поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.02.2022 Ир белән хатын

Мин сине беркемгә дә алыштырмам (Булган хәл)

Мәхәббәтне урлап бәхет табып булмаган кебек, аны йозакка да бикләп булмый икән. Шәфигулла - авылның иң чибәр һәм акыллы, уңган һәм булган егете. Тракторчы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә. Тик сүзгә оста түгел, кыюлыгы юк.

Мөхлисә исемле чибәркәйгә күз атып йөри үзе, ләкин сүз катырга ояла. Әллә билгеле бер вакытны көтә, очрашуга җай тапмый. Мөхлисә дә аны хыялында ярата, тик белгертми. Менә Шәфигуллага солдат хезмәтенә чакыру кәгазе килеп төшә. Нишләргә? Кызга хисләрне ничек аңлатырга? Бөтен кыюлыгын җыеп, туп-туры Мөхлисәләрнең өйләренә килә. Кыз куркып кала.
 
- Сәлихәттәй, Мөхлисәне үлеп яратам. Мин 3 ел хезмәт итеп кайтканчы, зинһар, башкага бирә күрмәгез, мине көтсен! Мин аны бәхетле итәрмен, сүз бирәм! - дип, ризалыгын сорый.
 
Мөхлисә, шуны гына көткәндәй: “Мин риза, Шәфигулла! Күпме кирәк, шулкадәр көтәрмен”, - дип, озата чыга һәм аңа атап чиккән кулъяулыгын бирә.
 
Мөхлисә, хыялының чынга ашуына сөенә-сөенә, колхоздагы бөтен эшләргә дә йөри. Кыр эшләре, чәчүләр тәмам, авыл халкы Сабантуена әзерләнә. Шәфигулла да, бәлки ялга кайтырмын, дип өметләндереп, хат яза. Тик... Кычкырып елап күрше хатыны керә. “Сугыш... Сугыш башланган, Сәлихәттәй, ирләрне алсалар, нишләрбез?” - дип такмаклап елый.
 
Авылдагы ир-атлар сугышка китеп бетә. Тормыш йөге хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә өелеп кала. Мөхлисәнең сөйгәненнән хат килә. “Җаным, күрешү насыйп булмады - иртәгә сугышка керәбез. Сугыш уты миңа кагылмаса - хат көтегез, үлсәм - бәхил булыгыз”, диелгән була анда. Бу сөйгәненең соңгы хаты була...
 
Сугыш бетүгә 6 ел вакыт уза, кайтасылары кайтып беткән инде.
 
Ялгыз картаюдан куркып, Мөхлисә сугыштан яраланып кайткан, үзеннән күпкә олы булган Хәйдәр исемле иргә кияүгә чыга. Сәламәтлеге булмаган ирен, булдыра алган кадәр, тәрбияли. Үләннәр җыеп, саркып торган яраларын бәйли, бәлки, ярдәме тияр дип, кем нинди дару әйтә, шуны табарга тырыша. Колхоз эшен дә калдырырга ярамый, әлбәттә.
 
Бераздан уллары туа. Ләкин Хәйдәр араларында мәхәббәт булмаганны сизенә. “Ул бит ялгыз калмас өчен генә миңа кияүгә чыкты”, - дип уйлый. Шул ук вакытта үзен аякка бастырыр өчен чын күңелдән тырышканын да, бала булгач, яшәргә кирәк булуын да аңлый.
 
Беркөн Мөхлисә урам коесына суга чыга. Ни сәбәпледер кое сиртмәсе өзелгән, ә чиләге коега төшеп киткән икән. Хәйдәрне чакырмыйча булмас, дип борылып кайтканда, артыннан кемдер басып җитә һәм аңа исеме белән дип эндәшә. Борылып караса, хәрби киемнән киенгән бер ир басып тора. Ул бөтенесен күреп торган икән. Чиләген тартып чыгарып сиртмәгә тага да, чиләкләргә су тутыра.
 
- Әллә танымадыңмы, шул кадәр үзгәргәнменмени? - ди солдат.
 
Бу күршедә генә яшәүче Әхтәм булып чыга. Әти-әниләре вафат булса да, нигезләре сакланган. Ул үзенең башыннан үткәннәрне, туган йортын яңартырга җыенуы турында сөйләп бирә, Мөхлисәнең хәлләрен сораша. Ул бит Шәфигулла белән бер көнне хезмәткә киткән булган икән.
 
- Әйдә, өйгә керик, ирем белән танышырсың, улымны күрерсең, чәй эчеп чыгарсың, - дип, Мөхлисә ике чиләген ала да өйгә таба юнәлә.
 
Капканы ачып керүе була, каршысына аксый-туксый ире килеп баса. Ул Мөхлисәнең сөйгәне исән-сау кайткан, дип уйлап, куркуыннан агарып китә. Аңлашкач, ирләр өйгә керәләр, күршеләр бит. Мөхлисә чәй табыны әзерли, барын сөйләшеп утыралар.
 
- Нигез бик тузган. Иншалла, беләктә көч барында, Аллаһы ярдәмен бирер, йортны өр-яңадан торгызырмын, - дип чыгып китә Әхтәм.
 
Табын артында Әхтәм, күзен дә алмыйча, Мөхлисәгә карап утыра. Хәтта Хәйдәр нидер сизенә. Шушы көннән башлап, Әхтәм, юк йомышын бар итеп, еш кына кергәләп йөри-йөри, ныклап Мөхлисәгә гашыйк була. Ире, улы бар икәнне белә торып, хисләрен тыя алмый. Ә ире эчтән генә янса да, сиздерми, читтән генә күзәтеп йөри. Шулай бер көнне Хәйдәр, хатынын сынар өчен, хәйлә табып, базарга китеп бара. Ул китү белән, Әхтәм йомыш табып керә дә эч серләрен Мөхлисәгә чишә башлый:
 
- Мөхлисә, мин сине үлеп яратам, сине күрмичә бер сәгать тә тора алмам төсле. Ирең үзеңнән күпкә олы, авыру да җитмәсә, тормыш йөген күбрәк үзең тартасың. Мин сине бик жәллим. Әйдә, бергә булыйк. Аңа барысын да үзем аңлатырмын. Малаеңны да үземнеке кебек яратырмын, тагын бала алып кайтырбыз, Аллаһы кушса, - дип әйтүе була, Мөхлисә кычкырып елап җибәрә:
 
- Син минем яраткан иремне, баламның атасын кимсетмә! Ул мине бик ярата, мин дә аңа ияләштем, яратам. Ул шундый эчкерсез, беркатлы. Безнең арага керә алмыйсың! Без аның белән бербөтен! Башкача мондый ният белән кереп йөрмә! Бар, чыгып кит! - дип ишеккә күрсәтә. Ә ишек артында ире тыңлап тора икән. Әхтәм чыгып киткәндә, ишек алдында аның белән бәрелешәләр. Оятыннан башын иеп, Әхтәм гафу үтенә. Кич җиткәч, Мөхлисә Әхтәмнең ни өчен кергәнен Хәйдәргә сөйләп бирә.
 
- Җаным, мин барысын да тыңлап тордым, кичер мине. Аның күптән сиңа күз атып йөрүен сиздем мин. Минем исемгә әйтелгән сүзләрең чын булса - миңа шул җитә. Ул - яшь, чибәр, кулыннан бар эш килә. Әнә, тузган нигезен яңартып, яңа өй салып керде. Ә мин - көчсез, юкка чыккан бер адәм, - дип елап җибәрә. - Мөхлисә, чык син аңа кияүгә. Улыбызны гына миннән аерма, миңа кереп йөрсен, онытмасын. Аның белән бәхетле яшәрсең. Бәхиллегемне бирәм, - ди.
 
Ә Мөхлисә:
 
- Син мине яратмыйсың икән! Ә мин, тиле, сиңа ышанып, мәхәббәтебезне икегә бүлеп яшәдем. Сине - баламның әтисен кемгәдер алыштырыйммы? Син шулай эшләр идеңме? Мин сиңа икенче мәхәббәт җимешебезне бүләк итәргә җыенып йөрим, ә син?! Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм! Куасың икән - китәрмен. Балаларым хакына сыенырга урын табармын. Үзем сине уйлап яшәрмен, - дип елый-елый ирен кочаклый.
 
Ире телсез кала. Сүз әйтергә түгел, йөзенә карарга да курка. Кочаклашып, озак кына аерыла алмыйча утыралар алар. Шул вакытта, “Мин дә бар бит әле монда” дигәндәй, карындагы сабый тибеп куя.
 
Бераздан кызлары туа. Хәйдәр, шушы зур мәхәббәт хакына, аягына баса. Чын бәхет менә нинди була икән дип, үрнәк пар булып гомер итәләр алар. Ә Әхтәм, өен сатып, хисләрен бикләп, авылдан чыгып китә.
 
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда хатын-кыз мәхәббәте гомерлек булган сүз хак ул. Хәзерге яшьләргә үрнәк булырлык.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.
Фото: пиксабай

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.02.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»