поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2022 Язмыш

"Сез андагы хәлләрне күрсәгез, балалар елыйлар, авыруларына түзә алмыйлар, күз алдында үлүчеләр дә булды"

Балтач бистәсендә яшәүче Сибгатуллиннар гаиләсе кичергән авырлыклар хакында ишеткәннән соң тәннәр чымырдап куйды. Альбина ханым белән очрашып сөйләшкән вакытта мин аның нинди көчле рухлы булуына сокланып утырдым.

– 2015 елның апрель-май айларында улымның муенында шеш күреп алдык. Бу аның балалар бакчасыннан чыгарылыш вакыты иде. Хастаханәгә алып бардым, педиатр дарулар язып бирде, дәваландык, тик уңай нәтиҗә күрмәдек. Яңадан табиб янына баргач, безне хастаханәгә ятарга салдылар һәм УЗИ ясадылар. Аның нәтиҗәсе буенча безгә операция билгеләделәр. Баламны операция бүлмәсенә алып кереп киткәннән үземә урын таба алмыйча, коридор буенча йөрдем, тик берничә минуттан Данисны кире чыгардылар. Мин аптырашта калдым. Сәбәпләрен соңыннан белдем, хирургның кулы бармаган.
 
Ничек инде шулай диючеләр дә табылыр, ә шуның нәтиҗәсендә безнең улыбызның гомере сак-лап калынган. Моны инде без соңыннан, Казанга баргач белдек. Ул операция безгә тиеш булмаган, бала операция өстәлендә үк үләсе булган. Күпме дәваланулар алып та файдасын күрмәгәч, бүтән шәһәр хастаханәләренә дә мөрәҗәгать итеп карадык, тик бөтен җирдә дә шул берүк диаг-ноз кабатланды. Шул ук вакытта әнием республика клиник онкология хастаханәсенә йөрде һәм мин дә улыбызны шундагы табибларга күрсәтеп карарга булдым. Шундагы танышыбыз безне республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) бер табиб янына җибәрде.
 
Кая барганыбызны да белмичә бардык, ә ул онкогематология бүлеге булган икән. Табиб Данисны караганнан соң икенче көнне ятарга килергә куштылар, әлеге бүлектән чыккан вакытта мин анда бер бала да күрмәдем, бары тик елаудан йөзләре шешенеп беткән, ап-ак йөзле әниләрне генә очраттым. Икенче көнне инде без ятарга килдек, биопсия алдылар. Инде шунда яткан вакытта гына без монда онкологик авырулы балалар ятканын белдек. Кайсында кан рагы, кайсында берәр органында...
 
Бездә андый әйбер түгел, безне тикшерәләр генә дип сөйлим әле үзенчә. Берничә көннән безне кайтарып та җибәрделәр, биопсия әзер булгач хәбәргә чыгарбыз, дип. Ул шалтырату аяз көнне яшен суккандай яңгырады, бездә онкология булуы ачыкланды. Шуннан бик көчле химиотерапияләр бирә башладылар. Сез андагы палатадагы хәлләрне күрсәгез, балалар акыра, елыйлар, авыруларына түзә алмыйлар, күз алдында үлүчеләр дә булды.
 
18 сентябрьдә уңайланып кайттык. Ул чакта без фатирда яши идек, балага саф һава кирәк дигәч, тырышып йорт сатып алдык. Инде барысы да артта калды дигәндә ирем Рашат тамак авырта, ашап булмый дип зарлана башлады. Антибиотиклар да эчеп карады, ярдәмен күрмәде. Шуннан табибка барды, ул инде дәвалануларның ярдәме булмагач, эчтә үк берәр нәрсә юкмы икән, дип ФГДС эшләтергә кушкан, шуның нәтиҗәсе белән иремне онкология хастаханәсенә җибәрделәр һәм йоткылыкта начар авырту булуын хәбәр иттеләр.
 
Бу улымныкыннан соң нәкъ өч елдан соң килеп чыкты. Химиотерапия, лучевая терапия алып, уңайланып өйгә кайтты Рашат. Тик улыма да, иремә дә гел күренеп торырга куштылар һәм без өч айдан өч айга хастаханәгә йөрдек. Шундый баруларның берсендә мин Динәне дә андагы невропатологка алып кереп чыгарга булдым, чөнки бала соңгы арада баш авырта дип зарлана башлаган иде. Безгә башта рентген ясадылар, аннан МРТ...
 
Аны ясаган вакытта ук мин табибларның йөгерешә башлаганын күрдем һәм нәтиҗәдә безгә нейрохирургка күренергә куштылар, чөнки баш миендә шеш таптылар. Икенче көнне инде без ятарга килдек, ләкин безгә Казанда операция ясый алмаячак-ларын, аның өчен Мәскәүгә Академик Н.Н. Бурденко исемендәге Милли Медицина нейрохирургия тикшеренү үзәгенә барырга кирәклеген әйттеләр. Мәскәүдә безгә операция ясадылар, ләкин шешне тулысынча алып бетерә алмадылар, аннан кайткач Казанда лучевая терапия алдык, шуннан соң ярты ел баланың хәле яхшы торды һәм көннәрдән бер көнне кисәк кенә начарая башлады.
 
Эпилепсия приступлары башланды, язуында үзгәрешләр күреп алдым, күрмәс булды, бер ягы начар селкенә, аксап йөри башлады һәм мин баланы ДРКБга алып киттем. Безгә МРТ ясадылар, үзгәрешләр юк диделәр, ләкин бит мин күрәм, алар бар. Үзем гел-гел әйтә торгач, яңадан Бурденкога безнең МРТ снимокларын җибәрделәр. Алар килергә куштылар, калган шеш басым ясыйдыр, карарбыз диделәр. 2020 елның декабрендә без янәдән Мәскәүгә киттек, анда безгә бертөрле аппарат куячаклар иде, ләкин операциягә алып кереп киткән җирдән баланы кире чыгардылар, аны куймыйбыз, дип. Әйбәтләп караганнан соң алар шешнең янәдән үскәнен күргәннәр һәм ахыр чиктә безнең баш миенә яңадан операция ясарга дигән нәтиҗәгә килделәр.
 
Тик алдан ук баланың сукыр каласын кисәттеләр. Мин бу хәбәрне бик авыр кабул иттем, алай да башка юл юк иде. Икенче көнне Динәгә операция ясадылар. Ул сигез сәгать дәвам итте. Аннан соң миңа аның янына кереп утырырга рөхсәт иттеләр, ул әле наркоздан айнымаган иде. Аның күзләрен ачканын көтеп, балама сукыр калуын ничек аңлатырмын дип уйлап, янәшәсендә кулын тотып утырдым. Ул әни дип уянды, мине палатага ничәдә чыгаралар, дип сорады.
 
Сигез белән тугыз арасында диделәр кызым, дигәч, ерактагы сәгатьне күреп алып, ник сәгать сигез бит инде, әни, диде. Шул вакытта сез минем ничек шатланганымны, ул күрә бит дип кычкырганнарымны, елаганымны күрсәгез...
 
Табиблар моны могҗиза дип атадылар. 2021 елның җәендә баланың хәле янәдән үзгәрә, күз күреме начарлана башлады. Казанда хастаханәдә безгә янәдән динамика үзгәрешсез дигән сүзне әйттеләр, үзем сорый торгач кына Мәскәүгә МРТ дискларын җибәрделәр. Аннан инде миңа шалтыраттылар, шеш яңадан үсә башлаган дип, ләкин инде Мәскәү операциягә алынмады. Шул вакытта безгә Санкт-Петербургта ярдәм итә алуларын әйттеләр, ә аның өчен ике миллион ярым сум акча кирәк иде. Каян алырга андый акчаны, көннәр түгел, сәгатьләр дә санаулы бит, әле бит юлга да, анда яшәргә дә, анализлар бирергә дә күпме акчалар кирәк.
 
Шул вакытларда безгә бик күп кешеләр ярдәм итте. Без аларга бик рәхмәтле, үзләренә мондый сынаулар белән очрашырга язмасын. Мин инде төрле фондларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башладым һәм шуның берсе генә безгә ярдәм итте. Ләкин бу әле бар да артта калды дигән сүз түгел...
 
Сынауларым сындырмады, Ходай саклый сабырларны, ди Альбина ханым. Сибгатуллиннар гаиләсе күргән авырлыклар, әлбәттә, болар гына түгел, бер-бер артлы әниләрен югалту да авыр була аларга, тик шулай да Альбина апа белән Рашат абый бер-берсенә зур терәк һәм таяныч булып, барлык авырлыклар да беркөн артта калыр дигән өмет белән яшиләр.
 
Мондый гаиләләрнең арабызда булуын, кайчакта аларның матди ярдәмгә түгел, ә бездән  якты караш, җылы сүзгә мохтаҗ булуларын да онытмыйк. Һәрберебезгә дә ныклы сәламәтлек насыйп булсын!
 
 

Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»