поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2022 Матбугат

Алия истәлеге итеп кабул итегез

Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма якыннарыбызны, дус-коллегаларыбызны югалту ачысы кү-ңелләрдә мәңге төзәлмәслек, һәрвакыт үзен сиздереп торучы яра калдыра икән. Аеруча, безнең Алиябез кебек яшь, нечкә күңелле, ачык йөзле, талантлы, тормыш сөючән дусларыбызны югалтуы бик авыр.

11 февральдә “Бердәмлек” газетасының талантлы һәм перспективалы хәбәрчесе, бүлек мөдире булып эшләгән Алия АРСЛАНОВАның арабыздан мәңгелек йортка күчүенә бер ел тулды...
 
Алия авырып киткәндә, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре читтән торып эшләү режимына күчкән иде инде. Ул вакытта әле ковидтан саклану чаралары, аны дәвалау ысуллары эшләнеп бетмәгән, ә вакциналар әле гамәлгә кермәгән иде. Шуңа күрә ул хастаханәдә дә эшлидер, менә-менә телефон аша берәр хәбәр җибәрер дә: “Кызлар! Мин терелдем, иртәгә - берсекөнгә шундый-шундый материалларымны җибәрермен”, - дип көткән идек. Әмма... Юк, күңел күпме генә ышанмаска тырышса да, чынбарлыкны үзгәртеп бул-мады. Алиянең вакытсыз китүе редакция хезмәткәрләре, газета укучылары, татар җәмәгатьчелеге өчен дә бик зур югалту булды.
 
Әйдәп баручы журналистны югалту редакция эшчәнлегенә нык тәэсир итте. Безнең башлар чуалган иде. Аларны тәртипкә китереп, берни дә булмагандай, дөнья мәшәкатьләрен, җәмгыять тормышын чагылдыра башлау бик кыен булды. Шулай да алга таба яшәргә, Алиянең истәлеген саклап, газетабызны бастыруны дәвам итәргә тиеш идек. Көн артыннан көннәр уза торды. Алиябез белән шәхси таныш булган яисә мәкаләләре аша белгән милләттәшләребез, “Бердәмлек”тә, татар сайтларында матур язмалар бастырып, аны искә алып тордылар. Аллаһының олы рәхмәтләре яусын барыгызга да.
 
 
Аның эш урыны әлегә кадәр буш. Ләкин, ул безнең йөрәктә. Яраткан хезмәттәшебезне искә алмыйча бер генә эш көнебез дә үтми. “Алия менә шулай әйтә иде, Алия болайрак эшләгән булыр иде”...
 
Алия “Самар татарлары” журналы һәм сайты белән дә хезмәттәшлек итте, “Туган тел” татар җәмгыяте шура әгъзасы да булып торды, үз көче белән татар балалары өчен “Шатлык” клубын оештырып, нәни милләттәшләребезне туган телебезгә якынайту, гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен күп көч куйган җәмәгать эшлеклесе дә, редакциянең җылы күңеле дә иде ул. Алиянең язмаларын укып барган милләттәшләребез аның искиткеч хикәяләрен дә хәтерлиләрдер әле. Алар Әминә Шиһапова псевдонимы астында бастырыла иде. Ул аларны әле редакциягә эшкә килгәнче үз яза башлаган. Кайчакта, газетадагы “Балалар почмагы”на, яисә Яңа ел номерына кызык-мәзәк мәкалә кирәк булса, ул, оялып кына, өстәл тартмасына күптән инде язып тыккан, әмма беркайда да бастырылмаган хикәясен чыгарып бирә иде. Хәзерге баш мөхәрриребез бу хикәяләрне укыган саен: “Алия, син аларны җыеп бар. Берәр кайчан, олыгайгач, җыентык итеп бастырып чыгарырсың”, - дип әйтеп килә иде. Ләкин Алиягә мәңге яшь булып калырга, ә бу хыялына озак көттермичә генә тормышка ашарга насыйп булган икән. Тик аңардан башка гына.
 
Тынгы белмәс Алиябезнең милләт үсешенә керткән өлешен, тырышлыгын искә алып, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә “Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүровның матди ярдәме белән каләмдәшебезнең “Әмин маҗаралары һәм башкалар” дип аталган хикәяләре һәм әкиятләре җыентыгы басылып чыкты. Хикәяләрне “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм гаиләсе җыеп туплады, ә иллюстрацияләрне Алиянең игезәк сеңелесе Лилиянең кызы Азалия Шәрәфетдинова ясады. Ул Казанның мәдәният институтында укый. Ә авылдашы, “Самар татарлары” сайты мөхәррире Римма Нуретдинова, аларны битләргә салып, типографиягә тапшырды.
 
 
“Әмин маҗаралары һәм башкалар” - Самара өлкәсендә балалар өчен татар телендә басылып чыккан беренче китап. “Аллаһы Тәгалә каләмдәшебездән – татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән шәхестән разый булсын иде”, - диелгән китапның кереш өлешендә. Амин! Татар милләте өчен үзен аямыйча хезмәт иткән олы йөрәкле хезмәттәшебезнең җыентыгы барлык татар кешеләренең күңелендә Алиябезнең якты истәлеге булып сакланыр, дип ышанабыз.
 
Китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсен Алиянең бакыйлыкка күчүенә бер ел тулган көнне Самараның Халыклар Дуслыгы йортында, туганнарын, якын дусларын, каләмдәшләрен җыеп уздырырга теләгән идек. Әмма Алиябезне алып киткән коронавирус зәхмәте планнарыбызга тагын чик куйды. Дөнья хәлләре яхшырып киткәч, Алияне искә алу кичәсе оештырып, китап презентациясен Самарада да, зур татар авылларында да уздырырбыз, өлкә китапханәләренә тапшырырбыз, дип өметләнәбез.
 
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

---
Бердәмлек
№ --- | 14.02.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»