поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.12.2010 Бәйрәм

Яңа заман безгә сынап бага...

3 декабрьдә Сергач мәдәният йортында “Туган як” газетасының 20 еллык юбилей чарасы булды. Бәйрәмебезне уртаклашырга өлкәнең төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән газетаның якын дуслары, актив язучылары, укучылары һәм хөрмәтле кунаклар килде. Аларның һәркайсының милләттәшләренә, редакция коллективына әйтер җылы сүзләре һәм теләкләре бар иде.

Тантана башланганчы кунаклар “Туган як” редакцияcе коллективының тормышы, эшчәнлеге белән экранда күрсәтелгән видеосюжетлар, фойега куелга газета тупланмалары аша таныша алдылар. Вәдүт ага Шиһапов авыллар тарихы тупланмаларын да алып килгән иде.

 

 Бүген “Туган як”ның һәр санын 20 меңләп кеше укый, ул татарлар яшәгән сигез районга, унлап шәһәргә таратыла. Шушы басманың максатлары, казанышлары, эш юнәлешләре турында аның баш редакторы Рауф Абдуллин сөйләде. Газетабызның беренче адымнарыннан башлап үз канаты астына сыйдырган, шәһәр үзәгендә бина тапкан һәм бүтән ярдәменнән баш тартмаган Сергач районы администрациясенә, газета булдыру өчен зур тырышлык күрсәткән Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач, Спас районнары халкына, Түбән Новгород татар җәмәгатьчелегенә, “Туган як” биографиясендә аерым бер урын тоткан, авыр елларда һәрвакыт аны яклаган Пильна районы хакимиятенә, авыллар җитәкчеләренә, спонсорларга олы рәхмәтләрен белдерде Рауф Абдуллович.

 

 Тәбрикләү сүзе беренче итеп Сергач районы җирле үзидарәсе башлыгы Е.М.Соколовка бирелде. Евгений Михайлович, рус кешесе булуына карамастан, татар телендә җиңел аралаша, шуңа күрә газетабызны укып, күзәтеп бара. Аның фикеренчә, газетада бастырылган һәр мәкалә, яктыртылган һәр тема актуаль һәм урынлы. “Туган як”ның халыкара бердәмлекне, дуслыкны ныгытучы басма булуы бигрәк тә сөендерә аны.

 

 Һәр чыгыш ясаучы диярлек “Туган як”ның халыкчан газета булуына басым ясады. Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит Мөхәммәтович Сө-ләйманов “Туган як” редакциясе белән эшлекле мөнәсәбәттә булуы белән канәгать. Татарлар тормышына кагылган мәдәни, масса-күләм чараларының күбесе Кызыл Октябрь районында үтә. Район администрациясе аларны уздыруда тиешле мөмкинлекләр тудыра. Милли район хакимиятенең татарларны берләштерүгә караган проектларын тормышка ашыруда “Туган як” ярдәмче булсын иде. Милләтебезнең тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, ислам динен таратуга юнәлтелгән чараларны без хуплыйбыз һәм киләчәктә дә аларны уздыру өчен тырышырбыз, диде Халит Мө-хәммәтович.

 

 Әле “Туган як”ның беренче елларында туып бүгенгәчә яшәп килгән матур традиция бар. Ул да булса – газета битләрендә бастырылган иң яхшы әдәби һәм публицистик әсәрләр өчен каләм осталарыбызны Һади Такташ һәм Кави Нәҗми исемендәге премияләр белән бүләкләү. Быелгы юбилейлы ел нәтиҗәләре буенча шушы бүләкләргә редакция хезмәткәре Рәйсә Җәфәрова һәм Спас районы Бозлау авылыннан үзешчән шагыйрә Роза Юнисова лаек булдылар. Шулай ук лауреат дипломнары бүләкләре хөрмәтле тарихчыларыбыз Фазылҗан Гимрановка һәм Ибраһим Булатовка тапшырылды. Бүләкләрне “Туган як”ның баш редакторы Рауф Абдуллин һәм Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдинов тапшырдылар.

 

 Пильна районы администрациясе башлыгы урынбасары С.А.Бачканов район хакимияте исеменнән тәбрикләде. Ул газетабызны укучы икән, күршесендә яшәүче Җамалия ападан кайбер мәкаләләрне тәрҗемә иттерә. “Туган як” руслар арасында зур кызыксыну тудыра. "Бик укыйсы килә, тик, кызганычка каршы, телне әйбәтләп белмим. “Туган як” рус телендә дә бастырылса бик яхшы булыр иде”, - диде ул. Һәм бу теләк күпләр чыгышында яңгырады.

 

 Спас районы җирле үзидарәсе башлыгы ярдәмчесе, Түбән Новгород өлкәсе билбаулар белән көрәш федерациясе президенты Р.Ә.Салихҗанов газетаның якын дусларының берсе. Яшьләрне тәрбияләүдә, авылларыбызның 400 еллык юбилейларын билгеләп үтүдә газетаның роле аеруча зурдан булуын ассызыклады ул.

 

 Редакция хезмәткәрләрен Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы һәм өлкә хөкүмәте исеменнән эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Ирина Стрелкова тәбрикләде һәм Губернатор бүләкләрен тапшырды.

 

 Бәйрәм белән газета укучыларны өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе М.К.Юнисов, Татарстан республикасының Т.Новгород өлкәсендә сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе А.М.Усманов, Нижгар татарла-рының региональ милли-мәдәни мөхтәриятебез җитәкчесе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкәнең мәдәният министрлыгы исеменнән Сергач район мәдәният бүлеге җитәкчесе С.Ю.Лисина тәбрикләделәр. “Туган як” газетасы турында күп мактау сүзләре яңгырады, редакция коллективына һәркем уңышлар теләде.

 

Бәйрәм шатлыгын уртакла-шырга Кочко-Пожар администрациясе башлыгы Р.М.Абдуллин, Спас районыннан А.У.Аймасов, С.С.Щегалёв, Пильна якларыннан күптәнге дустыбыз В.А.Камалетдинов, Мөтеравылдан Хәсән Бәдретдинов килгәннәр иде. Вафа Камалетдинов "Туган як" ка багышлап язган шигырен укыды. Казаннан Хәмзә Абдулкаюмов бүләккә Татар энциклопедиясенең өр-яңа томын алып килгән. Районнардан үзешчән артистлар, җыр-моңга ия якташларыбыз күңелләргә чын бәйрәм хи-се өстәделәр.

 

 Пильна районыннан Петрякс күмәк хуҗалыгы рәисе Рафек Хәсәнов, Мочалидан “Алга” хуҗалыгы рәисе Хасил Фәйзрахманов, “Заречное” җитәкчесе Зөфәр Зайров авылдашларының сәлам-теләкләрен алып килгәннәр. Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты В.А.Антиповның ярдәмчесе Мирзәхрәм әфәнде Абдулганиев депутатның кайнар теләкләренә өстәп бүләккә фотоаппарат тапшырды.

 

 Бу көнне редакция коллективы да бурычлы калмады: газетабызның беренче редакторы Рифат Ибраһимовка, өлкәбездә милли хәрәкәт ветераннары Фазылҗан Гимрановка, Чиңгиз Азизовка, Ибраһим Булатовка һәм Вәдүт Шиһаповка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

 Газета укучылары булганда гына яши. Ә газетаны укучыларга хат ташучылар җиткерә. Бәйрәмдә “Туган як”ның баш редакторы Рауф Абдуллин Пильна, Спас, Кызыл Октябрь һәм Сергач районында “Туган як”ны иң күп таратучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Бу көнне күпләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

 

 Редакция исеменә дә бик күп котлау телеграммалары килде. Губернатор В.Шанцевтан, Законнар чыгару җыены рәисе В.Луниннан, өлкә мәдәният министрыннан, Россия журналистлар союзыннан, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан, “Татмедия” мәгълүмат агентлыгыннан, Мәскәүдәге региональ милли-мәдәни автономиядән, башкаладагы Нижгар татарлары якташлыгыннан, региональ татар газеталарыннан, күрше районнар җитәк-челәреннән.

 

 Газетабызның юбилей кичәсен Дамир Фәезханов җитәкләгән “Туган як моңнары” ансамбле артистлары чыгышы аеруча бизәде. Юбилей чарасы табын янында җылы аралашу, күңел ачу белән тәмамланды.



Туган як
№ 50 | 10.12.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»