|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2022 Мәдәният
![]() Зуля Камалова тиздән дөнья күрәчәк альбомының беренче синглын — «Уразай» җырын чыгардыЕл башында ук Zulya яңа проект — «Әти җыры» альбомы турында хәбәр итте. Альбомдагы җырларны әтисе, Нәҗип Камалов, язган шигырьләргә сала, ә көйләрне яздыруда бөтен дөнья буйлап таралган музыкантлар катнаша. Zulya: «Соңгы ике ел эчендә Австралия бөтен дөньядан читләште. Узган ел азагында әтиемә инсульт булды, аннан дәваланганда Covid-19 йоктырды. Минем Татарстанга кайтасым килде, ләкин бу мөмкин түгел иде, әлбәттә. Бәхеткә, әти терелде, ә мин туганнар белән элемтәне торгызырга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, бу альбомны яздыру теләге туды».
Бүген, Нәҗип Камалов туган көне алдыннан, беренче сингл — «Уразай» чыкты. Бу җырда татар меломаннарының яраткан башкаручысы Мубайны, виртуоз-баянист Айдар Гайнуллинны, яшь әни Зәринә Вилданованы, Австралия гитаристы Дэн Таффины, татар рок-музыкасының әтисен Дениз Бәдретдинне, музыкант, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашаповны ишетеп була. Ә җырның продюсеры — музыкаль инструментлар дизайнеры һәм францияле-голландияле саунд-продюсер Михиль Холландерс.
![]() Zulya: «Уразай — ул әтиемнең туган авылы. Бу искиткеч урын! Ул аның турында шигырь язды, ә мин аны көйгә салдым. Әтием анда һәр ел кайта. Уразай Сарапулдан — тора торган урыны — 100 чакрым тирәсе ераклыкта гына урнашкан, ләкин әтием бу эшкә бик җитди карый. Элек Сарапулга елына бер тапкыр булса да кайта идем (Мельбурн белән арасы — 13 400 чакрым), кайвакыт ике тапкыр кайтканым да булгалады. Минем апаларым гел моңа шаккаталар иде, чөнки алар туган авылларына миннән дә сирәгрәк кайтып керәләр икән».
Беренче синглны чыгаруга Yummy Music лейблы һәм дизайнер Яна Вахитова да үз өлешен кертте. «Уразай»ны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була.
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|