|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2022 Криминал
Ир авыру хатынын атып үтергәнУрта Уралда ир хатынын ау мылтыгыннан атып үтергән һәм шуннан соң йорт тәрәзәсеннән узып баручыларга ата башлаган. Ишегалдын хокук сакчылары әйләндереп алганнар һәм ирне тоткарлаганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир исерек булган. Хатыны шунда ук вафат була. Ир мәрхүмәнең гәүдәсен юрган белән япкан һәм өстенә чәчәк бәйләме куйган. Ишегалдындагы кешеләрнең берсенә дә зыян килмәгән.
Шулай ук хатынның озак вакыт авыруы һәм авыр хәлдә булуы мәгълүм. Ир моңа кадәр аның авыруыннан туюы хакында зарланган булган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|