленең җәмгыятьтә абруен күтәрү проблемалары турында сөйләде. Аларда кабарты телен башлангыч сыйныфта укытуны керткәндә җитди хата ясаганнар икән. Моны авылларда эшләгәннәр, шәһәр мәктәпләрендә гамәлгә куярга батырчылык итмәгәннәр. "Хәзер авыл балалары вузларга кергәндә имтихан бирә алмый интегә", – дип ачынып сөйләде ул.

 

Хәер, безнең үзебезгә дә үрнәк алырлык мисаллар аз түгел. Әнә Уфада авылларда яшәү-че сәләтле башкорт балаларын җыеп, махсус интернат-мәктәпләрдә укыталар икән. Милли кадрлар әзерләүнең отышлы бер юлы бу. Нигә безгә дә шушы тәҗрибәне файдаланмаска, шушындый интернат-мәктәпләр ачып, сәләтле татар балаларына төрек лицейларындагыча инглиз телендә белем бир­мәскә?! Менә шундый уйлануларга сәбәп булды социологлар җыелышы. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 135-136 | 05.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы